Динис Исламов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Динис Исламов latin yazuında])
Динис Исламов
Динис Исламов
Туган телдә исем Денис Фәтхи улы Исламов
Туган 15 декабрь 1921(1921-12-15)
Яңа Муса, Уфа өязе, Уфа губернасы
Үлгән 14 апрель 1973(1973-04-14) (51 яшь)
Уфа
Милләт татар
Ватандашлыгы РСФСРССРБ
Һөнәре язучы
Ата-ана
  • Фәтхи (әти)
Бүләк һәм премияләре Кызыл Байрак орденыКызыл Байрак орденыI дәрәҗә Ватан сугышы ордены
II дәрәҗә Ватан сугышы ордены Кызыл Йолдыз ордены

Динис Исламов (чын исеме Денис Фәтхи улы Исламов, баш. Динис Исламов, Денис Фәтхи улы Исламов) – язучы, журналист. Бөек Ватан сугышында катнашкан.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1921 елның 15 декабрендә Уфа губернасының Уфа өязе (хәзерге Башкортстанның Чишмә районы) Яңа Муса авылында туган. Иске Муса авылы мәктәбендә укыган.

1936 елдан башта Уфадагы «Востоксталь» металлургия рабфагында, аннары җидееллык мәктәпләр өчен тарих укытучылары әзерли торган курсларда укый. 1940 елда Куергазы районы (1965-1992 Күмертау районы) Таймас урта мәктәбендә эшли. Шуннан хәрби хезмәткә алына. Төньякта хезмәт иткәндә сугыш башлана.

Бөек Ватан сугышында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Архангельскдә хәрби инженерлар училищесын тәмамлый. 1942 елда фронтка эләгә. Рота командиры сыйфатында Донбасс өчен сугышта, Днепрны кичүдә, Одессаны, Беларусны, Польшаны азат итүдә катнаша. Җиңү көнен Берлинда каршылый. Ике тапкыр Кызыл Байрак ордены, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.[1]

1947 елда Уфада «Кызыл таң» газетасына эшкә урнаша. Икенче тапкыр армиягә чакырыла, аннан кайткач, янәдән «Кызыл таң», «Совет Башкортстаны»(1951-1955, өзеклек белән) газеталарында әдәби хезмәткәр, «Кызыл Байрак»Красное знамя») газетасында җавалы сәркатип булып эшли.[2]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1940 еллар ахырында очерклары һәм шигырьләре «Кызыл таң»да күренә башлый.

Д. Исламов сугышта чакта Дон буе станицаларының берсендә БАССР делегациясе белән килгән Баязит Бикбай белән очраша. Аның тәкъдиме белән, хәрби хезмәттән кайткач, фронт язмаларының кайберләрен «Октябрь» журналына җибәрә. 1947 елда «Агыйделдә боз китә», «Бригадир» исемле беренче шигырьләре (Б. Бикбай кереш сүзе белән) әлеге журналда басыла.

  • 1950 елдан проза төренә күчә. «Урак өсте» хикәясе «Гость из Кубани» исеме белән «Огонёк» журналында басылгач, прозаик булып таныла. Бер-бер артлы чыккан (башкортча, русча гына) «Беренче көн» (1953), «Кызлар» (1955), «Еллар һәм юллар» (1960), «Өч очрашу» (1964), «Чын күңелдән сөйләшү» (1967), «Зелов таулары» (1970), «Ага сулар» (1971) һ.б. китапларында повесть һәм хикәяләре тупланган. Әсәр каһарманнарының (бигрәк тә авыл яшьләренең) шәхси дөньясын тормыштан алынган конфликтлар, кырку вакыйгалар аркылы ачып бирә белү сәләте һәм әсәр төзелешенең җыйнаклыгы белән Д. Исламов иҗаты тиз арада популярлык казана. Д. Исламовның күп әсәрләренә «тәүбә итү» прозасында (рус. исповедальная проза) булган чалымнар хас.[3]
  • 1957-1958 елларда «Юмарт җир» дигән романын яза. Әсәрдә 1953 елгы фирка пленумыннан (сентябрь) соң авылдагы зур үзгәрешләр тасвирлана. «Юмарт җир» әсәрен В. Галимов «Куштирәк, яки Юмарт җир» исеме белән сәхнәләштерде. Пьеса Уфа театрында уңыш белән барды.[4]
  • «Мәскәү юлы» (1969) романында Бөек Ватан сугышының иң дәһшәтле башлангыч чорын сурәтли: Мәскәүне саклаган яугирләр өчен чигенүләр ачысын һәм беренче җиңүләр шатлыгын дөрес итеп күрсәтә. Әлеге романның дәвамы итеп уйланылган «Көньяк кояшы» (1973) романы, «Үткән гомер – аккан су» повесте тәмамланмыйча кала.[5]

1971 яки 1972 елда Исламов, башка татар әдипләре Әнгам Атнабаев, Әсгать Мирзаһитов, Нәҗип Асанбаев белән бергә, Башкортстан өлкә комитеты җитәкчесе Зыя Нуриев янына кереп, республикада татар телендә китаплар нәшер ителмәү мәсьәләсен күтәрәләр.[6]

Вафатыннан соң (1973) «Еллар тавышы» (Ә. Атнабаевның кереш сүзе белән) (1981) повестьлар җыентыгы, 2 томлык «Әсәрләре» (I томда - повестьлар, хикәяләр, 1986; II томда романнар, 1986) басылып чыкты.

1965 елдан ССРБ язучылар берлеге әгъзасы иде.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)

2. Утлы еллар авазы (җыентык, төзүчесе Г. Байбурин). Уфа. 1985. (башк.)

3. Җыр сафта кала (җыентык, төзүчесе С.Сафуанов). Уфа, 1961.(башк.)

4. Окопта язылган шигырьләр (җыентык, төзүчесе Г.Байбурин). Уфа, 1971.(башк.)

Сылтама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]