Конъюнктива

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Конъюнктива latin yazuında])
Конъюнктива
Артериаль чыганак lacrimal artery[d]
Веноз дренаж conjunctival veins[d]
NCI Thesaurus идентификаторы C12341
 Конъюнктива Викиҗыентыкта
1. күз агы 2. тамырлы катлау 3. Шлемм каналы 4. төсле катлау тамыры 5. мөгезкатлау 6. төсле катлау 7. күз карасы 8. күзнең алгы камерасы 9. күзнең арткы камерасы 10. керфексыман өлеш 11. күз ясмыгы 12. пыяласыман җисем 13. челтәркатлау 14. күрү нервы 15. зонуляр җепселләр
Конъюнктиваның кан тамырлары
Конъюнктива кызаруы

Конъюнктива, яки тоташтыргыч тышча (лат. Conjunctiva) — күз алмасын тыштан һәм кабакларның арткы өслеген каплаучы юка үтә күренмәле тоташтыргыч лайлалы катлавы.

Конъюнктиваның төп функциясе булып күзне юешләндергән һәм сөрткән яшь сыекчасының лайлалы һәм сыек өлешен эшләп чыгару. Кабак кырые буенча тире белән чикләшә, арткы өслегендә мөгезматдә эпителиена дәвам итә. Анда өстәмә яшь яки конъюктива бизләре бар. Кешедә аның калынлыгы 0,05-1 мм, бер күзнең мәйданы 16 кв.см.

Анатомия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Килеп чыгышы: күп катламлы цилиндрик эпителий.

Ул кабаклар (өске һәм аскысы) кырыенда башлана һәм күз алмасына янәшә булган кабакның арткы өслегенә күчә. Конъюнктиваның бу өлеше кабак конъюнктивасы (tunica conjunctiva palpebrarum) дип атала. Өске кабакның конъюнктива күчеше йомшак сөлге сыман эшли һәм аны йомганда яшь сыекчасын мөгезматдә буенча, аңа зыян китермичә, тарата. Күз куышлыгы эчендә конъюнктива юнәлешен үзгәртә һәм күз алмасының алгы өслегенә мөгезматдә юнәлешенә, күз агы белән җиңел тоташып, күчә. Бу өлеше күз алмасы конъюнктивасы (tunica conjunctiva bulbi) дип атала.

Ике конъюнктива өлеше белән чикләнгән аралык конъюнктива капчыгы (saccus conjunctivae) дип атала. Күз куышлыгы эчендәге аның арткы өлеше конъюнктива гөмбәзе (fornix conjunctivae) дип атала. Өске һәм аскы кабакка туры китереп өске һәм аскы конъюнктива гөмбәзен аералар.

Күзнең медиаль (борын) почмагы конъюнктивасы өстәмә  җыерчык ясый, ул ярымай җыерчыгы яки өченче кабак дип атала. Кешедә ул бик кечкенә. Кайбер имезүчеләрдә ул шундый зур ки, хәтта күзне тулысынча каплый ала. Сөйрәлүчеләр, кошлар һәм акулаларда өченче кабак үтә күренмәле һәм күз алдында "саклык күзлекләр" сыйфатын үти ала.

Конъюнктивада өстәмә яшь бизләре бар. Күзнең медиаль почмагыннан конъюнктива яшь итенә (caruncula lacrimalis) чаклы калынайган. Монда ике яшь ноктасы (puncta lacrimalia) бар, алардан ике (өске һәм аскы) яшь каналчыгы башлана, алар яшь сыекчасын борын куышлыгына үткәрә.

Конъюнктива кан тамырларының ахыр тармаклары лимб янында челтәр ясап, мөгезматдәнең кан белән тәэмин ителешендә катнаша. Мөгезматдә ялкынсынганда челтәрдән тамырлар мөгезматдәгә үсеп керә һәм аның үтә күренмәлеген киметә ала.

Гистология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Мөгезләнмәүче эпителий 5 кат күзәнәкләрдән тора (рәс. 8.1). Кубсыман нигез күзәнәкләре өслеккә җитүче күпкырлы яссы күзәнкәләргә күчә. Эпителийда бокалсыман күзәнәкләр урнаша. Аларның саны аскы борын өлкәсе һәм гөмбәзләрдә күп, анда алар нигез күзәнәкләрнең 5-10% санын тәшкил итә ала.

