Тоба һәлакәте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тоба һәлакәте latin yazuında])
Тоба янартавының Пулау Симеулуэдан 80 км югарылыктан атылуның күренеше моделе.
Тоба һәлакәте
Сурәт
Дәүләт  Индонезия
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 2157 метр
Вакыт мизгеле 75 тысячелетие до н. э.
Карта
 Тоба һәлакәте Викиҗыентыкта

Тоба янартавының атылуы Җир тарихында иң эре янартау атылулардан берсе буларак билгеле. Моннан 69 000 - 77 000 еллар элек Индонезиянең Суматра утравында булган.

Супер-атылу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тоба атылуы яки Тоба вакыйгасы[1] бүген Тоба күле дип аталган урында якынча 73 000 (+/- 4000) ел [2][3][4][5] элек вакыйг булган. Тоба һәлакәте белән бәйле атылу соңгы 1 миллион ел дәвамында Тобада өч эре янартау атылуыннан иң соңгысы.[6] Соңгы атылуның дәрәҗәсе юрамалары янартау шартлавы индексы буенча 8нче дәрәҗәсендә булганы исәпләнелә (ягъни "мега-колоссаль"), яки дәрәҗәсе ≥ M8; аның 100 × 30 км² зурлыгында кальдера комплексының барлыкка килүенә керткән өлеше бик зур.[7] Атылуның күләме каты-таш эквиваленты юрамалары буенча 2000 км3 һәм 3000 км3 арасында дип билгеләнә, ләкин атылган магма күләменең иң еш күрсәтелгән саны - DRE 2800 км3 (якынча 7*1015 кг). Аның 800 км3 өлешенең Җир йөзенә көл буларак төшүе исәпләнелә.[8] Бу вакыйга якын тарихында урын алган иң өре 1815 елгы Индонезиядәге Тамбора тавы атылуыннан (Төньяк ярымшарда 1816 елгы "Җәйсез елга" сәбәпче) атылган күләме буенча ике дәрәҗә (100 тапкыр тирәсе) югарырак.[9]

Тоба атылуы Индонезиядә урын алуына карамастан, ул барлык Көньяк Азияны (Һинд океаны, Гарәп һәм Көньяк Кытай диңгезен алучы территорияны) якынча 15 см көл юрганы белән каплады.[10]

Янартау атылуы нәтиҗәсендә килгән кыш һәм салкынаю[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Атылуның соңгы бозлык периоды башлануы белән бер арага туры килүе галимнәрнең игътибарын җәлеп итте. Майкл Л. Рампино һәм Стефен Селф фикерләре буенча, бу атылу уртак глобаль өслек температурасының 3–5 °C га төшүенә һәм соңгы бозлык циклының җылыдан салкын температураларга күчешен тизләтүенә китергән "кыска, драматик салкынаю яки 'янартау кышы'на" сәбәпче булган.[11]

Генетик тыгымы теориясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кеше популяциясе белән бәйле генетик тыгымнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эволюцион биологы Ричард Даукинс бар кешеләрнең анасыннан тапшырылган митохондриядәге ДНК һәм атасыннан тапшырылган Y хромосомадагы ДНК төзелешләре 140 000 һәм 60 000 ел элек бердәм булулары турында фаразларны тәкъдим итте. Ягъни, бүген яшәгән барлык кешеләрнең бердәм борыңгы анасы булган хатын (Митохондриаль Һава) 140 000 ел элек яшәгән, бердәм борыңгы бабасы булган ир (Y-хромосомалы Адәм) 60 000 белән 90 000 ел элек яшәгән.[12]

Башка имезүчеләрдәге генетик тыгымнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Атылуның кайбер хайваннарның юк ителүенә, башкаларның популяция санында тыгымнар тудыруына китерүе ихтимал (аеруча Көньяк-Көнчыгыш Азия, Һиндстан, төньякка Кытайга һәм көнбатышка Аурупа һәм Африкага кадәр). Көнчыгыш Африка шимпанзесы,[13] Борнеодагы орангутан,[14] үзәк Һиндстан макака,[15] чита һәм юлбарыс[16], һәм төш геннарының аермасы булган көнчыгыш һәм көнбатыш түбәнлек гориллаларының[17] популяциялары барысы да 70 000 – 55 000 ел элек арасында бик түбән дәрәҗәсеннән яңадан күтерәлгәне билгеле.

Тоба вакыйгасыннан соңгы миграция[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Атылу заманында кеше популяцияләренең кайсы кай якларда яшәве әлегә билгесез. Африкада яшәгәннәрнең генә исән калулары һәм биредәге токымнарның дөнья буйлап күчеп урнашулары әлегә иң ышанычлы сценарий фаразы булып санала. Ләкин соңгы археологик табышлар кеше популяцияләренең Жвалапурамда (Көньяк Һиндстанда) да исән калу мөмкинлеген күрсәтә.[18]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Chesner & others, 1991, p. 200; Jones, 2007, p. 174; Oppenheimer, 2002, p. 1593–1594; Ninkovich & others, 1978; Global Volcanism Program.
  2. Ninkovich & others, 1978.
  3. Ambrose (1998), 623–651; Zielinski (1996), 837–840
  4. Chesner & others, 1991.
  5. Oppenheimer (2002); Rampino & Self (1993a), passim; Self & Blake (2008), 41
  6. Rose & Chesner, 1987, p. 913; Zielinski & Mayewski, 1996.
  7. Oppenheimer, 2002, p. 1593.
  8. Jones, 2007, p. 174; Rose & Chesner, 1987, p. 913.
  9. Petraglia & others, 2007, p. 114; Zielinski & others, 1996, p. 837.
  10. Jones, 2007, p. 173
  11. Rampino & Self, 1993a, passim.
  12. Dawkins, Richard (2004). The Ancestor's Tale, A Pilgrimage to the Dawn of Life. Boston: Houghton Mifflin Company. ISBN. ISBN 0-297-82503-8. 
  13. Goldberg, 1996.
  14. Steiper, 2006.
  15. Hernandez & others, 2007.
  16. Luo & others, 2004.
  17. Thalman & others, 2007.
  18. Petraglia & others, 2007, passim.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

 2010 елның 24 гыйнвар көнендә архивланган.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

en:Toba catastrophe theory