Зөһрә Акчурина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зөһрә Акчурина latin yazuında])
Зөһрә Акчурина
Туган телдә исем Биби-Зөһрә Әсфәндияр кызы Акчурина-Гаспринская
Туган 1862(1862)
Сембер губернасы Зөябаш авылы
Үлгән 13 апрель 1903(1903-04-13)
Таврия губернасы Бакчасарай
Күмү урыны Zıncırlı mädräsäse
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе байрагы Россия империясе
Һөнәре нәшир, журналист
Җефет Исмәгыйль Гаспралы
Балалар кызлары Шәфыйка, Нәгар
уллары Рифат, Хәйдәр, Мансур
Ата-ана
  • Әсфәндияр Курамша улы (1830-1904) (әти)
  • Фатыйма (әни)

Зөһрә Акчурина, Биби-Зөһрә Әсфәндияр кызы Гаспралы (Гаспринская) (кыз фамилиясе Акчурина, рус телендә тутырылган документларында: Зухра (Биби-Зегра) Асфандияровна Акчурина, 1862, РИ, Сембер губернасы, Зөябаш1903 елның 13 апреле, РИ, Кырым, Бакчасарай) — беренче татар хатын-кыз журналисты, «Тәрҗеман» газетасы нәширләренең берсе. Билгеле татар сәүдәгәрләре Акчуриннар нәселеннән. Күренекле кырымтатар мәгърифәтчесе Исмәгыйль Гаспралының (18511914) хатыны; журналистлар, «Тәрҗеман» гәҗитен чыгаручылар Рифат (18841925) һәм Шәфыйка (18861975) Гаспралы (Гаспринский)ларның әнисе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

З. Ә. Акчурина

1862 елда Сембер губернасы Сөнгәләй өязе Зөябаш (хәзерге Сембер өлкәсе Барыш районы Иске Тимошкино шәһәр тибындагы бистәсе) авылында туган. Әтисе — Әсфәндияр, әнисе — Фатыйма. Балачагы Коромысловка утарында үтә. Өй шартларында яхшы белем һәм мөселман тәрбиясе ала. Асылзат гаиләләреннән үрнәк алып, әти-әнисе рус милләтеннән булган гувернантка яллый, ул Зөһрәгә рус теле, рус әдәбияты, музыка өйрәтә.

« Балачактан Зөһрә үз яшьтәшләреннән чибәрлеге, җитезлеге, тирән фикерле булуы белән аерылып торды. Ул төгәллекне, матур киенүне яратты, үзен бик сөйкемле тотты. Тапкыр һәм шаян сүзле дә иде. Әнисе Фатыйма ханымның үлемен һәм әтисенең икенче кат (Хәдичә Ильяс кызына) өйләнүен бик авыр кичерде. Авыруга сабышты.
»

Кияүгә чыгу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире И. Гаспралы
И. Гаспралы калым урынына биргән вексель

