Айрат Хәмитов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Айрат Хәмитов latin yazuında])
Айрат Хәмитов
Туган телдә исем Айрат Ринат улы Хәмитов
Туган 2 март 1971(1971-03-02) (53 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре биюче, сәнгать җитәкчесе, педагог
Җефет Ләйсән Рәшит кызы
Балалар ике кызы
Бүләк һәм премияләре ТР халык артистыРФ атказанган артисты - 2021

Айрат Хәмитов, Айрат Ринат улы Хәмитов (Айрат Ринатович Хаметов, 1971 елның 2 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) – биюче, педагог, 2005 елдан Татарстан Республикасының Халыклар дуслыгы орденлы дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе. Татарстан Республикасының халык, Россия Федерациясенең атказанган (2021) артисты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1971 елның 2 мартында Казанда туган. Әти-әнисе чыгышлары белән Әтнә районыннан. Балачагы Әтнә районында узган. Мәктәптән соң Казанга килә, һәм 14 яшендә аны Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә алалар (балигъ булмаганлыктан, ТАССР Министрлар Кабинетында ансамбльдә эшләргә рәсми рөхсәт бирәләр). Гап-гади биючедән ансамбль җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелгән кеше[1]. Армиядә хезмәтне хәрби ансамбльдә үткән. Хореография белеме алу өчен, армиядән соң, Мәскәүгә, Россия театр сәнгате институна укырга китә.

Россия театр сәнгате институты – ГИТИСны һәм Казан дәүләт мәдәният институтын «хореография режиссурасы» белгечлеге буенча тәмамлаган. 20 елга якын (35 яшенә кадәр) ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә балет артисты булган[2]. 2005 елда ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнә (2000―2005 елларда сәнгать җитәкчесе булып эшләгән ТР атказанган артисты Ренат Сөләйман улы Вәлиев урынына)[2]. 2008―2012 елларда «ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә ярдәм итү һәм үстерү төбәк хәйрия фонды» иҗтимагый фондын җитәкләгән [3].

Айрат Ринат улы 1982 елда Лима Кустабаева оештырган «Юлдаш» бию студиясе белән җитәкчелек итә, хореографик, музыкаль училищелар белән тыгыз элемтәдә тора, алар белән хезмәттәшлек итә. Ул кайда талантлы укытучылар, яшьләр барлыгын яхшы белә. Уку йортларының чыгарылыш имтиханнарына барып, яшьләр белән аралаша, таныша. Шуңа күрә талантлы яшьләр ул җитәкчелек иткән ансамбльгә килеп тора. Еш кына коллективның уртак иҗади эшчәнлегенә Россия Федерациясендә киң танылган балетмейстер, куючы режиссер, рәссам, композиторларны җәлеп итә[4].

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең концерт программалары, проектлары (алар арасында «Изге бакча», «Татар туе» һ.б.) авторы һәм режиссеры гына түгел, ә Татарстанда, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә күп кенә хөкүмәт чаралары режиссеры, мәсәлән, Мәскәүдә, Казакъстанда, Үзбәкстанда, Кыргызстанда, Беларусиядә, Төркиядә «Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре», шулай ук Россия төбәкләрендә федераль Сабантуйлар режиссеры[5].

Казан дәүләт мәдәният институтының хореография сәнгате факультетының халык биюе кафедрасы мөдире булып эшләгән, профессор[6].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәхси тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Ләйсән Рәшит кызы (Мостафина, 1973 елгы) ― ТР халык артисты, Казан дәүләт мәдәният институтының хореография сәнгате кафедрасы доценты, ансамбльдә педагог-репетитор. Олы кызларының 3 баласы бар. Кече кызлары хореография училищесын тәмамлаган, ансамбльдә бии[5].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]