Эчтәлеккә күчү

Амброзия (үсемлек)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Амброзия (үсемлек) latin yazuında])
Амброзия
Сурәт
Халыкара фәнни исем Ambrosia L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Подсолнечниковые[d]
Таксонның халык атамасы ragweed[3], Ambrosia[4], 豚草属[5], 豚草属[6][7][8][…] һәм žvrklja, ambrozija[9]
Таксономик төр A. maritima[d]
Нәрсәнең чыганагы ragweed pollen extract[d]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=505[10]
PAEnflowered taxon URL paenflowered.org/apgii/asterales/asteraceae/ambrosia
 Амброзия Викиҗыентыкта
Амброзия
Халыкара фәнни исем Ambrosia L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Подсолнечниковые[d]
Таксономик төр A. maritima[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 75[d]
Нәрсәнең чыганагы ragweed pollen extract[d]

 Амброзия Викиҗыентыкта

Амброзия (лат. Ambrósia) — астралылар гаиләлегенә керүче берьеллык яки күпьеллык үсемлекләр ыруы, үлән. Ыру, күбесенчә, Төньяк Америкада үсүче, ләкин башка илләргә дә тиз арада таралган 50 ләп төрне берләштерә. Амброзиянең серкәләре иң көчле аллерген буларак, Татарстан флорасының Кара китабына кертелгән.

Латин телендәге ambrósia юнан телендәге αμβροσια сүзеннән алынган. Борынгы грек мифологиясе буенча, амброзия — Аллалар ризыгы, ул кешене яшәртә, дигән ышаныч булган. Шулай ук грек аллалары тәннәренә сөртә торган хуш исле майны аңлаткан, тәнне бәлзәмләү өчен дә кулланылган. Чынбарлыкта, амброзия — сәламәтлек өчен үтә куркыныч үсемлек.

Ботаник тасвирлама

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төсе ачык яшелдән башлап куе яшел төскә кадәр үзгәрә.

Куагының биеклеге — 20—180 см, 2 метрга җиткәннәре дә була.

Тамыры 4 метр тирәнлеккә кадәр төшә.

Орлыктан үрчи. Бер амброзия куагы 40 мең орлык чәчәргә сәләтле.

Майиюнь айларында тишелеп чыга, июль азагыннан октябрьгә кадәр чәчәк ата.

Яфраклары бәрхет гөленекенә охшаган. Бакчачылар аны чәчәк дип уйлап, су сибеп үстерә.

Чүп үләне буларак амброзия

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Амброзия әремгә охшаган, бик күзгә ташланып тормый. Ул еш кына йорт - мәктәп ишегалларында, чәчәк клумбаларында да үсеп утыра. Амброзия бик тиз тарала, туфракны корыта, башка үсемлекләргә үсәргә комачаулый. Торак пунктларда амброзиягә каршы көрәштә иң нәтиҗәле ысул — үскән үләнне чабып тору. Шулай ук янәшәсенә күпьеллык үләннәр утыртып яки газон чирәме үстереп җиңәргә мөмкин.

Амброзия серкәсе

Амброзия — бик көчле аллерген, чәчәк аткан вакытта (июль азагыннан октябрьгә кадәр) аның серкәләре кешедә көчле аллергик реакция китереп чыгара. Кешеләрдә поллиноз яки сезонлы аллергик риноконъюктивит башланырга мөмкин. Әлеге үсемлек кешене яшәү урынын алыштырырга мәҗбүр итә, чөнки аның серкәсе таралып, кешедә аллергия китереп чыгарса, бернинди дару да ярдәм итми. Кайвакытта авыру йоктырган кеше аллергия сәбәпчесе амброзия булуын да аңламаска, аңлаган очракта да, аның үскән урынын таба алмаска мөмкин.

ССРБ территориясендә амброзия 19601970-елларда Кырымнан тарала башлый. XXI гасыр башында Украинаның күпчелек һәм РФнең көньяк-көнбатыш өлкәләрендә тарала.

Мәскәүдә 2000-еллар уртасыннан аллергия китереп чыгарырга сәләтле серкә концентрациясе (8—12 орлык) күзәтелә. 4 серкә орлыгы булганда, аллергия китереп чыгара[11].

Татарстанда бу үсемлек беренче тапкыр 1987 елда табылган. Хәзерге вакытта чагыштырмача сирәк очрый, популяциясе куркыныч дип әйтерлек санга җитмәгән, дип исәпләнелә.

Амброзия төрләре
Ambrosia psilostachya
Ambrosia psilostachya  
Ambrosia dumosa
Ambrosia dumosa  
Ambrosia chamissonis
Ambrosia chamissonis  
Ambrosia ambrosioides
Ambrosia ambrosioides  
Ambrosia trifida
Ambrosia trifida  
  1. Виноградова Ю. К., Майоров С. Р., Хорун Л. В. Чёрная книга флоры Средней России. М.: Геос, 2009. ISBN 978-8-89119-487-9.(рус.)
  2. «Кара китап»: Амброзия. «Атна вакыйгалары», 2019 ел, 18-24 гыйнвар, 12нче бит.
  • Ambrosia. Н. И. Анненковның Ботаника сүзлеге(рус.)
  1. 1 2 3 4 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокгольм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. 1 2 Linnæi C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
  4. Nederlands Soortenregister
  5. Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 75 / мөхәррир Y. Ling — 1979.
  6. 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇 et al. 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  7. 刘冰 (Bing Liu), 叶建飞 (Jianfei Ye), 刘夙 (Su Liu) et al. Families and genera of Chinese angiosperms: a synoptic classification based on APG III, 中国被子植物科属概览: 依据APG III系统 // 生物多样性 — 2015. — 7  — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2015052
  8. 肖翠, 刘冰, 吴超然 et al. 北京维管植物编目和分布数据集, A dataset on inventory and geographical distributions of vascular plants in Beijing, China // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022064
  9. The Little Flora of Slovenia (3rd ed.)Tehniška založba Slovenije, 1999. — ISBN 86-365-0300-0
  10. GRIN үсемлекләр таксономиясе
  11. Ambrosia – Амброзия(рус.)