Әтисенең энесе Ибраһим Курамша улы Акчурин (1859—?), Сембер кадет корпусын тәмамлагач, Кырымга дәваланырга барганда, аннан Зөһрәне дә алып баруын үтенәләр. 1880 елда Кырымда Акчуриннар Бакчасарай башлыгы (голова) Исмәгыйль Гаспралы (18511914) белән күрешәләр. И. Гаспралының Россия мөселманнары тәрәккые өчен рус һәм Аурупа мәдәниятен алырга кирәклеге турында язылган «Рус мөселманнары» брошюрасы белән танышкач, Акчуриннар аның үзләренә якын фикердәш булуына инаналар.
Зөһрә туташ белән беренче очрашулары турында, И. Гаспралы: «Өстемә кайнар су түгелгән кебек булды» дип искә ала.
Сембергә әйләнеп кайткач, Зөһрә беренче булып үзе И. Гаспралыга хат яза. Хатлар алышкач, бераздан язмышларын бәйләргә карар кылалар. 1881 елда Мәкәрҗә ярминкәсендә очрашкач, И. Гаспралы Ибраһим Акчуриннан Зөһрәнең әтисе белән үзе арасында арадашчы булуын үтенә, ләкин ризалыгын ала алмый. Үзе Коромысловкага барырга карар кыла. Күрше рус авылында туктап, Зөһрәгә килүе турында хәбәр җибәрә. Ләкин Әсфәндияр әфәнде атаклы нәселдән чыккан кызын үзен язучы дип таныткан, хатын аерган[1] И. Гаспралыга бирергә риза булмый, аны өеннән куа. Ләкин яшьләр бергә булырга карар кылалар. Төнлә ике шаһит катнашында яшерен «алдым-бирдем» килешүе төзиләр. Иртән килешүне Әсфәндияр әфәндегә күрсәтәләр. Кызның әтисе фабрикадагы эшне туктатып, эшчеләргә чакырылмаган кунакны кыйнап куарга боера. И. Гаспралыны өстендә шәһәр головасының алтын белән чигелгән мундиры булу коткара, эшчеләр мондый мундирлы кешегә кул күтәрергә җөрьәт итмиләр.
И. Гаспралы, яклау өмет итеп, Уфага мөфти С. Тәфкилев янына бара. Мөфти шаһитләр алдында ясалган «алдым-бирдем» килешүен дөрес дип таба[2], нәсел башы Тимербулат Курамша улы Акчуринга (18261906) эшне тыныч юл белән хәл итәргә тәкъдим итә. Акчуриннар туй мәҗлесе үткәрергә карар кыла.

Туй вакыйгасы турында Гаяз Исхакыйның «Ил» газетасында И. Гаспралы вафатыннан соң чыккан «Исмәгыйль бәк, Зөһрә ханым Гаспринскийлар» мәкаләсе Акчуриннар нәселендә ризасызлык тудыра. Ибраһим Акчурин, Мәхбүбҗамал Акчурина җавап мәкаләләре язалар, алар, туй вакыйгасы баштарак ике гаилә арасына күләгә төшерсә дә, соңыннан гаиләләр арасында дуслык урнашуына басым ясый. Риза Фәхретдин үзенең «Мәшһүр ханымнар» хезмәтендә Зөһрә Акчуринаны «татар хатыннары арасында энҗе бөртеге» дип атый, мәгърифәткә хезмәт итү теләге көчле булу сәбәпле, туганнары риза булмаса да, туган Сембер губернасын калдырып, Кырымга, Бакчасарайга китеп бара, дип искә ала.

Тәрҗеман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Тәрҗеман
Тәрҗеман газетасы башы

32 яшьлек И. Гаспралы 1883 елның апрель аенда да рус һәм татар телләрендә «Тәрҗеман» газетасы чыгаруга рөхсәт алуга ирешә. 21 яшьлек Зөһрә Акчурина иренең башлангычын хуплый. Үзенең бирнәсен, бизәнү әйберләрен газета нәшир итә башлау эшенә сарыф итә. 5-6 ел дәвамында газетаның барлык язу-сызу эшләрен, документациясен алып бара, яңа абүнәчеләр җәлеп итүне үз өстенә ала. Газетаны чыгара башлаганда, басу машинасын ирле-хатынлы алмаш-тилмәш кул белән үзләре әйләндереп, газетаны басалар, баскач, фальцевать итәләр, адресын язалар, марка ябыштыралар, почтага илтәләр. Абунәчеләргә газетаның чираттагы санын җибәргәч, яңа санын эшләргә тотыналар. И. Гаспралы газетаның русча өлеше өчен мәкаләләрне, гадәттә, русча яза, төрки телне иренә караганда яхшырак белгән Зөһрә Акчурина ул язган текстны төзәтә, гадиләштерә, татарчага тәрҗемә итә. Атнага 1-2 сан чыккан, кечкенә форматлы газетаның бер ягында русча текст, икенче ягында татарча текст урнаштырыла.

