Азат Абдуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Азат Абдуллин latin yazuında])
Азат Абдуллин

Азат Абдуллин
Тугач бирелгән исеме: Азат Хаммат улы Абдуллин
Туу датасы: 26 июнь 1931(1931-06-26)
Туу урыны: СССР, РСФСР, БАССР, Зиянчура районы, Башкорт Үргене
Үлем датасы: 11 ноябрь 2023(2023-11-11) (92 яшь)
Үлем урыны: РФ, Мәскәү
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: драматургия
Юнәлеш: драма
Иҗат итү теле: рус теле
Дебют: «Онытма мине, кояш!» (1963)
Бүләкләр: «Хөрмәт Билгесе» ордены (1984)

Азат Абдуллин, Азат Хаммат улы Абдуллин (1931 елның 26 июне, СССР, РСФСР, БАССР Зиянчура районы, Башкорт Үргене2023 елның 11 ноябре, РФ, Мәскәү) ― язучы, драматург. БР халык язучысы (2014).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1931 елның 26 июнендә БАССР Зиянчура районы Башкорт Үргене авылында туган.

Урта мәктәпне (1947), Уфа педагогия институтын (1953), Мәскәүдә Максим Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институтының аспирантурасын (1956) тәмамлый.

Урта мәктәптән соң ике ел мәктәптә пионер әйдәүчесе, укытучы булып эшли. Аспирантура бетереп, Уфага кайткач, дәүләт университетында (1957-1958) укыта. Соңыннан Мәскәүгә китеп, һөнәри язучы булып китә.[1]. ССРБ язучылар берлеге әгзасы (1968)

Вафаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2023 елның 11 ноябрендә 92 яшендә Мәскәүдә вафат[2] Үзен Мәскәүдә Востряков зиратында җирләргә васыять иткән[3].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рус шагыйре Сергей Чекмаревның тормышын һәм иҗатын өйрәнеп, «Онытма мине, кояш!» (Не забывай меня, солнце!) пьесасын (1963) яза. Заманыннан алда баручы кеше фаҗигасенә багышланган «Унөченче рәис» (Тринадцатый председатель) (1979) пьесасы мораль-этик проблеманы кыю куюы белән режиссёрларның игътибарын тарта, беренче тапкыр Мәскәүдә Евг. Вахтангов театрында уйнала, аннан соң пьеса Алма-Ата, Фрунзе, Уфа, Казан, Свердловск, Воронеж һәм чит ил сәхнәләрендә (барлыгы 35 илдә) уңыш белән бара. «Соңгы узаман» (Последний патриарх)(вариант: Сагыш елгасы) пьесасы (1985) аның дәвамы булып тора.

Проза өлкәсендә «Ак сөт» (Белое молоко), «Кызыл чык» (Красная роса) повестьларын язды.

2004 елда Р. Нуриевка багышлап, «Раббым бакчасы» (Нездешний сад) пьесасын язды.[4]

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Онытма мине, кояш! (Не забывай меня, солнце!) (М, 1973)(рус.)
  • Онытма мине, кояш! (1974, пьеса; 1976, повесть)(башк.)театрда уйналды (реж. Ш.Мортазина)
  • Ак сөт (Белое молоко) (М,1976)(рус.)
  • Кызыл чык (Красная роса) (М,1979)(рус.)
  • Унөченче рәис (Тринадцатый председатель) (М,1981)(рус.)
  • Унөченче рәис(1984)(башк.)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Р. Атнагулов. Сәйләннәрем төсле-төсле. Уфа, 2007.
  • Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)
  • Башкорт драматургиясе антологиясе. 2нче китап. Уфа, 1984. (башк.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә
башка чыганаклар