Сатыш вулысы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сатыш вулысы latin yazuında])


Сатыш вулысы
Ил

Россия империясе

Статус

Вулыс

Губерна

Казан губернасы

Административ үзәк

Байлар Сабасы

Нигезләү датасы

1781 ел

Юкка чыгару датасы

1930 елның 10 августы

Рәсми телләр

татар, рус

Халык саны  (1897)

11 279 кеше[1]

Милли состав

татарлар, руслар

Сатыш вулысы (рус. Сатышевская волость) — 1781 елдан 1920 елга кадәр гамәлдә булган Казан наместиклыгының һәм Казан губернасының юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Мамадыштан Төньяк-Көнбатышка 65 чакрым ераклыкта, Татарстанның Төньяк өлешендә урнашкан. Административ үзәк - Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсе.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сатыш вулысы территориясе 1552 елга кадәр Казан ханлыгында, 1552 елдан 1708 елга кадәр Россия патшалыгы Казан патшалыгында урнашкан.

1781 елда Мамадыш өязе составында барлыкка килә.

1781 елдан 1796 елга кадәр Казан наместниклыгының Мамадыш өязе составына, 1796 елдан 1920 елга кадәр яңадан Казан губернасының Мамадыш өязе составына керә, 1920 елның 25 июненнән 1930 елның 10 августына кадәр Татарстан АССР Мамадыш кантонының административ-территориаль берәмлеге булып тора.

1924 елда исеме Саба вулысы дип үзгәртелә.

1930 елның 10 августында Сатыш вулысы юкка чыгарыла, аның территориясе Саба районына тапшырыла.[2]

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1883 елда Сатыш вулысында 15 община, 15 торак пункты (Сатыш, Байлар Сабасы, Юлбат һ.б.) һәм 1383 йорт хуҗалыгы булган. Крестъян җиренең мәйданы 72,4 км², сөрү җирләре 160,9 км² тәшкил иткән.[3]

1890 елда вулыста 15 торак пункты һәм 1810 йорт хуҗалыгы булган. Җирнең мәйданы 236,87 км² тәшкил иткән.[4]

1926 елның 1 гыйнварында вулыста 24 авыл җирлеге, 26 торак пункты һәм 4048 йорт хуҗалыгы булган. Вулысның мәйданы 446 км² тәшкил иткән.[5]

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1883 елда халык саны 9060 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар - 4601 җан, хатын-кызлар - 4459.[3]

1890 елда халык саны 10257 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар - 5532 җан, хатын-кызлар - 4725.[4]

1897 елда халык саны 11279 кеше тәшкил иткән.[1]

1926 елда вулыста 20229 кеше яшәгән.[5] Төп милләтләр: татарлар, руслар.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. - Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008-. - 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. Волости и гмины 1890 года. - СПб. : Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1892. - (Статистика Российской империи). Губернии : I Архангельская - XXV Нижегородская. - 1892. - 380 с. разд. паг. - (Статистика Российской империи; 15).
  4. Волости и важнейшие селения Европейской России : По данным обследования, произведенного стат. учреждениями М-ва вн. дел : Вып. 1 - 8. - СПб. : Центр. статист. комитет, 1880 - 1886. - 8 т. Вып. 4. : Губернии Нижне-Волжской области. [Казанская, Симбирская, Саратовская, Самарская, Астраханская]. - 1883. - VI, 247 с.
  5. Берстель, К.П. Список селений Казанской губернии : изд. Казан. Губерн. Зем. Управы / К.П. Берстель. - Казань : Типо-лит.И.В.Ермолаевой, 1908 .- 264с.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Список селений Казанской губернии 1908.
  2. САТЫШ ВУЛЫСЫ (Сатышевская волость) — Милләттәшләр
  3. 3,0 3,1 Волости и важнейшие селения Европейской России : По данным обследования, произведенного стат. учреждениями М-ва вн. дел : Вып. 1 - 8. - СПб. : Центр. статист. комитет, 1880 - 1886. - 8 т.
  4. 4,0 4,1 Волости и гмины 1890 года. - СПб. : Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1892. - (Статистика Российской империи). Губернии : I Архангельская - XXV Нижегородская. - 1892. - 380 с. разд. паг. - (Статистика Российской империи; 15).
  5. 5,0 5,1 [1]