Тарлан (фильм)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тарлан (фильм) latin yazuında])
Тарлан
каз. Тарлан
Жанр драма
Режиссёр Юлия Захарова
Продюсер Миләүшә Айтуганова,
Алмагөл Тлеуханова
Сценаричы Бекбулат Шекеров
Баш ролләрдә Бекежан Маясаров
Ержан Нурымбет
Алсу Әбелханова
Ергенбай Абу
Айиша Сатай
Оператор Айдар Оспанов
Монтажчы Нуртас Мамытбаев, Марат Мөдәрисов
Көйязар Николай Красильников, Алим Заиров, Тимур Милюков
Киноширкәт Җитештерү:
Almapictures / «Татаркино»
Нәрсәгә
нигезләнгән
Галимҗан Ибраһимов. «Алмачуар»
Озынлык 90 минут
Ил Россия байрагы РФ / Татарстан байрагы Татарстан / Казакъстан Казакъстан
Тел татарча, казакъча, русча

«Тарлан» (каз. Тарлан) ― драма жанрындагы нәфис фильм, Татарстан Республикасының «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе белән Казакъстанның СЕО Almapictures компаниясенең уртак проекты. Фильм Галимҗан Ибраһимовның 1922 елда язылган «Алмачуар» хикәясенә нигезләп төшерелгән. Фильм 90 минут бара, прокатка татарча, казакъча, русча вариантлары әзерләнгән.

«Тарлан» — казакъ теленнән тәрҗемәдә «чабышта алга чыккан, алдынгылыкны алган».[1]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Тарлан» фильмы ― татар язучысы Галимҗан Ибраһимовның күренекле әсәрен заманча интерпретациядә экранлаштыру. Фильм төшерүчеләрнең төп бурычы ― тамашачыга дуслык, кызгану, әтиләр һәм балаларның җылы мөнәсәбәтләре, яшүсмерләрне дөрес тәрбияләү һәм шәхес формалашу кебек тормыш кыйммәтләрен җиткерү.[2]

Әүвәл Almapictures компаниясе картинаны төшерүгә Милли кинога ярдәм итү дәүләт үзәгеннән (Kazakhcinema) субсидия алган, Казакъстанда төшерү әлеге грант акчасына үткәрелгән, соңыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фильм төшерүне хуплый һәм Татарстанда төшерүгә шундый ук сумманы бүлеп бирә. Шулай итеп, финанслау 50 гә 50 бүлешенгән.[3]

Атларны һәм төп чабышкыны Nomad Stunts профессиональ каскадерлар төркеме әзерли (җитәкче Жайдарбек Кунгужин).

Төп рольдә Казакъстанның республика эстрада-цирк колледжы студенты Бекежан Маясаров уйнаган.[4]

Төшерү мәйданнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Картинаны төшерү өчен төп локация итеп Алматы янындагы кечкенә Каракастек бистәсе (Казакъстан) билгеләнгән. Анда киностудия командасы һәм актерлар 28 көн үткәрә, аннары Татарстанда (Әлки районы) 8 көн дәвамында иң катлаулы ат чабышлары һәм Сабантуй төшерелә.[3]

Төшерү төркеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Режиссер ― Юлия Захарова (Татарстан)
  • Сценарий авторы ― Бекбулат Шекеров (Казакъстан)
  • Ко-продюсерлар ― Миләүшә Айтуганова, Алмагөл Тлеуханова
  • Рәссам ― Мердан Рабатов
  • Оператор ― Айдар Оспанов
  • Монтажчы ― Нуртас Мамытбаев, Марат Мөдәрисов
  • Музыкаль партитура ― Николай Красильников, Алим Заиров, Тимур Милюков.[5]

Рольләрдә

  • Бекежан Маясаров ― Закир.
  • Ержан Нурымбет ― Закирның әтисе Тимерхан.
  • Алсу ӘбелхановаЗакирның әнисе Гөлнара.
  • Ергенбай Абу ― Закирның бабасы Сафа.
  • Айиша Сатай ― шәһәр кызы Айгөл.
  • ? – Закирның көндәше Айдар.

