Мазунино мәдәнияте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мазунино мәдәнияте latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мазунино мәдәнияте
Тимер гасыр
Mazunino culture costume.jpg
Географик төбәк

Чулман буе

Локализация

Чулман һәм Агыйдел елгасының ярларында

Датировка

III гасыр—V гасыр

Йөртүчеләр

пермьлылар, сарматлар

Тикшеренүчеләр

В. Ф. Генинг

Дәвамчанлык
Пьянобор мәдәнияте
Кара Абыз мәдәнияте
Бахмутино мәдәнияте
Полом мәдәнияте

Мазунино мәдәнияте яки Мазунино культурасы — якынча IIIV йөзләрдә Чулман алдында, Агыйделнең түбән агымында хөкем сөргән археологик мәдәният.

Беренче тапкыр 1958 елда В. Ф. Генинг тарафыннан тасвирлана. Атамасы Удмурт Республикасының Сарапул районы Мазунино авылы янындагы каберлеккә нисбәтле. Мазунино мәдәнияте истәлекләре XIX йөздән мәгълүм. Алар А. А. Спицын (1887-1888, 1898), Ф. Д. Нефёдов (1893-1894), В. Ф. Генинг (1954-1956), Р. Д. Голдина, В. А. Иванов, Т. И. Останина һәм башкалар тарафыннан өйрәнелә.

Мазунино мәдәнияте халкы игенчелек (арпа, борай, солы, бодай игү), терлекчелек (мөгезле эре һәм вак терлек, ат, дуңгыз асрау), аучылык (төп объектлар — кондыз, поши, аю, кабан, куян, төлке, сусар) б-н шөгыльләнә, тимер (ураклар, кәкре чалгылар һ. б. табыла) һәм бакыр (бизәнү әйберләре) металлургиясе б-н таныш була. Балчык савыт-саба (йомры төпле, кабартылган кырынлы, муеннары тышка ачылган касә сыман савытлар) — кечкенә чокырлар, киртләнгән рәвештәге бизәкләр сырланган. Мазунино мәдәнияте кабиләләре шәһәр һәм авылларда яшәгәннәр (124 шәһәрлек һәм 265 авыллык мәгълүм). Тораклар күбесенчә җир өстендә агачтан төзелгән; учак калдыклары, кирәк-яраклар салу өчен казылган чокырлар сакланган. Мәетләр үзенчәлекле корбан чалу комплекслары булган каберләрдә җирләнгән (29 каберлек табыла). Мазунино каберлегендә — 69, Тарасовка каберлегендә (Удмурт Республикасы) 1879 кабер тикшерелгән. Каберләрдә күмәк җәсәдләр, табут калдыклары очрый. Гадәттә, аларда мәет янәшәсенә әйберләр салынган туз тырыслар куелган. Аеруча еш очраучы эшләнмәләр — аскы өлешләрендә боҗра беркетелгән чыбыксыман асылмалар, күбәләк рәвешендәге күкрәк каптырмалары, бил каешына беркетелгән турыпочмаклык, ромб, түгәрәк формадагы, кайбер очракларда аскы өлешләренә вак боҗралар өстәлгән бизәкләр, кабырчыклардан эшләнгән бизәнү әйберләре (бил каешы аеллары, асылмалар, муенсалар, бизәкләр), чылбыр рәвешендәге асылмалар, ш. и. түгәрәк калку төпле савыт-саба.

Мазунино мәдәнияте Пьянобор һәм Кара Абыз археологик мәдәниятләренең мәдәни-тарихи комплексларына охшаш. Фаразланганча, фин-угор кабиләләренең Пермь төркеменнән калган. Т. И. Останина фикеренчә, Мазунино мәдәниятенең формалашу процессы II-III йөзләр — V йөзнең 1 нче яртысы чикләрен колачлый. III йөзнең 2 нче яртысында Мазунино мәдәнияте кабиләләре яңа территорияләрне, ш. и. хәзерге Татарстан җирләрен үзләштерә башлыйлар. V йөздә алар халыкның башка төркемнәре б-н кушылалар (Татарстанда — Турай, Пермь краенда — Кудаш, Башкортстанда Иске Луштино каберлекләре). Азелино мәдәниятенең Чулманның түбән агымы буендагы каберлекләрендә Мазунино мәдәниятене караган предметларга охшаш әйберләр очрый, мәс., Үкереч Колтык V каберлегендә (Лаеш районы) Азелино бронза тагылмалары табылган каберләр өйрәнелә.

Татарстанның төньяк-көнчыгыш районнары территориясендә (Агыйдел, Ык елгаларының һәм Чулман елгасының чиктәш өлешләренең түбәнге агымнары буенда), ш. и. Менделеевск районының Турай авылы янында Мазунино мәдәниятенең 41 истәлеге табыла.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]