2. Строма (substantia propria) мул кан тамырлы тоташтыргыч тукымадан тора. Өске бизле катлам туганнан соң якынча 3 ай дәвамында үсеш ала. Шуның белән яңа туган баланың конъюнктиваның фолликуляр җавабы булмау бәйле. Тирән, калынрак фиброзлы катлам тарзаль тәлинкәләр белән бәйле. Строма калынлыгында өстәмә Краузе һәм Вольфринг яшь бизләре ята.

Клиника өчен әһәмияте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Конъюнктива барлык гомуми клиник тикшеренүләрдә дә карала. Ул юка, кан белән яхшы тәэмин ителә һәм пигментсыз; кайвакыт конъюнктива халәте буенча кайбер кандагы үзгәрешләрне ачыклап була. Мәсәлән, сары авыруында лайлалы катлау сары, анемия, шоклы халәтләрдә — аксыл-фәгъфур төскә керә.

Конъюнктива ялкынсынуы конъюнктивит дип атала. Ул урынлы ярсытудан (мәсәлән чит җисем эләккәндә) яки инфекцион уятучылардан һәм шулай ук гомуми инфекцион авырулардан (мәсәлән кызамыктан) килеп чыга.

Аерым конъюнктива фолликуллары ялкынсыну барышында җитәрлек зурая ала һәм мөгезматдәне наждак кәгазе кебек зарарлый ала.

Конюнктиваль капиллярлардан кан агу гипосфагма дип атала.

Конъюнктива ялкынсыну билгеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Конъюнктиваның клиник яктан мөһим ялкынсыну билгеләре булып бүлендек һәм элпәләр, шулай ук конъюнктиваль җавап һәм бергә булган кератопатия һәм лимфаденопатия тора.

Симптомнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үзенчәлекле булмаган симптомнар — яшь түгелү, ярсыту, чәнчеп алу һәм кыздыру хисе. Кычыту аллергия конъюнктивиты билгесе булып тора, ләкин азрак ихтималлык белән блефарит һәм «коры» күз синдромында барлыкка килә ала. Барышка мөгезкатлау кушылганда авырту, күз чагылу һәм чит җисем тойгысы барлыкка килә ала.

Бүлендек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Сулы бүлендек сүлле экссудат һәм яшь сыекчасыннан тора. Ул кискен вируслы һәм аллергия конъюнктивитларында була.

2. Лайлалы бүлендек хроник аллергия конъюнктивитына һәм «коры» күз синдромына хас.

3. Лайлалы-үлекле бүлендек кискен бактериаль һәм хламидияле инфекцияләрдә күренә.

4. Үлекле бүлендек гонококклы инфекцияләргә хас.

NB Авырулар карау алдыннан артык бүлендекне еш сөртеп ала.

Конъюнктиваль җавап[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Конъюнктиваль инъекция (таралган, ачык кызыл, лимбтан ераклашканда киеренкелеге арта) чирнең бактериаль этиологиясен күрсәтә (рәс. 8.2а).

2. Геморрагик конъюнктивит гадәттә вируслы инфекцияләрдә очрый, әмма кайбер очракта, мәсәлән, S. pneumoniae, H. influenzae һәм N. meningitidis чыгарган бактериаль инфекцияләрдә кушыла ала (рәс. 8.2б).

3. Хемоз конъюнктиваның кискен ялкынсынуында очрый, бу очракта ярым ачык шешү барлыкка килә, ул ябык кабаклардан чыгарга мөмкин (рәс. 8.2в). Гадәттә кискен хемоз гиперсизгерлек, ә хроник - орбиталь агып китү бозылу турында аңлата.

4. Элпәләр

а) псевдомембраналар ялкынсынган конъюнктива эпителиена ябышкан оеган экссудаттан тора, җиңел алыналар, эпителий җавапсыз кала (рәс. 8.2г);

б) чын мембраналар конъюнктива эпителиеның өске катламнарын инфильтрациялый. Аларны алып ату омтылышы эпителий зарарлануына һәм кан агуга китерә ала;

в) сәбәпләре:

- авыр аденовируслы конъюнктивит;

- гонококклы конъюнктивит;

- фиброзлы конъюнктивит

- кискен Стивенс-Джонсон синдромы;

- бактериаль инфекция (Streptococcus spp., Corynebacterium diphtheriae).

