Венесуэла президентын сайлаулар (2024)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Венесуэла президентын сайлаулар (2024) latin yazuında])
← 2018   2030 →
Венесуэлада президент сайлаулары (2024)
2024 елның икенче яртыеллыгы
Кандидат Николас Мадуро Мария Мачадо
Фирка Бердәм социалистик партия Vente Venezuela

2024 елда Венесуэла президентын сайлауларны (исп.  Elecciones presidenciales de Venezuela de 2024) 2024 елның икенче яртысында уздыру планлаштырыла. Анда дәүләт башлыгы 2025 елның 10 гыйнварыннан башлап алты елга сайланачак. Оппозициянең әйдәп баручы кандидатлары сайлау алды кампаниясе вакытында яки алдагы сайлауларда катнашудан дисквалификацияләнә. 2023 елның июнендә Венесуэла хөкүмәте, сәяси җинаятьләрдә гаепләп, әйдәп баручы кандидат Мария Мачадога[d] сайлауларда катнашуны тыйган. Оппозиция бу адымны «кешенең сәяси хокукларын бозу» дип бәяли, Америка дәүләтләре оешмасы[d], Европа Берлеге һәм Human Rights Watch кебек халыкара оешмалар, шулай ук Колумбия, Парагвай, Уругвай, Эквадор, Бөекбритания, Германия, Чили, Канада, Франция һәм Мексика кебек илләр Венесуэла хөкүмәтенең гамәлләрен гаеп итә.

Алтарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Венесуэла кризисы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елдан Венесуэла Николас Мадуро һәм аның элгәресе Уго Чавес идарәсе вакытында социаль-икътисади кризис кичерә, чөнки тыелгысыз җинаятьчелек, гиперинфляция һәм дефицит тормыш сыйфатын киметә[1][2][3][4][5]. Хөкүмәттән канәгатьсезлек нәтиҗәсендә оппозиция 2015 елгы Парламент сайлауларында 1999 елдан бирле беренче тапкыр Милли ассамблеядә[d] (парламентта) күпчелекне ала. Милли Ассамблея мандатларын тапшырыр алдыннан, Хөкүмәт яклы депутатлар Венесуэланың Югары юстиция трибуналын Мадуроның союздашлары белән тутыралар. 2016 ел башында трибунал өч оппозиция закон чыгаручысын парламент урыннарыннан мәхрүм итә, сайлауларда «җинаятьләр» булачагына сылтанып, Президент Мадурога каршы чыга алырлык оппозиция күпчелегенә комачаулык итә[6][7].

2017 елда Югары юстиция трибуналы Мадуроның берничә гамәлен хуплый һәм аңа өстәмә вәкаләтләр бирә[6]. Мадурога каршы протестлар көчәя барганга күрә, ул Чавес вакытында төзелгән 1999 елгы Конституцияне алыштыру өчен яңа Конституция әзерләргә тиешле Оештыру җыелышын чакырырга тели[8]. Күп кенә илләр бу гамәлләрне Мадуроның билгесез вакытка хакимияттә калу омтылышы дип саный, һәм 40тан артык ил 2017 елгы Милли конституцион ассамблеяне (МКА) танымавын белдерә[9][10][11][12][13]. Оппозициядәге «Демократик бердәмлек түгәрәк өстәле» МКА сайлауларына бойкот игълан итә, бу орган «гамәлдәге идарә итүче партияне хакимияттә саклап калу өчен хәйлә генә», дип белдерә[14]. Оппозиция сайлауларда катнашмаганлыктан, «Венесуэланың Бердәм социалистик партиясе» өстенлек иткән «Симон Боливарның зур патриотик полюсы» Ассамблеядә барлык урыннарны диярлек ала[15][16][17]. 2017 елның 8 августында Милли конституцион ассамблея (МКА) үзен Венесуэланың югары хакимияте булган орган дип игълан итә, оппозиция җитәкчелегендәге Милли Ассамблеягә МКА эшенә комачаулый алырлык гамәлләр башкаруны тыя, бу исә парламентны барлык вәкаләтләреннән мәхрүм итә[18].

2018 елгы сайлаулар һәм сәяси кризис[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2018 елның февралендә Мадуро Президент сайлауларын билгеләнгән көнгә дүрт ай кала уздыру турында игълан итә[19]. Ул 2018 елның маенда берничә эре оппозиция партиясенә катнашу тыелганнан соң «җиңүче» дип игълан ителә[20][21][22][23]. Ил эчендә дә, чит илләрдә дә сәясәтчеләр Мадуроның законлы сайланмавын белдерә һәм аны «эффектсыз диктатор» дип саный[24][25][26][27]. 2019 елның 10 гыйнварында буласы инаугурациягә берничә ай калганда, Мадурога карата илләр һәм оешмалар, шул исәптән Лима төркеме, АКШ һәм Америка дәүләтләре оешмасы тарафыннан отставкага җибәрү максаты белән басым ясала[28][29][30]. 2018 елның маендагы президент сайлаулары һәм Мадуро инаугурациясе арасында Күчеш хөкүмәте булдырырга чакырулар яңгыраган[31][32].

