Эрнст Сәетов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эрнст Сәетов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Эрнст Сәетов
ErnstSaitov.png
Туган телдә исем Эрнст Миңнеәхмәт улы Сәетов
Туган 2 июнь 1936(1936-06-02)
Уфа
Үлгән 4 март 2004(2004-03-04) (67 яшь)
Уфа
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Һөнәре рәссам
Бүләк һәм мөкәфәтләре Г. Сәләм премиясе (1974)

Эрнст Сәетов (Эрнст Миңнеәхмәт улы Сәетов) — рәссам, Русиянең атказанган (1999), БАССР халык (1990) рәссамы.[1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Уңыш җыелган» (офорт). 1974

1936 елның 2 июнендә Уфада туган.

19431949 елларда БАССР Воскресенский районы  (хәзерге Ишембай районы) Юлдаш авылында яши.

19491953 елларда Эрнст Сәетов Совет Армиясенең Уфа хәрби-музыка өйрәнчекләре мәктәбендә укый, 1962-1968 елларда Бөтенрусия сәнгать академиясендә (И.Е. Репин исемендәге  Ленинград сынлы сәнгать, скульптура һәм мигъмарият институты) графика факультетында укый (В.М. Звонцов, А.Ф. Пахомов, В.А. Ветрогонский остаханәләре)[2]. Диплом эше: сәнәгать темасына офортлар — «Башкортстан — кара май республикасы». Җәйге практикасын нефть промыселларында үткәрә. Алга таба графикада сурәтләгән темалары: авыл  — «Авылда» (В деревне) (1968), табигать — «Атлар» (Лошади), «Башкорт ызбасында» (В башкирской избе), «Печән өстеннән кайту» (С сенокоса), «Беренче дәрес» (Первый урок), «Башкортстан. 30 нчы еллар», «Кыш»(Зима), «Кымыз»(Кумыс), «Салам җыйганда» (На уборке соломы) ([[1972]]).

1968 елдан  Уфада яши. Офорт, литография, линогравюра, акварель, рәсем һәм китап графикасы һәм иллюстрациясе техникасында эшли.

Озак еллар Сәетов Уфа сәнгать укуханәсе сәнгать бүлегендә  һәм Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясенең сынлы сәнгать факультетында рәсем һәм композиция укыта, сынлы сәнгать кафедрасы мөдире, профессор була. 

Э.М. Сәетов 19801985 елларда БАССР рәссамнар берлеге рәисе, 19811986  елларда һәм  1996 елда — РСФСР рәссамнар берлеге идарәсе сәркатибе була. Башкортстан АССРның Г. Сәләм премиясе лауреаты. 1995 елдан «Артыш» иҗади берлеге әгъзасы.

Әсәрләре М.В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеенда [[(Уфа]]), Ырынбур өлкә сынлы сәнгать музеенда, В.И. Суриков исемендәге Красноярск сәнгать музеенда, Каракалпакстан дәүләт сәнгать музеендә (Нөкес), Магниттау картиналар галереясендә саклана. 

Әсәрләре [үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • В деревне, офорт, 1968.
  • Лошади, офорт, 1968[3].
  • В башкирской избе, офорт, 1968.
  • Женщины на прополке, офорт, 1968.
  • С сенокоса, офорт, 1969.
  • Первый урок, офорт, 1970.
  • Башкирия, 30-е годы. Первый трактор, офорт, 1970.
  • Кумысницы, офорт, 1972.
  • Уборка соломы, офорт 1972.
  • Хлеб убран, офорт, 1974.
  • Пастух, офорт, 1974.
  • Сумерки, офорт, 1974.
  • Весенние заботы, офорт, 1974.
  • Черемуха, офорт, 1974.
  • Уборка сена, офорт, 1974.
  • Башкирия, 40-е годы. Сбор колосьев, офорт, 1975.
  • Башкирия, 40-е годы. Женщины, офорт, 1975.
  • Обед в поле, офорт, 1977.
  • Караидельские лесосплавщики, офорт, 1977.
  • Пастушок, офорт, 1977.
  • В лесном краю, офорт, 1977.
  • Ферма в горах, офорт, 1977.


Күргәзмәләре [үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Республика күргәзмәләре: Уфа1969 елдан башлап (1976 елда катнашмый).
  • Зона күргәзмәләре:  «Урал социалистический»: Чиләбе, 1969; Уфа, 1974.
  • БАССР рәссамнары әсәрләре декадасы: Мәскәү, Ленинград, 1969.
  • Каракалпакстанда БАССР көннәрендә башкорт рәссамнары күргәзмәсе. Нөкес, 1976.
  • Ленинның тууына 100 ел тулуга карата Сембердә БАССР рәссамнары күргәзмәсе, Сембер, 1970.
  • 3 зона рәссамнары күргәзмәсе. Мәскәү, 1971.
  • Автономияле республикалар рәссамнары күргәзмәсе, Мәскәү, 1971.
  • Бөтенрусия сәнгать күргәзмәсе: «Слава труду», Мәскәү, 1976.
  • Алманиядә БАССР рәссамнары күргәзмәсе. Галле (Алмания),  1975 һ. б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре [үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәкертләре [үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Наил Байбурин, Фәйзрахман Исмәгыйлов, Зөфәр Гаянов, Сергей Игнатенко, Ринат Харисов, Михаил Копьёв, Илдар Бикбулатов, Җәлил Сөләйманов, Әмир Мәҗитов.

Әдәбият [үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Белешмәлек «Художники Советской Башкирии». Автор-төзүче Э. П. Фенина, Башкортстан китап нәшрияты , Уфа, 1979.
  • БСЭ, т. 3, раздел «Башкирская АССР». «Советская энциклопедия», Мәскәү, 1970.
  • Г. С. Кушнеровская: Изобразительное искусство Башкирской АССР. «Советский художник», Мәскәү, 1974.
  • Җыентык «Изобразительное искусство автономных республик РСФСР». «Художник РСФСР», Ленинград, 1973.
  • «Искусство автономных республик Российской Федерации». «Аврора», Ленинград, 1973.
  • «Художники Ленину».  «Советский художник», Мәскәү, 1972.
  • «Урал, Себер, Ерак Көнчыгыш», альбом.  «Художник РСФСР», Ленинград, 1974.
  • Журнал «Художник», 1976, № 3. Репродукция.
  • Журнал «Художник», 1976, № 11. Репродукция.
  • Күргәзмәләр каталоглары.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]