NB Чын мембраналар һәм псевдомембраналар арасында аерма сирәк кенә клиник яктан мөһим була; ике очракта да нәтиҗәсе җөйләнү була ала.

5. Инфильтрация хроник ялкынсыну өлкәсендә үзара йогынты ясаудан гыйбарәт һәм гадәттә имчәкле җавап белән бергә була. Инфильтрация гадәти торзаль тамырларның җентеклеге, аеруча өске кабакның, югалу белән сыйфатлана (рәс. 8. 2д).

6. Субконъюнктиваль җөйләнү трахома һәм җөйләүче конъюнктивитта барлыкка килә ала (рәс. 8. 2е). Авыр җөйләнү бокалсыман күзәнәкләр югалу сәбәбе һәм кабакның җөйләнеп бөгелү барлыкка килү сәбәбе була ала.

7. Фолликуляр җавап

а) билгеләре.Күпсанлы, аерым, бераз кабарынкы сары төстәге ясалулар, бигрәк тә гөмбәзләрдә чагыла (рәс. 8. 3a). Ясалулар зурлыгы чирнең авырлыгы һәм дәвамлыгы белән бәйле. Нормада тамырлар фолликуллар өслегеннән уза һәм алар зурайган саен перифериягә күчә;

б) гистология үзәктә җитешмәгән һәм перифериядә җитешкән лимфоцитар күзәнәкләр урнашкан субэпителиаль урыннар ачыклый (рәс. 8. 3б);

в) сәбәпләре:

- вируслы конъюнктивитлар;

- хламидияле конъюнктивитлар;

- күз-бизле Парино синдромы;

- урынлы кулланылган даруларга гиперсизгерлек. NB Нормада балаларда зур булмаган фолликулларны (фолликулез) күреп була, алар олыларның гөмбәздә һәм өске тарзаль тәлинкәләр кырыенда урнашкан фолликулларга туры килә.

7. Имчәкле җавап

a) билгеләре Имчәкләр кабак һәм лимб конъюнктивасында гына үсеш ала, анда алар тирәнрәк фиброзлы катламнарга тоташа:

- микроимчәкләр кан тамырларыннан ясалган, кабарынкы кызыл таплардан торган мозаика сыман структура барлыкка китерә;

- макроимчәкләр (< 1 мм) (рәс. 8. 3в) һәм гаять зур имчәкләр ( > 1 мм) хроник ялкынсыну нәтиҗәсендә үсеш ала;

- флюоресцеин белән апикаль буялуы яки гаять зур имчәкләр арасында лайла булу чирнең активлыгы турында аңлата;

- лимбаль имчәкләр желатин сыман төзелешле. Хроник аллергия конъюнктивитларында мөгезкатлау очында Trantas таплары барлыкка килә ала;

б) гистология ялкынсыну күзәнәкләре белән субэпителиаль строма инфильтрациясе һәм фибротамырлы төш белән гиперпластик конъюнктива эпителие җыерчыклары ачыклый (рәс. 8. 3г). Соңгы стадияләрдә үзгәрешләргә өске строма гиолинизациясе, җөйләнү һәм бокалсыман күзәнәкләр булган крипталар ясалу керә;

в) сәбәпләре:

- хроник блефарит;

- аллергия конъюнктивиты;

- бактериаль конъюнктивит;

- ялганма линзалар киеп йөрү;

- өске лимбаль конъюнктивит;

- атонияле кабак синдромы.

NB Яшь ите мөгезләнүе — еш очрый торган лайлалы мембраналы пемфигоидның беренче билгесе.

Лимфаденопатия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лимфаденопатия билгеләре булып вируслы, хламидияле, гонококклы инфекцияләр һәм күз-бизле Парино синдромы була ала.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Синельников Р. Д., Синельников. Я. Р Атлас анатомии кеше 4 томда. Т. 3. — М.: Медицина, 1996. — ISBN 5-225-02723-7

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.