Мадуроның яңа алты еллык мөддәте 2019 елның 10 гыйнварында, Венесуэла Югары суды алдында Каракаста узган тантаналы чарада рәсми ант биргәннән соң башланган. Тантанада Никарагуа Президенты Даниэль Ортега[d] һәм Боливиянең 2006―2019 еллардагы Президенты Эво Моралес[d] катнашкан. Сайлаулар Венесуэла эчендә дә, халыкара җәмәгатьчелектә дә киң бәхәсләр тудырган. 2019 елның гыйнварында Милли Ассамблея сайлау нәтиҗәләрен гамәлдән чыгара һәм 1999 елгы Венесуэла Конституциясе статьяларыннан файдаланып, Милли Ассамблея спикеры Хуан Гуайдоны Президент вазыйфаларын башкаручы итеп билгели, бу Венесуэладагы сәяси кризисны (2019 елдан) көчәйтә. Мадуро тарафдарлары бу адымны танырга теләми, һәм Гуайдо кыска вакытка кулга алына. Илләр һәм халыкара оешмалар конфликтның ике ягын да яклап чыгышлар ясый, 2017 елдан бирле Панамада сөргендә булган Венесуэланың элеккеге Югары юстиция трибуналы Милли Ассамблея эшчәнлегенең легитимлыгын хуплый[33].

Милли бердәмлек хөкүмәте булдыру тәкъдиме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2020 елның 31 мартында Кушма Штатлар Мадуро һәм Гуайдо кермәячәк Күчеш хөкүмәте булдырырга тәкъдим итә. Килешү төрле хөкүмәт фракцияләре арасында хакимият бүлү сценариен тормышка ашыруны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Бу очракта сайлаулар ел дәвамында үткәрелергә, барлык чит ил хәрбиләре илдән китәргә тиеш була. Бу тәкъдим игълан ителгән вакытта АКШ Мадуроны кулга алуны тормышка ашырырга омтыла[34]. АКШ белән килешүнең башка аспектлары барлык сәяси тоткыннарны азат итүне һәм ил белән җитәкчелек итү өчен биш кешедән торган Совет булдыруны үз эченә ала. Мондый Советка Мадуро һәм Гуайдо сайлаган икешәр әгъза керергә, соңгы (бишенче) әгъза советның беренче дүрт әгъзасы тарафыннан сайланырга тиеш булган. Европа Берлеге дә, әгәр килешү булса, санкцияләрне бетерүгә ризалаша[35].

Гуайдо бу тәкъдимне кабул итә, Венесуэланың тышкы эшләр министры Хорхе Арреаса аны кире кага һәм «2020 елда парламент сайлаулары гына узачак», дип белдерә[36][37].

Оппозицияне сайлауларга кертү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2023 елның июнендә Венесуэла хөкүмәте оппозициянең әйдәп баручы кандидаты Мария Мачадога сайлауларда катнашуны тыя. Әмма 10 ноябрьдә президент Мадуро, АКШ арадашлыгында хөкүмәтнең оппозиция белән президент сайлауларын үткәрү һәм санкцияләрне алдырту өчен сөйләшүләр алып баруын сөйләгән[38]. 1 декабрьдә Венесуэла хөкүмәте һәм оппозиция вәкилләре оппозиция кандидатларына сайлау процессында катнашу өчен суд тарафыннан элек билгеләнгән чикләүләрне шикаять итәргә мөмкинлек бирә торган килешүгә ирешкәннәре билгеле була[39]. 2024 елның 26 гыйнварында Венесуэла Югары суды Vente Venezuela партиясе лидеры Мария Мачадога «2038 елга кадәр дәүләт вазыйфаларын биләү тыела» дигән карар чыгара. Шуңа бәйле рәвештә, АКШ Венесуэланың нефть һәм газ секторына карата санкцияләрен, 30 гыйнварда хөкүмәт һәм оппозиция арасындагы сөйләшүләрдә алга китеш булмауны сәбәп итеп, яңарткан[40].

Кандидатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Симон Боливарның зур патриотик полюсы»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2024 елның 25 гыйнварында Венесуэланың Милли ассамблеясе[d] рәисе Хорхе Родригес идарә итүче «Венесуэланың Бердәм социалистик партиясе»нең («Симон Боливарның зур патриотик полюсы» коалициясен җитәкли) гамәлдәге Президент Николас Мадуроны тәкъдим итүе турында хәбәр итә[41].

