Дамир Галимов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дамир Галимов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Дамир Галимов
Д.Галимов.jpg
Туган телдә исем Дамир Мәҗит улы Галимов
Туган 24 апрель 1944(1944-04-24) (74 яшь)
Башкортстан, Баймак районы Түбә бистәсе
Милләт башкорт
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Һөнәре режиссёр
Бүләк һәм мөкәфәтләре Рамазан Өметбаев премиясе

Дамир Галимов (Дамир Мәҗит улы Галимов, баш. Дамир Мәжит улы Ғәлимов ) – режиссёр, Сибай драма театры сәнгать җитәкчесе. БАССР (1981) һәм РФ (1994) атказанган мәдәният хезмәткәре. БР атказанган сәнгать эшлеклесе (2004). ССРБ театр әһелләре берлеге әгъзасы (1970). Рамазан Өметбаев премиясе лауреаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1944 елның 24 апрелендә БАССР Баймак районы Түбә бистәсендә туган. Ленинградта һөнәри берлекләрнең югары мәдәният мәктәбен (1966), Мәскәүдә Русия мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләрен яңадан укыту институтын (1994) тәмамлаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уйнаган спектакльләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Шоңкар» Ә. АтнабаевКылысбай
  • «Җыр булып кайтырмын» И. АбдуллинВәсил
  • «Балакайларым» Ә. АтнабаевАльфред
  • «Кызыл йолдыз» М. ГафуриХәким
  • «Башкорт туе» М. Бурангулов — Түләкәй
  • «Семәрле тәхет» И. Юмагулов — Ишбулат, Бәдерхан
  • «Кодача» Б. БикбайҖаббар
  • «Башмагым» Х. Ибраһимов — Вафа

Куйган спектаклҗләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иҗади уңышлары А. Мөбәрәков исемендәге Сибай дәүләт драма театры белән бәйле. Сәнгать җитәкчесе буларак куллана торган алымы халык иҗаты белән тыгыз бәйләнештә булуы белән аерылып тора. Сәхнәгә куйган спектакльләрендә халык бәйрәмнәре, йолалары элементларын мул куллана. Классикларның һәм замандаш драматургларының йөзләп әсәрен сәхнәгә куйды: «Сөяркәңне шкафка яшер», «Төн яки Һәдия белән Рәми», «Чоңгыл ярында» (барысы да Н. Гаетбай әсәре), «Куркыныч сер» (Р. Кинҗәбаев), «Тылсымлы курай» (З. Биишева), «Казан сөлгесе» (К. Тинчурин), «Тамарис» (Т. Ганиева), «Сөясеңме-сөймисеңме?» (Ф. Бүләков), «Карлыгач» (Б. Бикбай), «Алтынчәч» (Н. Воронов), «Гомерлек газап» (С. Әбүзәр), «Әллә өйләнергә инде» (Э. Яһүдин).[1] (рус.)

«Сөяркә» спектакле белән Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинның 75 яшьлек юбилеена багышланган театр фестивалендә (Казан, 2010) катнаша.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1981) .
  • РФ атказанган мәдәният хезмәткәре (1994).
  • БР атказанган сәнгать эшлеклесе (2004).

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сибай драма театры рәсми сайты

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сибай театры турында «Ватандаш» сайтында

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]