Фәридә Зәбирова
Фәридә Зәбирова | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Фәридә Мөхәммәт кызы Зәбирова |
Туган | 11 февраль 1954 СССР, РСФСР, ТАССР, Казан |
Үлгән | 27 июнь 2021 (67 яшь) РФ, ТР, Казан |
Яшәгән урын | Космонавтлар урамы[d], Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Һөнәре | мигъмарчы |
Балалар | улы Дмитрий |
Бүләк һәм премияләре | ТР атказанган архитекторы |
Фәридә Зәбирова (Фәридә Мөхәммәт кызы Зәбирова) – мигъмарчы, Татарстанның атказанган архитекторы. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының өлкән укытучысы. Татарстан мигъмарчылар берлеге идарәсе рәисе. Россия архитектура мирасы академиясе мөхбир-әгъзасы (2000). Россия архитектура-төзелеш академиясе киңәшчесе (2009). ТР җәмәгать пулаты әгъзасы (2012).[2]
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1954 елның 11 февралендә Казанда туган. Әтисе мулла булган. Энесе ― Казан кирмәненең баш архитекторы Рөстәм Зәбиров.
Казан төзүче-инженерлар институтының архитектура факультетын тәмалаган (1976).
Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1977-1980 Татарстан махсуслашкан фәнни-реставрация остаханәсендә мигъмарчы.
- 1981-2001 Казан шәһәр шурасы башкарма комитетының баш архитектура-планлаштыру идарәсендә: бүлекчә мөдире, бүлек мөдире, ядкәрләрне саклау идарәсе башлыгы.
- 2001-2009 ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында: архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә, 2005 елга кадәр мирасны саклау идарәсе башлыгы.
- 2005-2009 ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында архитектура һәм проект документациясен килештерү бүлеге киңәшчесе.
- 2008 елдан Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының шәһәр төзелеше һәм авыл торак пунктларын планлаштыру кафедрасы өлкән укытучысы.
- 2009 «Зәбир» ААҖ директоры.[3]
Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1977-1979 Биләрдәге Кәрван-сарай һәм җәмигъ мәчетен консервацияләү (А.Х. Халиков, С.С. Айдаров җитәкчелегендә)
- 1977-1978 Казан кирмәнендә Казан ханнары мавзолейларын консервацияләү.
- 1979 Биләр шәһәрлеге ядкәрләрен саклау зонасы проекты.
- 1988 Казан тарихи һәм мәдәни ядкәрләрен саклау проекты.
- 1990-1996 Казан кирмәне, Иске Татар бистәсе, Зөя утрау-шәһәрен саклау һәм үстерү концепциясен эшләүчеләр төркеме җитәкчесе.[4]
- 2007-2010 Казан, Алабуга, Чистай, Лаеш, Биләр, Болгар генераль планнарында тарихи-мәдәни мирасны саклау бүлеген язу.
- 2012 Болгар шәһәрлеген, Зөя утрау-шәһәрен саклау проекты.
- 2012- 2013 Чистай, Алабуга, Тәтеш, Лаеш мәдәни мирасы ядкәрләрен саклау проекты.
- 1993-2013 Казан кирмәнендә губернатор сарае, туп ишегалды комплексларын яңадан кору проектларын эшләү. Кекин йорты, Мәрҗани мәчете, Адмиралтейство, Каменев, Бәхтиев, Дротаевский йортлары, Урванов, Юнысов, Борнаев, Хохорин утарларын торгызу проектлары белән җитәкчелек итү.[5]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Вафаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2021 елның 27 июнендә Казанда коронавирустан вафат булган. Казанның Яңа бистә татар зиратында җирләнгән[6].
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Зур биография белешмәлеге
- КГАСУ сайты(үле сылтама)
Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ https://jitely.info/kazan?fio=%E7%E0%E1%E8%F0%EE%E2%E0+%F4%E0%F0%E8%E4%E0&adress=&searchButton=+%CD%E0%E9%F2%E8+
- ↑ ТР Дәүләт советы карары 24.12.2012 № 2586-IV ГС, archived from the original on 2013-10-10, retrieved 2015-02-26
- ↑ Руспрофиль сайтында
- ↑ Казанские ведомости, 07.03.2013
- ↑ КГАСУ сайтында(үле сылтама)
- ↑ Фәридә Зәбирова тырышлыгы белән Казаныбызда бик күп тарихи биналар сакланып калды. Азатлык радиосы, 29.06.2021