«Бердәм платформа»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2023 елның 16 маенда «Бердәм платформа» Президент сайлауларына оппозициядән бердәм кандидат сайлау буенча праймериз үткәрү турында игълан итә. 24 июльдә гаризалар бирү вакыты тәмамлана, шул вакыт эчендә катнашу өчен 14 кандидат теркәлгән. 2023 елның 22 октябрендә беренчел сайлаулар узганнан соң, беренче бюллетень чыгарыла, анда тавышларның 26% ы гына исәпләнә, һәм Мария Мачадо җиңүче була, ул тавышларның 90% тан артыгын җыя. 23 октябрьдә Милли беренчел комиссиянең икенче бюллетене басылып чыга, анда Мария Мачадоның саналган 92,65% тавышларның 90% ы белән алда баруын саклавы турында игълан ителә. Шулай итеп, ул 2024 елгы президент сайлауларына «Бердәм платформа»дан кандидат итеп сайлана[42].

«Демократик альянс»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Бердәм платформа» праймеризында катнашмаячагын белдергән «Демократик альянс» үзенең кандидатын ничек сайлаячагын әле хәбәр итмәгән. Шулай да, альянс үз кандидатын оппозициядән бердәнбер кандидат итәргә ният белдерә[43][44][45].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Venezuela Blackout, in 2nd Day, Threatens Food Supplies and Patient Lives
  2. Chavez leaves Venezuelan economy more equal, less stable
  3. The House That Chavez Built
  4. For Venezuela, Drop In Global Oil Prices Could Be Catastrophic
  5. Medieval policies
  6. 6,0 6,1 Venezuela Muzzles Legislature, Moving Closer to One-Man Rule
  7. Venezuela’s Lame-Duck Congress Names New Supreme Court Justices
  8. Venezuela's embattled socialist president calls for citizens congress, new constitution
  9. Mercosur suspends Venezuela, urges immediate transition
  10. La lista de los 40 países democráticos que hasta el momento desconocieron la Asamblea Constituyente de Venezuela
  11. Venezuela: New assembly leader warns ‘justice will come’
  12. As Venezuela unrest spreads, Maduro presses on with plans to rewrite charter
  13. 40 countries protest Venezuela's new assembly amid fraud accusations
  14. Venezuela opposition boycotts meeting on Maduro assembly, clashes rage
  15. Q&A:: As Venezuelan election nears, more upheaval and cries of fraud
  16. What did Venezuelans vote for and why was it so divisive?
  17. Venezuelan opposition promises new tactics after Sunday's vote
  18. New Venezuela assembly declares itself superior government branch
  19. Venezuela opposition weighs election run after talks end
  20. ANC aprobó un decreto para la validación de los partidos políticos
  21. Toma de posesión de Nicolás Maduro en Venezuela: por qué es polémica y por qué lo hace ahora si las elecciones fueron en mayo
  22. Maduro gana con la abstención histórica más alta en comicios presidenciales
  23. Venezuela opposition banned from running in 2018 election
  24. Venezuela’s Sham Election
  25. Venezuela’s Odd Transition to Dictatorship
  26. Venezuelans warn of 'dictatorship' after officials block bid to recall Maduro
  27. Almagro: Maduro se transforma en dictador por negarles a venezolanos derecho a decidir su futuro
  28. Venezuela Swears in an illegitimate President
  29. Venezuela Is in Crisis. So How Did Maduro Secure a Second Term?
  30. Peru, Paraguay recall diplomats over Maduro inauguration
  31. ¿Dónde está el gobierno de transición en Venezuela?
  32. Fuego amigo: el caos de la oposición venezolana
  33. Venezuela President Maduro sworn in for second term
  34. US offers Venezuela sanctions relief for power-sharing agreement
  35. US calls on Maduro and Guaidó to stand down in Venezuela transition plan
  36. Guaidó acepta el gobierno de transición que propone EEUU
  37. Arreaza rechaza la propuesta de EEUU para una "transición democrática" en Venezuela
  38. Мадуро заявил о ведении секретных переговоров Венесуэлы и США
  39. Кандидаты на пост президента Венесуэлы от оппозиции смогут оспорить недопуск к выборам
  40. Вашингтон вложился в президентскую кампанию Мадуро
  41. Правящая партия Венесуэлы заявила о намерении выдвинуть Мадуро на выборы
  42. Comisión de Primaria en Venezuela publica segundo boletín con 64,88% de las actas escrutadas
  43. Alianza Democrática busca consenso sobre candidaturas mientras la Plataforma Unitaria avanza en la Primaria
  44. Alianza Democrática aún no discute candidatura presidencial unitaria para 2024
  45. En Alianza Democrática dan casi como un hecho la no participación en la primaria