Әгъзам Вәлиев
Әгъзам Вәлиев | |
---|---|
Туу датасы | 10 апрель 1919 |
Туу урыны | Казан губернасы Чистай өязе, Каргалы авылы |
Үлем датасы | 31 декабрь 1986 (67 яшь) |
Үлем урыны | Архангельск |
Иялек | РСФСР→ ССРБ |
Гаскәр төре | авиация |
Дәрәҗә | |
Җитәкчелек иткән | эскадрилья |
Бүләкләр һәм премияләр | |
Истигъфада | 1971 |
Әгъзам Вәлиев, Әгъзам Җиһанша улы Вәлиев, рус. Валеев Агзам Зиганшевич (1919 елның 10 апреле, Казан губернасы, Чистай өязе, Каргалы – 1986 елның 31 декабре, Архангельск) — очучы, Бөек Ватан сугышында эскадрилья командиры, майор. Советлар Берлеге Каһарманы (15.05.1946).
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1919 елның 10 апрелендә Казан губернасы Чистай өязе (хәзерге Чистай районы) Каргалы авылында эшче гаиләсендә туган. Фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбен тәмамлый. 1937 елдан Ташкәнттә. Заводта слесарь булып эшли. Шунда ук аэроклубта шөгыльләнә. 1938 елдан Кызыл гаскәрдә хәрби хезмәттә. Чкалов шәһәрендә (хәзерге Ырынбур) хәрби очучылар укуханәсен тәмамлаган (1940).
Бөек Ватан сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1941 елның июненнән фронтларда: Төньяк-көнбатыш, Көнбатыш, Брянск, 1нче һәм 2нче Украина фронтларында сугышларда катнаша. Мәскәүне саклау һәм һөҗүмгә күчү операцияләрендә И-15 һәм И-153 истребительләрендә очышлар ясый. 2нче Украина фронтының 5нче һава армиясе 5нче штурмлаучы авиация корпусы 331нче авиация истребительләре дивизиясе 179нчы авиация истребительләре полкында эскадрилья командиры булып хезмәт итә. Майор Ә. Вәлиев 501 мәртәбә һавага күтәрелгән (И-16, 153, Харрикейн, Як-1, Як-7, Як-9 хәрби очкычларында), 25 һава сугышында катнашкан, 4 дошман очкычын үзе бәреп төшергән, 3 очкычны күмәк рәвештә бәреп төшергәннәр. Украинаны, Румынияне, Молдавияне, Маҗарстанны, Австрияне, Чехословакияне азат итәүдә катнаша.
Сугыштан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1946 елның 15 маенда Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелгән.
Очучы офицерларның югары тактика мәктәбен (1945), Хәрби һава академиясен (1952) тәмамлаган.
Полковник дәрәҗәсендә отставкага чыккан (1971)[1].
Чистайда, Архангельскида торган. 1986 елның 31 декабрендә вафат.
Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Чистай шәһәре урамына исеме бирелгән.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Советлар Берлеге Каһарманы (15.05.1946).
- Ленин ордены (15.05.1946)
- Өч Кызыл Байрак ордены (7.06.1944; 14.01.1945; 13.06.1945)
- Ике Кызыл Йолдыз ордены (18.04.1942;?)
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (11.03.1985)
- Александр Невский ордены (18.08.1944)
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
- Татарская энциклопедия. В 6 т. Т.1 (А-В). Казань, 2002.
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Березняк Н.Г. Герои Советского Союза – узбекистанцы, Ташкент, 1984.
- Джураев Т.Д. Верные сыны Родины. Ташкент, 1964.
- Советлар Союзы Геройлары – якташларыбыз. Казан, 1990.
- Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Әлифба буенча шәхесләр
- 10 апрель көнне туганнар
- 1919 елда туганнар
- Чистай районында туганнар
- 31 декабрь көнне вафатлар
- 1986 елда вафатлар
- Архангельскида вафатлар
- ССРБ хәрби очучылары
- Полковниклар (ССРБ)
- Советлар Берлеге Каһарманнары
- Ленин ордены кавалерлары
- Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары
- Кызыл Байрак ордены кавалерлары
- Бөек Ватан сугышында катнашучылар
- Хәрби һава академиясен тәмамлаучылар
- Татарстан Советлар Берлеге Каһарманнары
- Бөек Ватан сугышы очучылары