Хәйдәр Сәйбаталов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәйдәр Сәйбаталов latin yazuında])
Хәйдәр Сәйбаталов
Туган телдә исем Хәйдәр Гозәер улы Сәйбаталов
Туган 3 ноябрь 1923(1923-11-03)
СССР, РСФСР, Кыргыз АССР (1920–1925) , Кустанай губернасы[d], Кустанай өязе[d], Кустанай
Үлгән 16 гыйнвар 2018(2018-01-16) (94 яшь)
РФ, ТР, Биектау районы , Торнаяз
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре рәссам-график, педагог
Җефет Ифира Зәкәрия кызы [1]
Бүләк һәм премияләре I дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Хәйдәр Сәйбаталов, Хәйдәр Гозәер улы Сәйбаталов (Сәетбатталов[2]) (1923 елның 3 ноябре, СССР, РСФСР, Кыргыз АССР, Кустанай губернасы, Кустанай өязе, Кустанай2018 елның 16 гыйнвары, РФ, ТР, Биектау районы, Торнаяз) ― Бөек Ватан сугышында катнашкан рәссам-график, портретлар остасы, Вера Мухина исемендәге Ленинград югары сәнгать-сәнәгать училищесы сәнәгать графикасы кафедрасы доценты (1965―1993).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1923 елның 3 ноябрендә РСФСР составындагы Кыргыз АССР Кустанай губернасы Кустанай өязе Кустанай (хәзерге Казакъстанның Костанай өлкәсе Костанай) шәһәрендә әтисе Гозәер белән әнисе Бибисараның сигез балалы татар гаиләсендә икенче бала булып туган. Гаилә бер урыннан икенчесенә еш күченеп йөргәнгә күрә, Хәйдәргә Звенигово, Минусинск, Сереброключинск мәктәпләрендә укырга туры килгән.

Балачактан иҗатка тартыла. Рәсемнәр ясап, конкурсларда катнаша. Мәсәлән, Кустанай мәдәният йортында оештырылган рәсем конкурсында 1нче урынны ала. Хәйдәрнең рәсемен Мәскәүгә җибәрәләр, нәтиҗәдә, укучыларның Бөтенсоюз рәсем конкурсында да 1нче урынны яулый.

1940 елда Свердловск театр институтына[d] укырга керә. 1943 елда сугышка китә, Ленинград фронтына[d] эләгә, пулеметчы булып хезмәт итә. 7 мәртәбә яралана, 1943 елдан кулында снаряд ярчыгы йөртә. Ленинрадта госпитальдә дәвалана. Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.

1944 елның июленнән запас полкка күчерелә. Ленинград университетының су белән тәэмин итү системасын торгызу буенча эшләүче төзелеш идарәсендә эшли.

1948 елдан Ленинградта графика заводының баш рәссамы була[3]. СССР ФА Рус әдәбияты институтында (Пушкин Йорты[d]) рәссам булып эшли. Бөек рус шагыйре Пушкинның график эшләрен илдә иң яхшы күчереп язучы буларак таныла[4]. 1954 елда читтән торып Мәскәү полиграфия институтын (хәзерге Мәскәү дәүләт матбугат университеты[d]) тәмамлаган. 1957―1962 елларда РСФСР Сәнгать фондының Ленинград бүлегендә музыка нәшриятының сәнгать мөхәррире, 1962―1964 елларда графика комитетының баш рәссамы була, 1965―1993 елларда В. И. Мухина исемендәге Югары сәнгать-сәнәгать училищесында (1994 елдан А. Л. Штиглиц исемендәге Санкт-Петербург сәнгать-сәнәгать академиясе[d]) укыта.

