Феликс Фәрдиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Феликс Фәрдиев latin yazuında])
Феликс Фәрдиев
Туган телдә исем Феликс Шәех улы Фәрдиев
Туган 24 май 1953(1953-05-24) (70 яшь)
СССР, РСФСР, Калинин районы (Татарстан АССР), Әнәк
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре инженер-механик, бизнесмен
Балалар ике улы, бер кызы
Ата-ана
  • Шәех Фәрди улы (әти)
  • Дөргалия Шаһишәрип кызы (әни)
Бүләк һәм премияләре ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале - 2023

Феликс Фәрдиев, Феликс Шәех улы Фәрдиев (1953 елның 24 мае, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Калинин районы, Пучы авыл җирлеге, Әнәк) ― Татарстанның хуҗалык эшлеклесе, бизнесмен, нефть чыгару оешмасы җитәкчесе, 1994―2002 елларда Актаныш «Сельхозтехника» АҖ генераль директоры. Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевнең апасының улы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы рәсемнәр
Әти-әнисенең фотосурәте.

1953 елның 24 маенда Татарстан АССР Калинин (хәзерге Актаныш) районы Әнәк авылында алты балалы гаиләдә туган. Бабасы ― күмәк хуҗалык рәисе Шаһишәрип Шәймөхәммәт улы Шәймиев (1901―1967, Минтимер Шәймиевнең әтисе). Әтисе Шәех Фәрди уды Фәрдиев (1924―2005), Бөек Ватан сугышында катнашучы (Төньяк флотта хезмәт иткән, 1942―1947), сугыштан соң «Нур Баян» күмәк хуҗалыгында шофер, механизатор, соңыннан хуҗалык мөдире, пенсиягә чыккач, ягулык-майлау материаллары склады мөдире, ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре[1]. Әнисе ― Миңледөргалия Шаһишәрип кызы (Шәймиева; Минтимер Шәймиевнең бертуган апасы; 2017 елда вафат[2]). Бертуганнары ― Ринат Шәех улы (1956―2008), 1998―2008 елларда Зәй муниципаль районы администрациясе башлыгы һәм Илшат Шәех улы (1960), «Челтәр компаниясе» генераль директоры[3].

Пучы урта мәктәбен, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтының инженерлык-механика факультетын тәмамлаган[4]

1975 елда Минзәлә «Сельхозтехника» берләшмәсендә инженер-технолог булып эшләгән.

1976―1977 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

1977―1982 елларда Актаныш районы Нур Баян исемендәге колхозның баш инженеры вазыйфасын башкара.

1982―1994 елларда ― ПМК-6 башлыгы.

1994―2002 елларда ― Актаныш «Сельхозтехника» берләшмәсенең генераль директоры[5].

Төрле елларда Актаныш районында «Мехотряд» ҖЧҖ (>25%)[6], «Кислород» ҖЧҖ[7], «Теплосервис» ҖЧҖ[8] оештыручыларның берсе булган.

Соңгы елларда нефть чыгару оешмасын җитәкли.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, ике улы, бер кызы бар.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 89нчы бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]