Габдрахман Рәфыйков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габдрахман Рәфыйков latin yazuında])
Габдрахман Рәфыйков
Туган телдә исем Габдрахман Вәли улы Рәфыйков
Туган 1 март 1873(1873-03-01)
РИ, Казан губернасы, Казан
Үлгән 3 май 1954(1954-05-03) (81 яшь)
СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
Россия байрагы Россия республикасы
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре укытучы
Җефет Рабига Шакир кызы Иманкулова
Балалар улы Хәбибрахман, кызы Әминә
Бүләк һәм премияләре   Хезмәт Батыры ('1924)

Габдрахман Рәфыйков, Габдрахман (Абдрахман[1]) Вәли улы Рәфыйков (1873 елның 1 марты, РИ, Казан губернасы, Казан1954 елның 3 мае, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Казан) ― татар мәгърифәтчесе, мөгаллим, Хезмәт Батыры (1924), РСФСР күләмендәге персональ пенсионер (1931).

Тышкы рәсемнәр
Хатыны белән төшкән фотосурәте.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1873 елның 1 мартында[1] Казанда туган. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә, 1876 елда ачылган[2] Рус-татар укытучылар мәктәбендә укыган. Аттестат алгач, Тәтеш өязендәге Чирмешән авылына укытучы итеп билгеләнә. Яшь укытучы балаларга җылы мөнәсәбәте, яхшы укытуы белән тиз арада авыл халкының ихтирамын казана, уку-укыту округыннан килгән инспектор да аның эшеннән канәгать кала. 1896 елда Г. Рәфыйковны Казанга, Бишбалта бистәсендәге русча-татарча укыта торган 2нче мәктәпкә укытучы итеп күчерәләр, соңрак мәктәп мөдире итеп күтәрәләр. Һәр укучыга карата гадел һәм ихтирамлы булуы мәктәбенең данын күтәрә. Аның укучылары арасында Әминә Бикчәнтәева (үзе тәмамлаган мәктәптә берничә ел балалар укыта), Гариф Гобәй, Гамир Насрый һ.б. булган. Рәфыйков мәктәбендә әдәбият укыткан яшь шагыйрь Хәсән Туфан дүрт ел аларда фатирда торган[3]. Хөсәен Ямашев, Гафур Коләхмәтов, Шәһит Әхмәдиев, Галимҗан Нигъмәти, Мөхәммәтхан Фазлуллин аның якын дуслары булган. Укып бетергәч тә, шәкертләрен күздән югалтмаган, акыллы киңәшләре белән тормыш юлы сайларга, бәла-казага тарыганнарга аякка басарга, юлдан язганнарга акылга утырырга ярдәм иткән.

Рус-татар училищелары өчен уку ярдәмлекләре чыгара, башлангыч мәктәпләр өчен татар телендә беренче совет дәреслекләре автордашы (Фатих Әмирхан белән бергә, 1918 ел).

Чәчәк авыруыннан җәфа чиккән балаларның хәлен җиңеләйтү өчен Г. Рәфыйков Бишбалта хастаханәсе каршында өч айлык курс тәмамлаган һәм үзенең төп эшеннән буш вакытта балаларга чәчәк салу белән шөгыльләнгән. Әлеге эшне 10 ел алып бара.

1908 елда «Казанның нәселдән килгән мактаулы гражданы» итеп тәгаенләнә. Октябрь революциясеннән соң татар мәктәпләрен дәүләт челтәренә күчерүдә, өлкәннәр арасында наданлыкны бетерүдә, эшче кооперативлар оештыруда зур роль уйный [4].

1917 елның августында Елга аръягында дары складлары шартлау Казан шәһәренә, бигрәк тә Җиләкле, Бишбалта бистәләрендә яшәүчеләргә зур афәт китерә. Бәлага таручыларга ярдәм комиссиясе әгъзасы буларак, Г. Рәфыйковка хәрабәләр астында калучыларны коткару, имгәнүчеләрне хастаханәләргә урнаштыру кебек мәшәкатьләрдә актив катнашырга туры килә.

Октябрь революциясеннән соң, 1921―1935 елларда Казанда рус-татар училищесыннан үзгәртелгән 13нче мәктәп (соңрак 17нче мәктәп) директоры, бер үк вакытта, 1921–1924 елларда, Татарстан АССР Мәгариф халык комиссариаты президиумы әгъзасы һәм инструкторы, Киров районы рабфагында, Казандагы 8нче тегү фабрикасы каршындагы мастерлар курсында рус теле укытучысы булып эшләгән. 11–13нче чакырылыш Казан шәһәр советы депутаты (1924–1928 еллар).

1924 елда Хезмәт Батыры исеме бирелгән.

1920-елларның икенче яртысыннан милли мәдәнияткә кырын караш көчәя, шул юлда актив эшләүчеләрне кысрыклау, җәберләүләр башлана. Мәчеткә йөрүен сылтау итеп, аңа катгый рәвештә совет мәктәбендә укытуны тыялар. Җаваплы урында эшләүче шәкерте ярдәмендә мөгаллим шәхес культы золымыннан котылып кала.

1931 елда, 57 яшендә, «сәламәтлеге какшау сәбәпле», лаеклы ялга озатыла, РСФСР күләмендәге персональ пенсия билгеләнә.

1954 елның 3 маенда Казанда вафат була. Яңа бистә зиратында җирләнгән [5]. Хушлашырга килүчеләр белән бөтен урам, тыкрыклар тула. Халык, машинадан баш тартып, мөгаллимнең җәсәден Бишбалтадан Яңа Бистәгә кадәр, җәяүләп, кулларында күтәреп бара.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кыйраәт китабы: Хәсән бабайның бал корты турында файдалы сүзләре. Казан, 1898.
  • Счёт кагыйдәләре. Казан, 1910.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы рәсемнәр
Гаиләсе белән төшкән фотосурәте.

Хатыны ― Рабига Шакир кызы Иманкулова (1879―1962).

  • улы ― Хәбибрахман Рәфыйков (1897―1972), озак еллар дәвамында елга транспорты инженеры, капитан ярдәмчесе, капитан булып эшләгән, соңрак Казан елга техникумында белем биргән.
  • кызы ― Әминә Рәфыйкова (1899―1979), укытучы[7]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мортазин М. Г.. 150 атаклы татар турында. Кызык та, кызганыч та: публицистик язмалар. К.: Мәгариф-Вакыт, 2022, 55-57нче бит. ISBN 978-5-4494-0086-4
  • Ханбиков Я. И. Татарские педагоги-демократы конца XIX – начала XX вв. // Уч. зап. Казан. гос. пед. института. 1976. Вып. 171.
  • Муртазина Л. Р. Истинный служитель народа и просвещения: (Учитель Г. В. Рафиков).. »Эхо веков«, N. 1-2 (62-63) /2011: N. 1-2 (62-63) /2011

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]