Олег Газманов
Олег Газманов | |
Олег Газманов. 2010 ел | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме |
Олег Михайлович Газманов |
Туу көне | |
Туу урыны |
Калиниград өлкәсе, Гусев шәһәре |
Эшчәнлек еллары |
1991— |
Дәүләтләр | |
Һөнәрләр |
музыкант, композитор, продюсер |
Моң |
поп, поп-рок |
Кораллар |
гитара |
Жанрлар |
җыр, баллада |
Коллективлар |
«Эскадрон» ВИА |
Лейбллар | |
Бүләкләр | |
http://www.gazmanov.ru/ | |
Милләт | |
IMDb |
Олег Газманов, Олег Михаил улы Газманов, рус. Газманов Олег Михайлович (22.07.1951) — совет һәм рус эстрада җырчысы, композитор, шагыйрь, продюсер, режиссер, РФ атказанган (1995) һәм халык (2002) артисты, техник фәннәр кандидаты, спорт гимнастикасы буенча спорт мастерлыгына кандидат.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1951 елның 22 июлендә Калининград өлкәсе Гусев шәһәрендә туган. Әтисе — һөнәри хәрби, майор Михаил Семен улы Газманов, милләте — татар, әнисе — Зинаида Абрам кызы (1920-2006), хәрби госпиталь табиб-кардиологы, милләте — яһүд[1].
Калининград шәһәренең 8 нче санлы урта мәктәбен, «суыткыч һәм компрессор машиналар һәм җайланмалар» белгечлеге буенча Калиниград югары инженер диңгез укуханәсен (рус. КВИМУ) (1973), «гитара» сыйныфы буенча Калининград музыка укуханәсен (1981) тәмамлаган.
КВИМУ тәмамлагач, әлеге уку йортында укыта, фән белән шөгыльләнә башлый.
Музыка укуханәсен тәмамлагач, «Калиниград» ресторанында, «Атлантик» һәм «Виза», соңрак «Синяя птица», «Галактика» ансамбльләрендә җырлый. 1998 елда үзенең «Эскадрон» ансамблен оештыра.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Беренче башкарган җыры — «Ак кар» (Белый снег) (1969).
Олег Газмановка, композитор буларак, дан-шөһрәтне улы Родион башкаруындагы «Люси» җыры (1988) китерә. Әлеге җыр Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, соңыннан РФ эстрадасында заманча балалар популяр музыкасы юнәлеше башлануга юл ача. Олег Газманов язган җырларны Валерий Леонтьев, Маша Распутина, кече Владимир Пресняков һ.б. үз репертуарына ала.
Ялгыз җырчы буларак, карьерасы 1989 елда «Эскадрон» җыры белән башлана. Әлеге җыр һәм аннан соң язган биш җыры белән хит-парадларның беренче өчлегенә керә.
1992 елда Монте-Карлога The World Music Awards еллык тантанасына Best selling russian artist of the year (Елның иң яхшы сатылучы россияле иҗатчысы) буларак чакырыла. «Эскадрон» альбомы Европа илләрендә һәм Канадада уңышлы сатыла.
1989 елдан башлап, «Ел җыры» (Песня года) телефестивалендә катнашып килә һәм лауреат исеме ала.
Олег Газмановның башкару стиле үзенчәлеге — халык фольклоры традицияләрен заманча поп- һәм рок-музыка белән бәйли белүдә [2].
7 мәртәбә «Овация» милли премиясе лауреаты була:
- 1992 «Ел шлягеры» («Морячка» җыры белән), «Поп музыка солисты» номинацияләрендә.
- 1993-1994 «Иң яхшы җыр язучы шагыйрь» номинациясендә.
- 1996-1997 «популяр музыкада ватандарлык юнәлешен үстергән өчен».
4 мәртәбә «Алтын граммофон» премиясенә лаек була (1996, 1999, 2003, 2010).
Дискография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
|
|
Видеоклиплар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
|
|
Тәнкыйть
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мин, гомумән, аның кремль-паркет иҗатын яратмыйм. Беркайчан да сәнгатьтә официант булып йөргәннәрне хөрмәт итмәдем[3] |
- 2014 Латвиягә керү тыелган шәхес итеп игълан ителә.
- 2015 Украинага керү тыелган шәхес итеп игълан ителә.
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- I хатыны — Ирина (1951), улы Родион (1981), җырчы
- II хатыны — Мария Мавроди (1969), кызы Марианна (2003)
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1995 РФ атказанган артисты
- 2001 РФ халык артисты
- 2006 Хөрмәт ордены (РФ)
- 2012 IV дәрәҗә Ватан алдындагы казанышлары өчен ордены
- 2013 Калининград шәһәренең шәрәфле ватандашы
- 2013 Сарытау шәһәренең шәрәфле ватандашы
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- О. Газмановның шәхси сайты 2013 елның 24 гыйнвар көнендә архивланган.
- О. Газманов «Чикләрсез татарлар» сайтында 2016 елның 10 август көнендә архивланган.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Калининград яһүд оешмасы, archived from the original on 2015-02-06, retrieved 2016-03-05
- ↑ Знаменитости
- ↑ Шевчук Газманов турында «Знаменитости» сайтында
- 22 июль көнне туганнар
- 1951 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Калиниград өлкәсендә туганнар
- 4 дәрәҗә Ватан алдында казанышлары өчен ордены кавалерлары
- Россиянең халык артистлары
- Калининград музыка укуханәсен тәмамлаучылар
- Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе җырчылары
- Россия җырчылары
- Техник фәннәр кандидатлары
- Бердәм Россия фиркасе әгъзалары