« Кечкенә форматлы газетаның тәэсире русның «Новое время»сы яки Англиянең гигант «Таймс»ыныкыннан мең тапкыр көчлерәк иде[3].
»

Газетаның тиражы да үсә. Беренче елда (1883) газетаны 320 абәүнәче алдырса, 1884 елда 406, 1885 елда 1000 кеше алдыра. Газета ХХ гасыр башында гына чыгымнарын каплый башлый. 20 ел эчендә И. Гаспралы һәм Зөһрә Акчурина үзләренең даими укучыларын әзерләүгә ирешәләр. Ире эш белән башка шәһәрләргә киткән вакытларда, газета чыгару эше тулысынча З. Акчурина өстендә була. Ул килгән хатларга җавап яза, Идел-Урал ягыннан килгән мәкаләләрне газета өчен әзерләп, бастыра.

« Зөһрә ханым И. Гаспралының иң зур терәге, өмете һәм көче булды. Аңа таянып, Исмәгыйль бәк беркайчан өметсезлеккә бирелмәде, билгеләнгән юлыннан тайпылмады
Гаяз Исхакый
»

Газета аякка баскач, З. Акчурина мөхәрририяткә хезмәткәрләр ала, үзенең бертуган энеләрен (Мөхәммәтша, Әхмәттша, Ибраһим Акчуриннар) газета эшенә тарта[4]. 1893 елның апрель аенда, газетаның 10 еллыгын бәйрәм иткәндә, Иран шаһиншаһы һәм Бохара әмире вәкилләре И. Гаспралыга орденнар тагалар. Бакчасарай головасы Мостафа Давыдович Зөһрә Акчуринаны «Россия мөселман хатын-кызлары арасында беренче журналист» дип атый, Кырым төркиләре исеменнән аңа алтын брошь бүләк итә. Казан вәкилләре «милләт анасы» исемен бирә[5] .

Җәдит мәктәбе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1893 елда З. Акчурина үз акчасына Бакчасарайда кызлар өчен башлангыч мәктәп ача һәм ун ел буе аны җитәкли. Үз мәктәбенә үрнәк итеп, 1883 елдан Зынҗырлы мәдрәсәсе каршында эшләп килүче малайлар өчен үрнәк башлангыч мәктәпне ала.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Улы Рифат (18841925)
Кызы Шәфыйка (18861975)

Ире Исмәгыйль Гаспралы (18511914)

1903 елның 13 апрелендә, тиф белән авырып, үлә. Бакчасарайда Хаҗи Гәрәй хан төрбәсе янында җирләнә. Россия империясенең төрле төбәкләреннән, кайгы уртаклашып, 300 хат-телеграмма килә.


« Теләсә кайсы бөек кешенең тәрҗемәи хәлен ачып укыгыз. Ул бөек кеше янында, һәрвакыт, аны бөек үрләр алуга әзерләүче, күңелен шатлык һәм батырлык белән тутыручы Хатын-кызны күрерсез
»

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2015 елның августыЗөябаш шәһәр тибындагы бистәсе китапханәсенә исеме бирелгән[6].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Беренче хатыны — Самур Хәсән
  2. Семберле Зөһрә Акчурина милләт анасы булды. «Аргументы и факты», 06.03.2014
  3. Җ. Вәлиди. Идел буе татарларының әдәбияты һәм гыйлемлелеге турында очерк (1917 елгы инкыйлабка кадәр). Казан, 1923}}
  4. Габдулла Тукайга багышланган портал
  5. krumza.livejournal.com
  6. Барыш районы сайты, archived from the original on 2017-01-19, retrieved 2016-07-28 

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. А. Беляев. Историческая генеалогия татарского народа. Казан: ТКН, 2012. ISBN 978-5-298-02215-6
  2. А. Х. Махмутова. Пора и нам зажечь огонь свободы. Казан: ТКН, 2006.
  3. А. Х. Махмутова. Лишь тебе, народ, служенье. Казан: «Мәгариф», 2003.
  4. Т. И. Биктимерова. Ступени образования до Сорбонны. Казан, 2011.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]