Рязань губернасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рязань губернасы latin yazuında])
(Рәзән губернасы битеннән юнәлтелде)
Рязань губернасы
Герб
Ил

Россия империясе

Статус

Губерна

Административ үзәк

Рязань

Нигезләү датасы

1796

Юкка чыгару датасы

1929

Халык саны  (1926)

2 428 914 кеше

Мәйдан

36 992 квадратная верста

Карта

Рязань губернасы (рус. Рязанская губерния) — Россия империясенең, РСФСРның һәм ССРБның административ берәмлеге.

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рязань губернасы төньякта Владимир губернасы, төньяк-көнбатышта Мәскәү губернасы белән, көнчыгышта һәм көньякта Тамбов губернасы белән, көнбатышта Тула губернасы белән чиктәш булган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рязань губернасы 1796 елда Рязань калгайлыгын үзгәртеп кору юлы белән барлыкка килгән. 1802 дә яңа өч өяз оештырыла һәм 1919 га кадәр губернаның эчке бүленеше үзгәрешсез булып кала.

1919 елда Спас-Клепики районы (1921 елдан — өяз) оештырылган. 1923 дә Егорьевск өязе Мәскәү губернасына күчерелә; 1924 елда губерна составына Ялатма һәм Шацк өязләре күчерелә, Данков, Ялатма, Михайлов, Пронск, Спасск һәм Спас-Клепики өязләре бетерелә. 1928 дә Раненбург өязе Үзәк кара туфраклы өлкәсе составына күчерелә.

Рязань губернасы БҮБК Президиумының 1929 елның 14 гыйнварындагы карары нигезендә шул ук елның 1 октябрьдә бетерелгән.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1897[1] 1926[2]
1 802 196 2 428 914

Туган тел буенча состав, 1897: рус теле — 99,36%, татар теле — 0,27%, украин теле — 0,10%.[3]

Дини состав, 1897: православлар — 98,56%, искейолачылар — 0,92%, мөселманнар — 0,27%, католиклар — 0,10%.[4]

Иҗтимагый төркемнәр, 1897: керәстияннәр — 93,2%, мишчәннәр (мещане) — 4,3%, дин әһелләре — 0,8%, нәселле дворяннар һәм аларның гаилә әгъзалары — 0,6%, шәхси дворяннар, дворян булмаган мәэмүрләр һәм аларның гаилә әгъзалары — 0,4%, сәүдәгәрләр һәм аларның гаилә әгъзалары — 0,3%, нәселдән килгән һәм шәхси мактаулы ватандашлар вә аларның гаилә әгъзалары — 0,25%, башкалар — 0,13%.

Милли состав, 1926: руслар — 99,37%, татарлар — 0,44%.[5]

Эчке бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өяз Өяз үзәге Мәйдан,
чакырым²
Халык саны[6]
(1897), кеше
1 Данков өязе Данков (9 121 кеше) 2 204,4 105 746
2 Егорьевск өязе Егорьевск (19 239 кеше) 3 471,4 153 299
3 Зарайск өязе Зарайск (8 054 кеше) 2 398,8 114 834
4 Касыйм өязе Касыйм (13 547 кеше) 4 991,5 167 247
5 Михайлов өязе Михайлов (9 162 кеше) 2 579,1 151 709
6 Пронск өязе Пронск (7 907 кеше) 2 113,4 109 755
7 Раненбург өязе Раненбург (15 331 кеше) 2 701,7 152 691
8 Ряжск өязе Ряжск (14 835 кеше) 2 562,3 138 854
9 Рязань өязе Рязань (46 122 кеше) 3 897,9 212 683
10 Сапожок өязе Сапожок (8 550 кеше) 3 653,2 161 720
11 Скопин өязе Скопин (13 247 кеше) 2 434,8 176 682
12 Спасск өязе Спасск (4 759 кеше) 3 836,2 156 976

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]