Аның беренче портретлары ― сугышта яраланган солдатлар. Күп кенә күренекле шәхесләрнең портретларын ясаган, алар арасында беренче космонавт Юрий Гагаринның әнисе Анна Тимофеевна[d] (1982), балет биючесе Рудольф Нуриев, СССР халык артисты Шәүкәт Биктимеров, сугыш ветераннары Михаил Девятаев, Маннур Сатаров, Мингаз Тимеров һ. б. бар. Ленинградта (Санкт-Петербургта), Пушкинода, Бөек Ватан сугышы ветераннарының портретларын ясарга чакыралар, 80 портретның 20се ― татар сугышчыларының портретлары. Ул һәркайсының иң яхшы сыйфатларын ― шәфкатьлелекне һәм акылын яратып сурәтләгән. 1980-елларда Ленинградта рәссамның портретлары, шулай ук натюрмортлары һәм китап графикасы буенча алты шәхси күргәзмәсе оештырылган[5]. Ленинградта шәһәр һәм өлкә күргәзмәләрендә (1960 елдан), Лейпциг шәһәрендә Халыкара китап күргәзмәсендә (ГДР, 1960) катнашучы. Шәхси күргәзмәләре: Корсунь-Шевченковский[d] шәһәрендә (Украина, 1982―1983), Ленинградта һәм Ленинград өлкәсендә (1983―1985, 8 күргәзмә); Финляндиядә (1993―2001); Казанда (2004, 2006)[6].

1993 елдан Финляндиянең Миккели шәһәрендә яшәп иҗат итә, әлеге шәһәрнең атказанган гражданнары портретлары галереясын булдыра, Финляндиянең Алтын Почет билгесе белән бүләкләнә. Соңрак Финляндиянең барлык 11 Президентының, аларның якыннарының портретлары галереясын булдыру ышанып тапшырылган[7].

2003 елда 80 яшендә Казанда беренче тапкыр булганнан соң, хәзер үз халкы белән булырга тиеш дип карар итә. 2003 елдан 2017 елга кадәр рәссам 300ләп татар кешесенең портретын ясаган[8].

2018 елда Торнаязда вафат булган һәм әлеге авыл зиратында җирләнгән.

Рәссамның мирасы РФ төрле музейларында, шул исәптән ТР Сынлы сәнгать музеенда йөздән артык хезмәте саклана [9]. 3 мең данәдән артык картиналары һәм портретлары 170 илгә бүләк ителгән.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2023 елның 5 ноябрендә хатыны Ифира Зәкәрия кызы башлангычы белән Биектау районы Торнаяз авылында рәссам яшәгән йортта музей-йорты (Бөек Ватан сугышы ветераны рәссам-портретчы Хәйдәр Гозәер улы Сәйбаталовның мемориаль йорт-музее) ачылган. Әлеге музейга рәссамның шәхси әйберләре, документлары, ясаган рәсемнәре куелган[10].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Галия Ильдарова. Наброски к портрету жены известного художника. «Высокогорские вести», 7.04.2023
  2. Сәетбатталов Хәйдәр Гозәер улы. Татарская энциклопедия TATARICA
  3. Мунира Салимзянова. Он был главным художником графического завода, когда их со скульптором Аникушиным вызвали в ЦК КПСС ("за абстракционизм"). Mun Ira в Дзен, 5.06.2020
  4. Мунира Салимзянова. Сайбаталов начинал творчество со схем восстановления Ленинградского университета, с портретов солдат. Mun Ira в Дзен, 4.06.2020
  5. Летопись подвига. «Ленинский путь», 1987
  6. Сайбаталов Хайдар Гузаирович. Татар онлайн энциклопедиясе
  7. Мунира Салимзянова. Организовал галерею и музей «Пуистола», рисовал портреты ветеранов Санкт-Петербурга. Затем впервые посетил Казань. Mun Ira в Дзен, 5.06.2020
  8. Сәрия Мифтахова. / Аяк бармаклары белән рәсем ясаган. Ватаным Татарстан, 19.11.2019
  9. Армен Малахальцев. Щедрый дар художника из Финляндии. «Республика Татарстан», 18.09.2004
  10. В Постоянном представительстве РТ состоялась встреча с вдовой и создателем музея Хайдара Сайбаталова. Постоянное представительство Республики Татарстан в городе Санкт-Петербурге и Ленинградской области, 7.02.2024

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәкаләләр
  • Равилә Мөбарәкшина. Торнаязда ― күңелле вакыйга. Безнең мирас, 2024 ел, апрель, 88-90нчы бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]