Рузай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рузай latin yazuında])
(Рузаевка битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Рузай
БайракИлтамга
Flag of Ruzayevka.pngRuzaevka COA (2020).png
Сурәт
Нигезләнү датасы 1631
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Нәрсәнең башкаласы Рузай районы, Городское поселение Рузаевка[d][1] һәм Рузаевский уезд[d]
Административ-территориаль берәмлек Рузай районы
Халык саны 45 248 (1 гыйнвар 2018)[2]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 220 метр
Бүләкләр
Хөрмәт Билгесе ордены
Почта индексы 431440
Җирле телефон коды 83451
Commons-logo.svg Рузай Викиҗыентыкта

Рузай (рус. Рузаевка, мукш. Орозай, эрз. Оразай ош) – Мордовия Республикасында шәһәр, Рузай районы үзәге. Республика башкаласы Саранск шәһәреннән 19 км еракта.

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рузай Пешлә авылы белән бер чорда пәйда булган. Профессор И.Д.Воронин «Иске Рузаевка тарихыннан» дигән мәкаләсендә: «1631 елда Инсар өязе судындагы Пешлә, Нурлы, Пайгарма елгалары буендагы җирләр Төмән татары Ураз морзаның (князь) карамагында. Шул елда Ураз Тәнкәчиевләр кабиләсе карамагындагы ике татар авылы барлыкка килә: «Урузаевка татар авылы һәм Татар Пешләсе авылы»,- дип язылганны раслый.[3]

Уразай авылы хәзерге тимер юл вокзалыннан көньягракта урнашкан булган.

Пенза губернасының Инсар өязенә керә. 1918 елда Рузаевка өязе барлыкка килә. 1930 елдан Рузаевка районы үзәге.

Рузай станциясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рузай шәһәре зур тимер юл станциясе белән билгеле. 1893 елда булачак Мәскәү-Казан тимер юлында Сасовтан (Рязань губернасы) Рузайга кадәр поездлар йөри башлый. 1895 елда Рузайдан Пензага кадәр хәрәкәт ачыла. 1898 елдан Рузайдан составлар Сызранга йөри башлый. 1900 елда төньякка – Красный Узелга хәрәкәт ачыла. Республиканың бөтен армиягә чакырылган призывникларын монда сборный пунктка, җыелу урынына китерәләр.

Шәһәрдә эре сәнәгать ширкәтләре эшли.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1931[4] 1939[4] 1959[5] 1970[6] 1979[7] 1989[8] 2002[9] 2010[10]
~9 700 ~17 100 24 909 41 084 48 811 51 034 49 790 47 529

Милли состав: руслар — 75,9%, мордва — 14,9%, татарлар — 5,5%.[11]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. ОКТМО
  2. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  3. http://www.edurm.ru/files/File/mordva/kamal.ppt
  4. 4,0 4,1 http://www.mojgorod.ru/r_mordovija/ruzajevka/
  5. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  10. http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls
  11. http://std.gmcrosstata.ru/webapi/opendatabase?id=vpn2002_pert