Мансур Хәлляҗ

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Мансур Хәлляҗ
Hallaj.jpg
Туган телдә исем Әбел-Могыйс әл-Хөсәен бине Мансур әл-Бәйзави гарәп. منصورالحلاج
Туган 858(0858)
Иран
Үлгән 26 март 922(0922-03-26)
Багдад
Үлем сәбәбе билгесез
Милләт фарсы
Ватандашлыгы Габбасилар хәлифәлеге Габбәсиләр хәлифәлеге
Һөнәре суфи юлбашчы
Җефет Өммехөсәен бинте Йосыф
Балалар улы Хәмед
Commons-logo.svg Мансур Хәлляҗ Викиҗыентыкта

Мансур Хәлляҗ, чын исеме әл-Хөсәен бине Мансур, Хөсәен Мансур улы, тулы исеме Әбел-Могыйс әл-Хөсәен бине Мансур әл-Бәйзави, гарәп. ابو المغيث الحسين بن منصور الحلاج‎, фар. منصور حلاج (858-922, Габбәсиләр хәлифәлеге (ba) — суфи юлбашчы, шагыйрь. Ислам тарихында «Әнә әл-Хак» (Мин — Хак) дигән сүзләре белән мәшһүр. Вәгазьләре һәм фәлсәфи чыгышлары өчен үлем җәзасына тартылган.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милади белән 858 (һиҗри 244) елда Иранның Фарс провинциясе Шираз шәһәре янәшәсендәге Бәйза авылында туган. Әтисе хәллаҗ (йон тетүче) булып кәсеп иткәнгә, «Хәллаҗ» сүзен үзенә ләкаб итеп алган. Түстәр шәһәрендә суфый Сәхел ибн-Абдулла әл-Түстәри (818-896) янында ике ел белем ала. Мөгаллиме вафатыннан соң, 18 яшендә Басра шәһәренә килә. Анда Әмир ибн-Госманнан белем ала. Мәшһүр суфый Әбү Йосыф әл-Әктаның кызы Өммихөсәенгә өйләнә, улы Хәмед туа. Эзәрлекләүләрдән качып, Басрадан Мәккәгә күчә (барысы 3 мәртәбә хаҗда була). Анда Кәгъбә янәшәсендә, хаҗга килүче мөселманнар белән сөхбәтләшеп, гомер уздыра.

900 елда Басрага кире кайта. Ислам галимнәре Хәлляҗны илаһи серләрне ачкан һәм могҗиза-кирәмәтләр күрсәткән өчен гаепләгән. Суфи юлбашчылар халык алдында хикмәтле эшләр күрсәтүне катгый тыялар. Андый эшкә Мөхәммәт пәйгамбәр генә хаклы булган. Шулай ук суфи кеше үзенең рухи халәтен башкалар алдында фаш итмәскә тиеш була. Хакимнәр һәм дин башлыклары тарафыннан гаепләнсә дә, фәкыйрьләр арасында тарафдарлары күп була. Гади халык аның фикерләрен кабул иткән. Экстаз хәлендә «Әнә әл-Хак» (Мин — Хак, Мин — Хакыйкатьнең нәкъ үзе) дигән мәгънәле сүзләр әйткән. Вәгазь-нәсихәтләрендә барлык мөселманнарның гөнаһлары өчен корбан булырга әзер булуын белдергән. Җәмгыятьтә үзгәрешләр ясау турында уйланырга этәргеч биргән. Мондый коткы салучының халык арасында чуалышлар китереп чыгаруыннан куркып, Хәлляҗны эзәрлекли башлаганнар. Һиндстан, Төркестан, Туран якларында ил гизә. Кайвакыт үзе генә, кайвакыт 400әр тарафдарын ияртеп йөри.

Багдадта булып узган берничә баш күтәрү һәм сарайдагы эчке фетнәләрдә Хәлляҗны һәм аңа иярүчеләрне гаепләгәннәр. 911 елда Әбелхәсән Әли ибн Әхмәт әр-Расимби тарафыннан кулга алына, сигез ел Багдад төрмәсендә утыра. Ислам диненең төп өйрәтмәләреннән тайпылуда гаепләнеп, казый фәтвасе һәм хәлифә Ягафәр әл-Мөкътәдир (908-932) әмере белән 922 елның 26 мартында җәзалап үтерелә: мәйданда камчы белән суктырыла, гәүдәсе дарга асыла, кул-аягы тураклана. Икенче көнне башы чабыла, гәүдәсе яндырыла, көле яр буендагы манарадан Тигр елгасы өстенә җилгә очырыла. Тарафдарлары шулай ук җәзага тартыла. Исән калган аз санлы шәкертләре Урта Азиягә килеп сыена. Алар аша, хакыйкый хәбәрләргә гадәттән тыш төсмерләр өстәлеп, барлык мөселман дөньясына Хәлляҗның әүлиялыгы турында риваятьләр тарала.

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мансур Хәлляҗны җәзалау. Моголлар чоры картинасы. 1600. Бруклин музее

Мансур Хәлляҗның 11 бүлектән торган суфичыл-фәлсәфи «Китабет-тавасин» исемле бер әсәре һәм тагын берничә язмасы фәнгә билгеле. «Китабет-тавасин» [1] илаһи берлекне дәлилләүгә багышланган. Автор, кеше үз җисеменнән баш тартып, ураза тотып, чын күңелдән гыйбадәт кылып, даими камилләшеп, рухи сафланып, Аллаһы белән кушылуга омтылырга тиеш, дип саный. Шулай ук дәрвишлекнең башка сыйфатларын да символлар ярдәмендә аңлатып бирә. Фани дөньядан качуны вәгазьли, байлык, зиннәтле әйберләр җыюны, ашау өчен генә һәм кәеф-саф кылып яшәүне гаепли. Ярлылык җанны коткаруның иң яхшы чарасы, дип раслый.

Мансур Хәлляҗ әдәбиятта[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөселман халыклары авыз иҗатында һәм суфичылык әдәбиятында Мансур Хәлляҗ шәхесенә игътибар зур була. Төрки телле суфичылык әдәбиятының күренекле вәкилләре Әхмәд Ясәви (1093-1166), Юныс Әмрә, Гыймадетдин Нәсими (1369-1417) һ.б. үз әсәрләрендә Хәлляҗны зур хөрмәт белән искә алалар.

Фарсы шагыйре Фәридетдин Гаттар «Тәзкирәтел-әүлия» исемле әсәрендә Мансур Хәлляҗның тормыш юлы, тәгълиматы, фаҗигале үлеме турында мәгълүматлар, уйлап чыгарылган риваятьләрне туплаган.

Төрек шагыйре Акмөхәммәтнең «Кыйссати Мансур әл-Хәлляҗ» исемле 16 битле җыйнак китабы заманында бик популяр була (Казанда 1857, 1859, 1866, 1889, 1904 һ.б. елларда басылып чыккан).

«Мансур Хәлляҗ кыйссасы»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар әдәбияты тарихы. 8 томда. 2нче том. XV-XVIII гасырлар (төзүчесе Р.Ф. Рахмани). Казан: ТКН, 2014. ISBN 978-5-298-02846-2

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Коръәннең 27нче сурәсе «Та» һәм «Син» дип башлана