Әхмәт Симай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Әхмəт Симай

Туу датасы 28 декабрь 1915(1915-12-28)
Туу җире Усть-Рахмановка, Пенза губернасы, Русия Империясе
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg/Greater Coat of Arms of the Russian Empire 1700x1767 pix Igor Barbe 2006.jpg Русия империясе
Flag of Russia.svg/Russian coa 1917.svg Русия республикасы (ингл.)
Flag of Russian SFSR (1918-1937).svg/Emblem of the Russian SFSR (1918-1920).svg Совет Русия республикасы (ингл.)
Flag of the Soviet Union.svg/Coat of arms of the Soviet Union.svg ССРБ
Милләте татар
Үлем датасы 25 август 1944(1944-08-25) (28 яшь)
Үлем җире Берлин, Алмания
Бүләк һәм премияләре Бөек Ватан сугышы 1-дәрәҗәле Ордены (үлгәннән соң)

Әхмəт Сәдрәтдин улы Симай (28 декабре 1915 — 25 август 1944) — татар шагыйре, журналисты, Идел-Урал легионында яшерен антифашист каршылыгы оешмасында катнашучы. Башка татар ватанпәрвәрләре белән антифашист эшчәнлеге өчен тотылган. Фашист тарафыннан 1944 елның 25 августында Плөцензее төрмәсендә җәзалап үтерелгән.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү]

Әхмəт Симай 1915 елның 28 декабрендә татар гаиләсендә Усть-Рахмановка авылында (Пенза губернасы, Русия Империясе) туган. 1928 елда Мәскәүгә күчкән, Мәскәү метрополитены төзелешендә эшләгән, соңрак "Правда" полиграфия комбинатында эшләгән.

Татар Иҗтимагый мәдәни үзәгендә әдәбият түгәрәгендә катнашкан (Татар бистәсендәге Әсәдуллаев йорты), анда Муса Җәлил белән танышкан. Шул вакытта Муса Җәлил Мәскәүдә татар телендә үзәк басмаларны редакцияләгән, бу гәҗитләрдә Әхмəт Симай беренче шыгырьләре бастырылганнар иде.

Бөек Ватан сугышы[үзгәртү]

1940 елда Кызыл Армиясенә чакырылган, анда радист-десантник булып хезмәт үтәгән. Берничә тапкыр фашист тылында десант операциясендә катнашкан. 1942 елда Әхмəт Симай очкычы бәреп төшерелгән иде һәм ул фашист әсирлегенә эләккән.

Антифашист эшчәнлеге[үзгәртү]

Фашист әсирлегендә Әхмəт Симай "Идел-Урал" легионында эләккән, анда яшерен антифашист оешмасына керде. Башта татар антифашист хәрәкәте уңышлы булган. Көнчыгыш фронтына җибәрелгән беренче легион батальоны алман-фашист офицерларны үтергән һәм тулы составында, кораллары (6 танк каршы коралы, 100 пулемет, автомат һәм бүтән корал) белән Белорусия партизаннарына кушкан. Антифашист баш күтәрүе әзерләгән, фетнә планы буенча уңыш очракта Әхмəт Симай Украина партизаннарына кушырга тиеш иде.

Ләкин Гестапо татар антифашист оешмасын ачкан һәм анын катнашучыларын тоткан. Бүтән татар ватанпәрвәрләре белән антифашист эшчәнлеге өчен тотылган. Башта Берлин төркеме Күрфүрстендамм гестапосында, соңрак Моабит төрмәсендә тотылган. Дрезден шәһәрендә 1944 елның февралендә татар ватанпәрвәрләре антифашист эшчәнлеге өчен үлем җәзасына хөкем ителгәннәр. Фашист тарафыннан 1944 елның 25 августында Плөцензее төрмәсендә җәзалап үтерелгән.

Дрезден төрмәсе диварында Әхмəт Симай язмасы калды:

« Здесь сидел Ахмет Симаев, журналист, москвич. Нас из России одиннадцать человек. Все мы осуждены вторым германским имперским судом на смертную казнь. Кто обнаружит эту надпись и вернется живым на Родину, прошу сообщить родными близким о нашей судьбе. . 24 марта 1944 года. »

Хатирә[үзгәртү]

Җәлилчеләргә Казанның 1нче май мәйданында һәйкәл

Казан үзәгендә Кремль янында Муса Җәлилгә һәйкәл һәм антифашист каршылыгы катнашучыларына хәтер барельефлары ачылган.

1985 елның 8 маенда Воскресенск шәһәрендә Әхмəт Симай истәлегенә мемориаль тактасы ачылды.

Сылтамалар[үзгәртү]