Канада элодеясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Канада элодеясе latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Канада элодеясе
ElodeaCanadensis.jpg
Халыкара фәнни исем Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Таксономик ранг төр
Югарырак таксон Элодея[d]
Таксонның халык атамасы Kanadische Wasserpest[1], Canadian waterweed[2], أيلود كندي, Эладэя канадская, канадска водна чума, vodní mor kanadský, Wòdnô mërta, Ffugalaw Canada, American Pondweed, American Waterweed, Canadian Pondweed, Canadian Waterweed, Kanada elodeo, Kanada vesikatk, علف مرداب, Kanadanvesirutto, vesirutto, Élodée du Canada, Peste-d'eau, Kanadiska wódna njerodź, Kanadinė elodėja, Brede waterpest[3], Vasspest, Vasspest, Moczarka kanadyjska, elódea-comum, elódea, Водяная зараза, Элодея канадская, vodomor kanadský, Vattenpest, brede waterpest[4], elodée du canada[4], canadian pondweed[4], Breitblättrige Wasserpest[4] һәм kanadanvesirutto[5]
ХТСБ идентификаторы 13506646[6]
ХТСБ саклану статусы югалу куркынычы иң аз булган[d][7]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomydetail.aspx?id=400047[8]
Commons-logo.svg Elodea canadensis Викиҗыентыкта

Канада элодеясе (лат. Elodéa canadénsis) — югары төзелешле үсемлек, суүсем. Элодея (лат. Elodéa) ыруының төре. Элодея бик тиз үрчи. Күл һәм буаларны тоташтан каплап бетерергә сәләтле. Сулыкларны саклау өчен ТР галим-биологлары (аерым алганда, КФУ доценты Вадим Прохоров) элодеяне Татарстанның «Кара китабына» кертергә тәкъдим итә[9].

Таралу ареалы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Канада элодеясе — Төньяк Американың агымы көчле булмаган сулыкларында таралыш алган су үсемлеге. Аурупага 1836 елда кертелгән, Идел елгасында 1885 елда, Казан губернасы сулыкларында 1896 елда очравы мәгълүм. Элодеяне аквариум тотучылар алып кайта. Аквариумнардан һәм ботаника бакчаларыннан табигый сулыкларга күчкән һәм үрчегән. Аннан су транспорты белән яки кошларның тәпиләренә ияреп, башка сулыкларга таралган.

Ботаник тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элодеянең яфраклары вак, озынча була. Озынлыгы 30-100 см га җитә. Орлык бирү юлы белән дә, вегетатив юл белән дә үрчи ала. Элодея — «ике өйле» үсемлек, орлык бирү өчен элодеянең ата һәм ана төрләренең икесенең дә булуы шарт. РФ төбәкләрендә (Аурупа өлеше, Көнбатыш Себер) әлеге үсемлекнең ана төре генә күзәтелә. Элодея Татарстан сулыкларында орлык бирә алмый. Әмма яңа үсентеләр чыгарып үрчи. Файдасына караганда зыяны күбрәк.

Экология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элодея якты вакытта суны кислородка баета, әмма караңгыда углекислый газ чыгара, балыкларны тончыктыра. Куе булып үскән элодея үсентеләре балыкларга комачаулый башлый. Сулыкны басып алып, тирәсендәге үсемлекләргә үсәргә бирми, үз согы белән аларны агулый. Черегән сабаклары суны пычрата.

Көрәш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элодеяне юкка чыгару авыр. Агулау нәтиҗә бирми. Кисү-тырмап чыгу үсемлеккә тагын да куерак үсәргә этәргеч бирә.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Рәмис Латыйпов. «Кара китап»: Элодея. «Атна вакыйгалары», 2019 ел, 16-21 февраль, 12нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]