Хәсән Заманов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Хәсән Заманов
Х.З.Заманов.jpg
Туу датасы

14 сентябрь 1912(1912-09-14)

Туу урыны

Русия империясе Уфа губернасы Минзәлә өязе Күҗәкә авылы

Үлем датасы

20 ноябрь 1956(1956-11-20) (44 яшь)

Үлем урыны

Свердловск өлкәсе Покровск-Уральский

Иялек

Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian SFSR.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ

Гаскәр төре

Пехота пехота

Дәрәҗә

Калып:ССРБ, ефрейтор

Бүләкләр һәм премияләр

Совет Берлеге КаһарманыЛенин ордены

Хәсән Заманов, Хәсән Заман улы Заманов, рус. Заманов Хасан Заманович (1912 елның 14 сентябре, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Күҗәкә1956 елның 20 ноябре, Свердловск өлкәсе, Покровск-Уральский) — Бөек Ватан сугышында катнашкан Советлар Берлеге Каһарманы (10.01.1944), укчы, ефрейтор.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Североуральск шәһәрендәге һәйкәле
Күҗәкә мәктәбе янындагы бюсты
Покровск-Уральский бистәсе зиратындагы кабере

1912 елның 14 сентябрендә Уфа губернасы Минзәлә өязе (хәзерге Актаныш районы) Күҗәкә авылында крәстиян гаиләсендә туган. Авыл мәктәбендә 3 сыйныф тәмамлый. Күмәк хуҗалыкта эшли. 1929 елдан Чусовой тимер юл станциясендә эшли, 1931 елдан Ижауда яши, машина төзү заводында эшли. 1942 елның мартыннан Кызыл гаскәрдә хәрби хезмәттә.

Бөек Ватан сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1943 елның июнь аеннан хәрәкәттәге армиядә сугышларда катнаша. Брянск, Воронеж (1943 елның октябреннән 1нче Украина фронты) фронтлары составында Курск дугасында, сул як Украинаны азат итүдә, Белгород-Харьков юнәлешендә һөҗүм итү операцияләрендә катнаша. Воронеж фронты, 38нче армия, 16нчы укчы дивизия, 465нче укчы полк укчысы булып хезмәт итә. Днепрны кичкәндә каһарманлык күрсәтә. 1943 елның 25 сентябрендә Киев шәһәреннән төньяктарак Вышгород янында Днепрны беренчеләрдән булып кичеп, уң як ярга чыга. Подразделениесе белән бер ай дәвамында яр буе плацдармын тотып тору һәм ныгыту өчен барган каты сугышларда катнаша. 1943 елның 3 ноябрендә Киев янындагы Пуща-Водица өчен барган сугышта каты яралана. Полкташлары аны үлгән дип белә. Ләкин санитарлар аны үлемнән коткарып кала. Озак кына дәвалангач, янәдән сафка баса. 4нче гвардия танк корпусының 3нче гвардия мотоукчылар бригадасында Львов-Сандомир, Карпат-Дукла, Сандомир-Силезия, Түбән Силезия, Берлин, Праһа юнәлешендә һөҗүмнәрдә катнаша.

1944 елның 10 гыйнварында Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә (документларында «вафатыннан» соң дип язылган). Ләкин бүләкләү документларында «Заманов» урынына фамилиясен «Саманов» дип язу аркасында бүләкне үзе исән чагында ала алмый кала. Бүләкләнү турындагы грамота туганнарына 1968 елда гына тапшырыла[1].

Сугыштан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1945 елда инвалидлык буенча хәрби хезмәттән азат ителә. Башта Ижауга әйләнеп кайта, анда он комбинатында эшли. Аннан Пермьгә күченә.
Свердловск өлкәсенең хәзерге Североуральск шәһәр округына керүче Покровск-Уральский эшчеләр бистәсендә яши һәм, сәламәтлеге начар булуга карамастан, «Первомайская» шахтасында эшли. Гаиләсе, кызы һәм оныгы (ир бала) була. 1956 елның (версия: 1951 елда) 20 ноябрендә кинәт вафат була. Бистә зиратында җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Удмуртская Республика: энциклопедия. Ижевск: Удмуртия, 2008. ISBN 978-5-7659-0486-2
  3. Татарская энциклопедия. В 6 т. Т.2 (Г-Й). Казань, 2005.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кулемин И.Г. Героев наших имена. Ижевск, 1975.
  2. Кулемин И.Г., Сентемова Л.Ф., Ислентьева Р.А. Герои Советского Союза — наши земляки. Устинов, 1985.
  3. Шамил Рәкыйпов. Геройлар үлмиләр. Казан, 1978.
  4. Советлар Союзы Геройлары — якташларыбыз. Казан, 1990.
  5. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6
  6. Н.С. Кузнецов. Великой славы светлая память. Ижевск: Известия Удмуртской Республики, 2012. ISBN 978-5-4355-0027-1

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]