Борис Самосюк

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Борис Самосюк latin yazuında])
Борис Самосюк
Туган 29 сентябрь 1957(1957-09-29) (66 яшь)
Башкортстан, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты
Һөнәре рәссам

Самосюк Борис Алексеевич (1957 ел, Уфа) — рәссам, Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы (2010). 1993 елдан Россия Федерациясе рәссамнар берлеге әгъзасы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Самосюк Борис Алексеевич 1957 елда Уфадаэшче гаиләсендә туган. Мәктәптән «Башкиргражданпроект»та эшли, армиядә хезмәт итә.

1984 елда Башкорт дәүләт педагогия институтының сәнгать-график факультетын тәмамлый.

1993 елдан Россия Федерациясе Рәссамнар берлеге әгъзасы. Сынлы сәнгать, графика (офорт: коры энә, уйдырып төшерелгән штрих, лавис; пластикада гравюра, пастель, акварель, катнаш техника), декоратив скульптура техникаларында эшли.

Борис Самосюкның эшләре М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеенда (Уфа), Заманча сәнгать музеенда (Мәскәү), Ростов өлкә сынлы сәнгать музеенда (Дондагы Ростов), Эрбет дәүләт сынлы сәнгать музеенда (Свердловск өлкәсе), Екатеринбург дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Чиләбе өлкә картиналар галереясында, Екатеринбург, Магнитогорск, Калининград, Краснодар, Маастрихт (Голландия) картиналар галереяларында, Россия, Украина, Франция, Израиль, Алмания, Голландия, Италия, Япония, Англия, Канаданың галерея һәм шәхси коллекцияләрендә, моннан тыш, Байненың (Франция) хәзерге заман сәнгать музеенда, Белград «Прогресс» сәнгать галереясында (Югославия), Риеки университетында (Хорватия) саклана.

Гаиләсе: хатыны, Ольга Самосюк (1958 ел, Уфа), Магнитогорск педагогия институтының сәнгать-график факультетын тәмамлаган, 1993 елдан Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, кызы, улы бар.

Эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Цветение сирени», «Улица Нагорная», "Ул. Лесная 2, «Сны о Пенджикенте», «Всадники», «Путешествие на Восток», «Похищение Европы», «Поединок», «Мегера», «Крыльцо», «Изображение 247-1», «Дорога к магазину», «Домик в лесу», «Весна 005», «Ангел Тьмы».

Күргәзмәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Самосюк Борис Алексеевич — 1983 елдан республика, төбәк, төбәкара, бөтенрусия, халыкара һәм чит ил күргәзмәләре катнашучысы.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы (2010).

Башкортстан Рәссамнар берлегенең басма графика буенча Урал триенналесының I һәм II дипломнары (1995, 1998).

III Республика конкурс-күргәзмәсенең дипломы, 2-урын (сынлы сәнгать) (2006).

III — халыкара биеннале графикасы дипломы, Санкт-Петербург (2006).

Башкортстан Республикасының Рәссамнар берлеге дипломы (2009).

Россия Федерациясе Рәссамнар берлегенең көмеш медале (2013)

Россия Федерациясе Рәссамнар берлегенең алтын медале (2014)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

http://hallart.ru/ourartists/olga-and-boris-samosiuk-artists-age-degeneration

http://isrageo.wordpress.com/2013/10/04/samosyuk/

https://web.archive.org/web/20140314085539/http://artoblaka.ru/house/samosyuk-boris-alekseevich-ufa/

http://likirussia.ru/content/view/678/88888951/

http://www.shrb.ru/painting/samosuk.htm

http://www.bizart.biz/artists/samosyuk-boris-alekseevich.html

Путешествие во времени. 2018 елның 27 ноябрь көнендә архивланган. Художник Борис Самосюк 2018 елның 27 ноябрь көнендә архивланган. и его картины на сайте ArtAgeLess.com(үле сылтама)