Сергей Дьяченко

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сергей Дьяченко latin yazuında])
Сергей Дьяченко
Туган телдә исем Сергей Виктор улы Дьяченко
Туган 4 октябрь 1846(1846-10-04)
Харьков, Россия империясе
Үлгән 7 гыйнвар 1907(1907-01-07) (60 яшь)
Казан, Россия империясе
Яшәгән урын Зур Кызыл урамы, Zür Qızıl uramı, Казан[1]
Милләт украин
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
Әлма-матер Харьков милли университеты[d]
Һөнәре казый, шәһәр башлыгы
Эш бирүче Харьков милли университеты[d]
Җефет М.П. Карпова
Ата-ана
  • В.А. Дьяченко (әти)

Сергей Дьяченко, Сергей Виктор улы Дьяченко (Чернорудый-Дьяченко), рус. Дьяченко Сергей Викторович (1846 елның 4 октябре, Харковь1907 елның 7 гыйнвары, Казан) — хокукчы, җәмәгать эшлеклесе, өч мәртәбә сайланган Казан шәһәр башлыгы (голова) (1889-1899), Казан округы суды рәисе-казые (1888-1903). 1894 елда Казан шәһәр музеен (ТР милли музее) нигезләүчеләрнең берсе. Казан шәһәр музееның беренче директоры (шура рәисе) (1895-1902).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1846 елның 4 октябрендә Харковь шәһәрендә туган. Малороссиянең нәселдән күчә торган асылзатлары Чернорудыйлар дәвамчысы. Нәсел башы булган Чернорудый Мәскәүдә думада дьяк вазифасында булган. Туган җире Полтава губернасы Пирятин өязенә кайткач, Чернорудый дьячек кушаматы алган, балалары-оныклары инде Чернорудый-Дьяченко фамилиясендә була. Тора-бара фамилиянең беренче өлеше онытыла, Дьяченко өлеше генә калган.

С.В. Дьяченконың бабасы Антон Василий улы Дьяченко озак вакытлар Харковь губернасы прокуроры булып тора. Әтисе Виктор Антон улы Дьяченко, тимер юл инженере, соңрак билгеле драматург («Гувернер», «Светские ширмы», «Корбан өчен корбан», «Замана барышнясы» һ.б. драмалары бар). Әнисе (асылзат Кашинцовлар вәкиле) ягыннан бабасы Харковь гражданнар пулаты рәисе булып торган. Заманасына карата бик яхшы өй тәрбиясе алгач (алман, инглиз, француз телләрен камил белгән), Сергей 11 яшендә Харковьның 2нче гимназиясенә укырга керә. Гимназиядә укыганда ук сәләтле һәм талантлы үзешчән драма артисты дигән шөһрәте чыга. Гимназиянең 4нче сыйныфында укыганда «Россиядә заманча драматургия әдәбиятының торышы» дигән инша язып, гимназия башлыкларының ныклы игътибарына эләгә. Гимназияне тәмамлагач, Харковь университетының юридик факультетына укырга керә (1868 елда тәмамлый). Хокук фәне белән беррәттән, үзенең яраткан драма әдәбиятын һәм сәхнә тарихын да өйрәнә. 1864 һәм 1865 елларда әтисе һәм һөнәри артистлар белән бергә Россия шәһәрләре буенча гастрольләргә чыга. Әтисе үзенең пьесаларын куя, ә улы Сергей «Сергеев» кушаматы белән төрле рольләрдә уйный.

Университетны тәмамлагач, 1868 елның 18 ноябрендә Харковь шәһәрендә казый вазифасына кандидат булып урнаша.

Петербургта[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1869 елда гаиләсе белән Петербургка хезмәт итәргә күчеп китә. Петербург округ судының 3нче күчмә бүлегенә яклаучы булып урнаша, яхшы хезмәте өчен бераздан 1нче бүлекчә суд тикшерүчесе итеп куела. Тагын 5 айдан Петербург шәһәр суды 3нче бүлекчәсе сәркатибенең ярдәмчесе була. «Судебный Сборник» журналында күчмә суд утырышларыннан фельетон төрендәге хисаплар яза. Бәйрәм вакытларында Кронштадтта башкала театр труппасында «Сергеев» кушаматы белән спектакльләрдә уйнавын дәвам итә.

1870 елда Россия империясенең юстиция министрлыгы карары белән Казанга хезмәткә күчерелә.

Казанда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

8 августта «Купец» Меркурьев пароходында икенче Ватанына әйләнәчәк Казан шәһәренә килеп төшә. Аңа тиешле вазифаларда башка кешеләр утыру сәбәпле, беренче эше, Казан суд пулаты әгъзасы Г. Славинскийның ярдәмчесе сыйфатында, 1,5 ай дәвамында Сембер губернасы һәм Самара губернасы Ставрополь өязенә командировкага барып, мировой оешмалар эшен тикшерү һәм уголовный эшләргә ревизия ясау була.

