Чыбакүл мәчете (Чиләбе өлкәсе)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чыбакүл мәчете (Чиләбе өлкәсе) latin yazuında])
Мәчет
Чыбакүл мәчете
Әл-Җәмил
Ил Россия
авыл 456701 Чиләбе өлкәсе, Коншак районы, Чыбакүл
Координатлары 55°37'N, 61°21'E
Дин Ислам
Мәхәллә Чиләбе өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте Коншак районы мөхтәсибәте / № 2519 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы түбәдә урнашкан мәчет
Нигезләнгән 2018
Төзелеш еллары 20182023 еллар
Төп даталар:
2018 (төзелеш башлану)
2023 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Чыбакүл авылының «Әл-Җәмил» мәчете (рус. Чебакульская мечеть «Аль-Джамиль»), 2519нчы санлы җирле мөселман төркеме мәчете (рус. мечеть ММРГ № 2519) ― Чиләбе өлкәсенең Коншак районы Сары авыл җирлеге[d] составына керүче Чыбакүл авылында 2023 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы дини оешма ― Чиләбе өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте Коншак районы мөхтәсибәте карамагында[1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчеткә беренче нигез ташы 2018 елда, изге Рамазан аенда салынган[1]. Төзелеш инициаторлары – Чыбакүл депутатлары Рәшит Колмөхәммәтов һәм Руслан Никонов. Әлеге сорау белән алар Сары авыл җирлеге башлыгы Тәнзилә Идрис кызы Гималовага мөрәҗәгать итә. Чыбакүлдә халык җыены чакырыла, анда Фәйзрахман хәзрәт авыл халкын мәчет төзелешенә ярдәм итәргә чакыра. Булачак мәчет өчен җирне Асләмовлар гаиләсе бүләк итә.

Мәчет мәхәллә кешеләре һәм спонсорлар иганәләренә төзелгән. «Искра-Профи» типографиясе генераль директоры Минзилә Мәүлетгәрәй кызы Хәкимова үз акчасына төзелешнең проект документациясен эшләгән. Коншак районы башлыгы Сибагатулла Нурулла улы Әминов төзелешнең барлык этапларында ярдәм күрсәтә. Гималовлар гаиләсе: Тәнзилә Идрис кызы, Радик Янгали улы һәм Эмиль Радик улы; «Танып» шифаханәсе (Башкортстан) директоры авылдашлары Кашшаф Сәйфит улы Ямалетдинов зур финанс ярдәме күрсәтәләр. Чыбакүл мәчетенең имам-хатыйбы Рәшит хәзрәт Колмөхәммәтов, аның хатыны Тәгъзимә һәм гаиләсе; Гайфулла Баймөхәммәт улы Колмөхәммәтов һәм хатыны Мәрзифә; Рифат Риф улы Кәбиров һәм хатыны Дамира, Шамил Идрис улы Сәйфетдинов һәм Чыбакулның башка күп кенә кешеләре, мәхәлләнең барлык әгъзалары мәчет төзелешенә үз өлешен кертә. Мәчетне төзүдә Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөселманнарының төбәк дини идарәсе җитәкчесе мөфти хаҗи Ринат хәзрәт Раев һәм төбәк Диния нәзарәте администрациясе җитәкчесе Марат Нәҗип улы Сабиров зур ярдәм күрсәтә[1].

Төзелеш эшләре 5 ел барган. 2021 елның июлендә мәчеткә тантаналы рәвештә манара урнаштырыла[1].

2023 елның 22 июлендә ачылган[2]. Чиләбе шәһәренең Ак мәчете имамы Әхмәт хәзрәт Муса Коръән сүрәләрен укыган. Мәчетне ачу тантанасында Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөселманнарының төбәк дини идарәсе җитәкчесе, Урал федераль округы баш мөфтие хаҗи Ринат хәзрәт Раев, Коншак районы башлыгы в.в.б. Элина Әхәт кызы Вәкилова, Коншак районы имам-мөхтәсибе Садретдин улы Сабирҗан хәзрәт Хөснетдинов[3], БР Аскын районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Хәсәнов, иганәчеләр һ.б. кунаклар катнаша[1].

Яңа мәчеткә Аллаһы Тәгаләнең 99 гүзәл исеменең берсе – Әл-Җәмил (الجميل) исеме бирелгән [4]. Имам-хатыйб ― Рәшит хәзрәт Колмөхәммәтов. Мәчетнең гомуми мәйданы ― 120 кв.м. Гыйбадәт залы 100 кешене сыйдыра. Хатын-кызлар өчен аерым урын бүленгән. Газ белән җылытыла, бинага су кергән. Манарасы мәчет бинасының түбәсендә урнаштырылган[1].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 В Чебакуле торжественно открыли новую мечеть «Джамиль». Централизованная религиозная организация – «Региональное духовное управление мусульман Челябинской области в составе Центрального духовного управления мусульман России»
  2. 22 июля состоялась торжественное открытие Мечети «Джамиль» в д. Чебакуль Кунашакского района. ММРО Махалля Соборная Мечеть № 905 г. Челябинска(рус.)
  3. Кунашакский имам-мухтасиб
  4. В деревне Чебакуль Кунашакского района состоялось открытие мечети. Всемирный конгресс татар, 24.07.2023

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәкаләләр
  • Александр Галиуллин. Место для души. «Уралым», 2023, № 7 (89), 3нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]