Галим Хисамов
Галим Хисамов Ғәлим Хисамов | |
---|---|
Туган телдә исем | Галим Әфзал улы Хисамов |
Туган | 25 апрель 1949 (75 яшь) БАССР Куергазы районы Кинҗәбай авылы |
Милләт | башкорт |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Һөнәре | язучы |
Бүләк һәм премияләре | (2014) |
Галим Хисамов (Галим Әфзал улы Хисамов, баш. Ғәлим Афзал улы Хисамов) – язучы, журналист, дәүләт эшлеклесе, З. Биишева (2010), Ш. Ходайбирдин (Куергазы районы, 2006) һәм С. Юлаев (2014) исемендәге премияләр лауреаты. БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1993). Халыкара төрки академия академигы. ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1988).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1949 елның 25 апрелендә БАССР Куергазы районы Кинҗәбай авылында туган. Урта мәктәпне (1966), Уфада дәүләт университетын (1974), Свердлауда югары фирка мәктәбен (1982) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1966 Урта мәктәпне тәмамлагач, Павловка сигезьеллык мәктәбендә укыта.
- 1967 Салават нефтехимкомбинатында оператор.
- 1968-1969 Күмертау шәһәре «Путь Ильича» газетасында хәбәрче.
- 1969-1970 БДУ студенты.
- 1974-1980 «Башкортстан» газетасы үз хәбәрчесе.
- 1982-1990 КПСС өлкә комитетында инструктор, бүлекчә мөдире, бүлек мөдире урынбасары булып эшли, матбугат чаралары эшчәнлеген күзәтә.
- 1990 «Агыйдел» журналы баш мөхәррире урынбасары.
- 1991 «Наш путь» (Мәчетле районы) газетасы мөхәррире.
- 1992-1994 «Китап» нәшрияты җитәкчесе.
- 1994-1998 Башкортстан мәдәният һәм гаммәви мәгълүмат министры.
- 1998-1999 «Башкортстан» газетасы мөхәррире.
- 1999 «Курьер» (Уфа) газетасы баш мөхәррире.
- РФ сострахфонды регион бүлекчәсе эш башкаручысы.
- 2004-2007 БР Дәүләт җыелышы-корылтае сәркатибәте бүлекчә мөдире, баш киңәшче.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1983 елда беренче китабы — балалар өчен «Аюхан маҗаралары» хикәяләр китабы чыга. Проза һәм документалистика жанрында иҗат итә. Башкорт әдәбиятында сәяси детектив жанрын ачучы буларак таныла: «Шаһидә» (2007), «Унтугызынчы» (2003), «Ике икс һәм игрек» (2006), «Шерлок Холмс елый» (1989). Халык язмышына багышланган «Тәфтиләү» (1999), «Тамып та гына кала каннары» (1993), «Өн һәм сан», «Актамыр» (1993) әсәрләре киң билгеле. «Парламентаризм в Башкортостане» (2005), «Шәһит Ходайбирдин» (2006), «Ислам в Башкортостане» (2009) документаль фильмнары ( реж. А.А. Нурмөхәммәтов) сценарий авторы. «Ахура Мазда» тарихи романы христиан дине калыкканчы булган халыкара бәйләнешләрне бәян итә. Коръәннең башкортчага тәрҗемәсен чыгаруда хезмәте бар.[1].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1993).
- Зәйнәп Биишева премиясе (2010).
- Шәһит Ходайбирдин премиясе (Куергазы районы) (2006) – «Шәһит Ходайбирдин» җыентыгын нәшер итүдәге хезмәте өчен.[2]
- Салават Юлаев премиясе (2014) – «Өн һәм сан», «Актамыр» (1993) романнары өчен[3]
- 2024 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Башкортстан)[4]