Сафаны уйнарга тиешле Равил Шәрәфиев пандемия сәбәпле, Казакъстанга бармаган, берничә флешбэкта гына төшкән.[6]

Прокат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2022 елның 1 декабреннән «Тарлан» фильмы Россия Федерациясе территориясендә прокатка чыгарыла. [7]

Эчтәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тарлан ― фильмның төп герое Закир бүләккә алган атның кушаматы шундый. Малай шәһәрдән әти-әнисе үскән авылга күченергә мәҗбүр булган. Гадәттән тыш көнкүреш, җирле малайларның мыскыллавы, әтисе белән аралары салкын булу – болар барысы да малайның кәефен төшерә. Ләкин көтмәгәндә ул аңа тугры дус булачак яхшы токымлы колын тууга шаһит була. Бу – бер эчкерсез һәм мәңгелек дуслык турында хикәя. Закир балачактан ук атлар янында вакыт үткәрергә ярата, аларда иң чын тугърылык һәм сафлык таба. Малай бәхәсләшергә ярата, шуңа күрә ул ат чабышларында җиңәчәге турында авыл егетләренең берсе белән бәхәсләшә. Сафа бабасы атны өйрәтергә булыша. Ә шәһәр кызы Айгөл аларга җыештыру һәм ашату белән ярдәм итә. Ләкин горурлык ахыр чиктә үзенең кара эшен башкарачак.[8] Нәкъ менә Закирның авылда иң яхшы һәм иң танылган егет булу теләге аның яраткан, хыялланган һәм бабасы белән шулкадәр көч сарыф иткән атын үтерә.

Бәяләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә тамашачылар фильмга югары бәя бирә һәм картина «Тамашачы мәхәббәте призы»на лаек була.[9]
  • Картина төрки дөньяның II Халыкара Коркыт Ата кинофестивале (1 – 5 ноябрь 2022, Бурса, Төркия) кысаларында күрсәтелгән.[10]
  • 2023 елның февралендә V Әл-Айн халыкара кинофестивалендә (БГӘ, Әбу-Даби) жюри тарафыннан бүләккә ия булган.
  • Парижда «Казакъстан киносы» фестивалендә режиссер Юлия Захарова яшь кинематографист буларак бүләкләнгән.[11]
  • 2023 елның маенда «Хрустальный нерпенок» I Халыкара балалар, яшүсмерләр һәм гаилә фильмнары кинофестивалендә (Улан-Удэ, Бурятия) ике приз яулаган («Халыкара конкурста иң яхшы балалар роле» номинациясендә, шулай ук конкурсның балалар жюрие призы).[12]

Катнашкан фестивальләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кинофестивальләрнең конкурс программасына кергән:[11]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. В Москве презентовали фильм «Тарлан». 2022 елның 7 декабрь көнендә архивланган. Полпредство Татарстана в РФ, 23.11.2022(рус.)
  2. Тарлан – казахстанско-татарская история об экологичном воспитании подростков. 2021 елның 17 гыйнвар көнендә архивланган. Государственный центр поддержки национального кино, 07.10.2020(рус.)
  3. 3,0 3,1 Дарья Сайфиева. Московскому зрителю представили фильм по рассказу татарского писателя Ибрагимова. Татар-информ, 23.11.2022
  4. Елена Коэмец. “Алсу, не забудь выйти из образа”: как прошли съемки казахстано-татарского фильма “Тарлан”. Караван. 21.10.2020(рус.)
  5. Анастасия Попова. Только мы с конем: Миляуша Айтуганова и ее «Тарлан» – в федеральном прокате. Бизнес-Онлайн, 24.11.2022(рус.)
  6. Радиф Кашапов. Первый казахско-татарстанский фильм «Тарлан». 2022 елның 27 август көнендә архивланган. Реальное время, 03.07.2022(рус.)
  7. «Тарлан» фильмын Россиянең 20 шәһәрендә күрсәтәчәкләр. БТК, 09.11.2022
  8. Тарлан 2022. Киноафиша
  9. «Тарлан» фильмы Россиянең 20 шәһәрендә күрсәтеләчәк. Татар-информ, 9.11.2022
  10. «Қорқыт Ата» фестивалінде қазақстандық кинематографистерге үш сыйлық табысталды. 2023 елның 9 декабрь көнендә архивланган. kazakhcinema.kz(казакъча)
  11. 11,0 11,1 «Урал халкы өчен татар киносын карау – бәйрәм»: Свердловск өлкәсендә Татарстан киносы көннәре узды. tatarkino.ru, 20.02.2023
  12. Улан-Удэда узган халыкара бәйгедә «Тарлан» фильмы ике приз яулады. Татар-информ, 23.05.2023

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]