Рәиф Әмиров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәиф Әмиров latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Рәиф Әмиров
Raif Amirov.jpg
Туган телдә исем Рәиф Кадим улы Әмиров
Туган 3 ноябрь 1941(1941-11-03) (77 яшь)
Балтач районы (Башкортстан), Начар ав.
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия байрагы
Һөнәре шагыйрь
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]

Рәиф ӘмировБашкортстанда яшәүче татар язучысы, күренекле әдәбиятчы-галим.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәиф Әмиров Башкортстанның Балтач районының Начар исемле авылда туган. Атасы 1944 елны Прибалтиканы фашистлардан азат иткәндә һәлак булган. Туган авылында башлангыч, Җиләзекүлдә 7-еллыкны тәмамлагач, Уфага юлланды.

Яхшы билгеләренә укыган егет токарь-фрезеровщиклар әзерләүче училищегә юнәлә. Ләкин анда укучыларның ел буе укып та, станок күрмәвен ишеткәч, фикерен үзгәртә. Туган төбәгендә Карышбаш урта мәктәбен тәмалагач, туган авылыннан алтмыш чакрымдагы Бөредә педагогия институтына китә.

Бишенче курста укыган чакта урыс әдәбияты кафедрасында укытучы булып китте. Бер дистә еллап “Тамчылар” әдәби түгәрәген җитәкләде. Аннары мәдәният университеты ректоры була, институтның картиналар галереясына нигез сала.

Аспирантурада укырга вакыт җиткәч, ул янә туган авылына киңәшкә кайтты, әнисе, туган-тумачалар Рәифне хуплады, ләкин бер шарт белән: башта йөргән кызың Олиягә өйләнәсең. Нәтиҗәдә аңа Мәскәүнең Н. Крупская исемендәге педагогия институты аспирантурасына читтән торып укырга керергә туры килде. Ә үзен министрлык Нуриман районының Байгилде урта мәктәбенә укытырга җибәрде. Гаиләдә бала да туды. Рәиф алга куйган максатына ирешү өчен аспирантураның тик көндезге бүлегендә укуны алга куйды. Гаилә риза да кебек, ә менә директорның югары белемле Әмировны һич кенә дә җибәрәсе килмәде. Үзен алмаштырырга тиешле педагог итеп карый иде ул аңа. Ләкин яшь укытучы да җиңелергә теләмәде. Ә Мәскәүдә аның көндезге бүлеккә күчәргә сорап язган гаризасын канәгатьләндерделәр. Профессор Анатолий Волков гыйльми эшләр җитәкчесе аңа булачак диссертация темасын сайлап бирде.

Башкорт очеркы өйрәнүне таләп итә дип, «1917-1941 елларда башкорт совет очеркы» темасын йөкли.

Егерме җиде яшендә (1968) кандидатлык диссертациясе яклый. Иң беренчеләрдән булып Әмировны Байгилде мәктәбе директоры, Брест крепостен фидакяр саклаган Ришат Исмәгыйлев котлады.

Бөре педагогия институтында филология фәннәре кандидатын ике куллап каршы алдылар. Үзе юкта бераз сүнеп калган түгәрәкләр янә эшкә башлады, әдәби кичәләргә Уфадан да, Казаннан да, Чиләбедән дә язучылар һәм шагыйрьләр кунакка килә башлады.

Уфаның югары уку йортлары да Бөредәге галим белән кызыксына башладылар. Мәсьәлә югары оешмалар дәрәҗәсенә дә күтәрелә. Әмма институтның ул вакыттагы ректоры Камил Әхияров үз канаты астында үстерелгән фән эшлеклесеннән һич кенә дә аерылырга теләми. Әмиров үзе дә урын алмаштыру булмаса да, аны Уфага педагогия институтына доцент итеп күчерәләр.

Фәнни темасын колачлырак җәелдереп, ул 1987 елда филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗәне яклый, профессор була. Темасы шундыйрак: «Башкорт әдәбиятында әдәби-публицистик жанрларның формалашуы һәм үсүе. XVI-XX гасырлар».

Әдәбият белгече һәм тәнкыйтьче буларак, Әмиров дистәләрчә еллар буе мул һәм уңышлы эшләвен дәвам итә: әдәби үсеш буенча көнүзәк мәсьәләләр күтәрә, башкорт әдәбияты тарихыннан тирән эчтәлекле мәкаләләр һәм монографияләр яза. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогика университеты профессоры йөзәрләгән белгечләр әзерләп чыгарды һәм алар үзләренең яраткан остазы турында җылы хатирәләр саклый.

Иҗтимагый эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1992 елда Казанда узган беренче Бөтендөнья татар конгрессында катнаша. Чаллы шәһәренең Бөтендөнья мөселман эшкуарлары җыенына барып кайтты. Башкортстанда «Ислам» бизнес үзәген оештырды.

Башкортстан Югары Шурасы Рәисе Мортаза Рәхимов янына нәшрият төзү мәсьәләсе белән сугылып чыга. Әмма югары даирәдән кире борыла. Ахыр чиктә Министрлар Шурасы Рәисе Марат Миргаҗамов татар китабы нәшриятын оештыру турындагы карарга кул куйды. Уфада «Нур» театрын аякка бастыру уңаеннан да шул ук кешенең имзасы алынды. Шулай итеп: «Башкортстанда татар хәрәкәтен җәелдерү өчен татарча язучыларның, язарга теләүчеләрнең үз оешмасы булырга тиеш!» — дигән фикер чын-чынлап тернәкләнде. Нәтиҗәдә 1993 елның декабрендә 16 кеше катнашында бу оешмага нигез салынды. Ул Юстиция министрлыгы тарафыннан теркәлде. Әмма 1994 елның 28 мартында кире кагылды, документлары гамәлдән чыгарылды.

Шуннан бирле Башкортстан татарлары Язучылары берлеге рәисе, Русия Гуманитар Фәннәр академиясе академигы Раиф Кадим улы Әмиров җан тынычлыгын югалткан милләтпәрвәр халәтендә яши. Эшчәнлегендә ике яссылыктагы тормыш алып бара. Аның берсе — иҗади яшәеш. Ул китап чыгару, төрле кичәләр үткәрү, укытучылар белән элемтә урнаштыру белән бәйле. Ә икенчесе — Юстиция министрлыгы белән көрәш. Киров районы судында, Башкортстан Югары судында, Русия Федерациясе Югары судында аңа карата белдерелгән дәгъва 24 мәртәбә каралды. Утырышларда куелган төп таләп бер: Башкортстан татарлары Язучылар берлеген кире кайтарырга! Мондагы эшнең нәтиҗәлелегенә килгәндә, ул өметләнү тирәсендә. Алдагы бурыч: акылны җуймыйча, сабырлыкны югалтмыйча, теләкне закон нигезендә чынбарлык итәргә кирәк.[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]