Тегермән анасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тегермән анасы latin yazuında])
Себердәге җил тегермәннәре (М. М. Прокудин-Горский фотосы, 1912 ел)

Тегермән анасы — татар мифлогиясендә изге рух, ия. Ышанулар буенча, иген уңышы, он, икмәк муллыгы шушы Тегермән анасы ихтыярында, ул тегермән тирәсендәге явыз рухларны икмәккә, онга якын җибәрмичә, боздырмыйча саклый. Шулай ук тегермән тартырга килгәннәрнең дә сакчысы, яклаучысы булып тора, дип уйлаганнар.[1]

Кыяфәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тегермән анасының кыяфәтен төрлечә сурәтлиләр. Әмма күбрәк аны ак онга буялган, чәч, керфекләренә, йөзенә он тузаны кунган кечкенә карчык итеп күзаллаганар.

Башкортстанның төньягында яшәүче, аеруча Янаул, Тәтешле районнарында яшәүче татарлар мифологиясендә карчык кыяфәтедәге генә изге рух буларак буларак еш очрый, шул ук вакытта башка Казан татарларында Тегермән иясе дигән мифик зат, ап-ак йонга чумган бер карт кыяфәтендә сурәтәнә.

Ышанулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элек тегермәннәр су яки җил ярдәмендә эшләгәннәр. Тегермән анасының көче-егәре шул су, җилнең көче, егәре белән дә чагыштырылган. Тегермән анасы Су анасы белән Җил анасын (Җилбәгәй, Буран анасы) никадәр үз ихтыярында тота ала, тегермән шулкадәр яхшы эшли икән дигәнәр. Тегермән бозылса яисә җил бетеп, тегермән буасы саекса, моны Тегермән анасының Су анасы белән татулыгы бетү белән бәйләгәннәр.

Тегермән улагында тартылган онның бераз өлешен калдырып Тегермән анасына да өлеш чыгарганнар. Бу онны, су тегермәне булса, суга, җил тегермәне булса, җилгә сипкәннәр, шул рәвешле, аларга сәдака биргәннәр. Тегермәннең ашлык сала торган казаны бервакытта да буш торырга тиеш түгел дип саналган. Соңгы ашлык тартып киткән кеше үзеннән соң бер уч булса да ашлык калдырган. Буш казанлы тегермәнне Тегермән анасы ташлап китә дип ышанганнар. Бер дә җилсез көндә җил тегермәненең канатлары әйләнә башласа, Тегермән анасы эшкә тотына дип уйлаганнар, бу вакытта тавышланрга, кычкырырга, сүгенергә ярамаган.

Тегермән анасы явыз ниятле, мәкерле кешеләрне бик тиз сизә, начар кешәрнең оннары кара, ярмалы, кибәкле була. Яхшы кешеләренең оннарын ап-ак, саф, чиста итеп тарттыра дип саналган.[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Татар мифлары: ияләр, ышанулар, ырымнар, фаллар, им-томнар, сынамышлар, йолалар /Төзүчесе: Г.Гыйльманов — Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. — Б. 238—239.