Тау системасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тау системасы latin yazuında])
(Таулар системасы битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Җирнең төп тау системалары күрсәтелгән физиологик картасы

Тау системасы (рус. горная система) — геоморфологик берәмлек, гомуми генезисы һәм геологик үзгәрешләр тарихы буенча берләшкән тау сыртлары җыелмасы. Тау системасы, Урал таулары кебек, аерым да урнашырга, яки, Зур Кавказ(рус.) тау системасы кебек, тау иленә берләшергә дә мөмкин. Соңгылары табигатьтә күбрәк очрый.

Үзенчәлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тау системасын, гомумән алганда, тау сыртлары, тау массивлары, таулыклар, ике тау арасы иңкүлекләре, үзәннәр хасил итә.

Бер тау системасы эчендә, кагыйдә буларак, тауларның бер генә төре: я җыерчыклы таулар, я вулкан таулары, я кантарлы (блоклы) таулар гына була ала.

Тау системалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тау системасының исеме Үзатамасы Озынлык, км Иң биек ноктасы Биеклек, м Кыйтга
Анд таулары исп. Andes 9000 Аконкагуа 6960 Көньяк Америка
Кордильерлар ингл. Cordilleras 7000 Денали 6168 Төньяк Америка
Зур субүләр сырт ингл. Great Dividing Range 4000 Косцюшко 2230 Австралия
Трансантарктика таулары ингл. Transantarctic Mountains 4000 Керкпатрик 4528 Антарктида
Кыялы таулар ингл. Rocky Mountains 3200 Элберт 4399 Төньяк Америка
Куньлунь кыт. 崑崙山 2700 Улугмузтаг 7723 Ауразия
Аппалачлар ингл. Appalachian Mountains 2600 Митчелл 2037 Төньяк Америка
Тянь-Шань кыт. 天山 2500 Җиңү пигы 7439 Ауразия
Гималайлар санскр. हिमालय 2400 Джомолунгма 8848 Ауразия
Урал таулары тат. Урал баш. Урал каз. Орал рус. Ура́л 2100 Народна 1895 Ауразия
Атлас таулары гарәп. جبال الأطلس 2000 Тубкаль 4165 Африка
Черский тау сырты рус. Хребет Черского 1600 Победа 3147 Ауразия
Карпат таулары рум. Carpaţi пол. Karpaty словак. Karpaty 1500 Герлаховски-Штит 2655 Аурупа
Альп таулары алман. die Alpen итал. le Alpi фр. les Alpes 1200 Монблан 4807 Аурупа
Аждаһа таулары афр. Drakensberge 1200 Табана-Нтленьяна 3482 Африка
Зур Кавказ рус. Большой Кавказ 1100 Эльбрус 5642 Ауразия
Саян таулары рус. Саяны монг. Соёны нуруу 1100 Мунку-Сардик 3491 Ауразия
Һиндукуш пушту هندوکش урд. ہندوکش 800 Тирич-Мир 7690 Ауразия
Каракорым кыт. 喀喇昆仑山脉 урд. سلسلہ کوہ قراقرم‎) 500 Чогори 8611 Ауразия
Элсуэрт ингл. Ellsworth Mountains 360 Винсон 4892 Антарктида
Алтай таулары рус. Алтай каз. Алтай таулары кыт. 阿尔泰山脉 монг. Алтайн нуруу Белуха 4506 Ауразия
Памир таҗ. Помир, кырг. Памир, уйг. پامىر, кыт. 帕米尔 Коңгырт 7719 Ауразия

Фотогалерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Горная система. География. Современная иллюстрированная энциклопедия. М.: Росмэн. Под редакцией проф. А. П. Горкина. 2006.(рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]