1870 елның 8 ноябрендә император галиҗанәпләре фәрманы белән Казан округ суды һәм Казан суд пулатында барлык вазифалар булдырылгач, суд пулаты сәркатибе вазифасын ала. 1871 елның 5 сентябрендә җирле алпавыт кызы Мария Петр кызы Карповага өйләнә. Хатынының Казанда зур йорты һәм Казан тирәсендә зур җир биләмәсе була. 1873 елда хатыны белән Аурупа буенча сәяхәт итә. 10 ел буе Казан хәрби округ суды әгъзасы (казые) булып тора.

Җирле үзидарә эшендә дә актив катнаша. 1875 елдан Казан өяз һәм губерна земской җыелышларының, Казан шәһәр думасының гласные булып тора. 1876 елдан Казан дворяннар клубы старшинасы итеп сайлана. Шәрәфле мировой казый, губерна укуханәләр шурасы әгъзасы, ат чабышын яратучылар җәмгыяте вице-президенты, җәнлекләрне яклау җәмгыяте рәисе, Казан 2нче (Ксения) кызлар гимназиясе химаячеләр шурасы рәисе, Дәүләт банкының хисап комитеты әгзасы, Казан аеклык җәмгыяте шәрәфле әгъзасы [2] һ.б. шәрәфле вазифалары була. 1883 елның ноябрендә Казан округ суды рәисе иптәше (Чистай, Лаеш, Мамадыш, Царевококшайск өязләре буенча рәис урынбасары) вазифасын ала. 1887 елның көзендә Казан округ судында кыскартулар вакытында гражданнар эше бүлеге рәисе итеп калдырыла.

Камергер А.А. Лебедев шәһәр башлыгы вазифасыннан киткәч, 1888 елның 12 гыйнварында шәһәр башлыгы вазифасына сайлана. Юстиция министрлыгы, үзенең соравы буенча, суд вазифаларыннан азат итеп, отставкага җибәрә, коллежский советниктан статский советник дәрәҗәсенә күтәрә. Казый вазифасы белән саубуллашканда, Казан округ суды шәһәр башлыгы тамгасы булган көмештән ясалган муен чылбыры, Чистай шәһәре ватандашлары «Чын кешегә-казыйга» дип язылган көмеш тышлы альбом бүләк итә.

Шәһәр башлыгы вазифасында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Кунак йорты» бинасы. 1820 еллар.
ТР милли музее
Казан вокзалы баш бинасы күренеше

Өч мәртәбә рәттән Казан шәһәр башлыгы итеп сайлана (1767 елда шәһәр башлыгы вазифасы кертелгәннән бирле, бу шундый беренче очрак була[3]).

Александр III
  • 1890 елда Казанда Россиякүләм әһәмияткә ия фәнни-сәнәгать ярминкәсе уздыруга ирешә. Ярминкә уздыру вакытында күп санлы химаячеләр барлыкка килә: Ольга Сергей кызы Александрова (Гейнс) 2 млн сум (шуның 1/2 млны музей өчен[4]) бирә, вице-адмирал И.Ф. Лихачев шәһәр музее (ТР милли музее) ачу өчен энесе А.Ф. Лихачев Казанда һәм үзе Парижда туплаган коллекцияләрен бүләк итә; киндер тукымалар белән сәүдә итүче сәүдәгәр Иванов мохтаҗлар өчен 50 мең сум, сәүдәгәр Прибытков хастаханә өчен 50 мең бирә, сәнәгатькәрләр Иван Алафузов, Петр Щетинкин, Яков Шамов, Михаил Атлашкин музей өчен өлеш кертә һ.б.
  • ат тарту көчле яңа тимер юл (трамвай) салына;
  • шәһәр ломбарды ачыла;
  • Казан 2нче (Ксения) кызлар гимназиясе бинасы төзелә;
  • очсызлы ике ашхана һәм чәйханә ачыла;
  • Владимир китапханәсе ачыла;
  • император Александр II гә һәйкәл куела;
  • берничә матур шәһәр бакчасы (сквер) булдырыла;
  • җәмәгать мал сую урыны булдырыла;
  • шәһәр музее (ТР милли музее) ачыла;
  • Казанка елгасы аркылы яңа күпере булган Кизик дамбасы корыла;
  • табиблар институты нигезләнә;
  • санитар обозы (ашыгыч ярдәм хезмәте) булдырыла һ.б.

1891 елның 1 гыйнварында «хакыйкый дәүләт киңәшчесе» дәрәҗәсе бирелә. Әдәби әсәрләр («Көч саламны сындыра» (рус. Сила солому ломит), «Яшьлек гөнаһы» (рус. Грех юности) һ.б пьесалар) һәм газеталарга мәкаләләр яза.

Янәдән шәһәр башлыгы итеп сайлана: 1891 елда (70 тавыштан нибары өч кара шар ала), 1893 елда (бертавыштан, чиста 80 тавыш белән).

1907 елның 7 гыйнварында Казанда вафат.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах . Том 9 (Ди-Же). М.: НИ БРЭ, 2007. ISBN 978-5-85270-339-2
  2. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Н.Я. Агафонов. Казань и казанцы. К., 1907.
  2. Г.Р. Назипова. Казанский городской музей. Очерки истории 1895-1917 годов. К.: «Kazan-Казань», 2000. ISBN 5-85903-019-3

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]