Мәхфүзә Казакова
Мәхфүзә Казакова | |
---|---|
Туган телдә исем | Мәхфүзә Айнетдин кызы Казакова |
Туган | 1899 Пенза губернасы Кырви авылы |
Үлгән | 1987 |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Һөнәре | шура хезмәткәре |
Балалар | кызы |
Мәхфүзә Казакова, Мәхфүзә Айнетдин кызы Казакова, рус. Казакова Махфуза Айнутдиновна (1899-1987) — сәясәтче, хуҗалык җитәкчесе. Татарстанда район башкарма комитеты рәисе вазифасына билгеләнгән беренче хатын-кыз. ВКП (б) әгъзасы (1927 елдан).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1899 елда Пенза губернасы (хәзерге Мордва җөмһүрияте Ләмберә районы) Кырви авылында туган. Өч яшендә ятим калып, әбисендә тәрбияләнә. Укырга-язарга өйдә, апасыннан өйрәнә. Балалар йортына эшкә урнашып, 1924 елга кадәр шунда эшли. 1924 елда РКП (б) Пенза губерна комитетының милли азчылык бүлекчәсе М. Казакованы кадрлар хәзерләү курсларына җибәрә.
Казанда
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]РКП (б) Пенза губерна комитеты Татарстан коммунистик университетына (ТКУ) укырга җибәрә. Әлеге университет бөтен Идел буе өчен фирка һәм шура хезмәткәрләре әзерли. Рус теленнән имтихан бирә алмагач, РКП (б) Татарстан өлкә комитеты җаваплы сәркатибе М.М. Хатаевичка мөрәҗәгать итә. Аның ярдәме белән ТКУның әзерлек бүлегенә, соңрак ТКУның 1 нче курсына кабул ителә. 1929 елда ТКУны тәмамлый.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1929 ВКП (б) Яр Чаллы кантон комитетына хатын-кызлар бүлеге мөдире итеп җибәрелә.
- 1930 елда, хатын-кызлар бүлекләре бетерелгәч, Яр Чаллы кантоны башкарма комитетының оештыру бүлеге мөдире итеп билгеләнә.
- 1932 елда ТАССР кошчылык үзәгенә ВКП (б) өлкә комитеты вәкиле итеп җибәрелә. Аның ярдәме белән Чистай, Алабуга, Әгерҗе, Арча, Тәтеш һәм башка урыннарда инкубатор станцияләре оештырыла.
- 1933 елда ТАССР Кукмара район шурасы башкарма комитеты рәисе итеп сайлана. Төрле милләттән 58 авыл шурасын берләштергән, зур һөнәрчелек-сәнәгать районы саналган Кукмара районын җитәкләү җиңелләрдән булмый. 1935 елда М. Казакова тырышлыгы белән Кукмарада мәктәп, хастаханә, авыруханә, клуб, китапханә, мунча төзелеп, эшли башлый.
- 1935 елда РСФСР шуралары корылтаенда Татарстан АССР делегациясе исеменнән кертелгән, РСФСР бюджеты исәбенә сазлыклы җирләрне киптерү һәм Казанда Татар опера театрын төзү тәкъдимнәрен раслатуга ирешә.
1937 елда фиркадән чыгарыла. 1937 елның 23 ноябрендә кулга алына. 1938 елның 12 маенда ССРБ югары суды хәрби коллегиясе «пантөркиче милли оешма әгъзасы булуда, Шуралар хакимиятенә каршы корткычлык эшчәнлегендә» гаепләп, 10 елга төрмәгә утырта. 1939 елга кадәр Казан төрмәсендә утыра. 1948 елга кадәр Колымада срогын тутыра. Аннары Казакъстанга, Күкчәтау өлкәсенә сөрелә[1] . 1955 елда исеме аклана, союз күләмендә персональ пенсия билгеләнә.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарский энциклопедический словарь. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.
- Возвращенные имена. Документальные очерки. – Казань, 1990
- Хаклык аклаган исемнәр. Казан: ТКН, 1991. ISBN 5-298-00652-3
- Г.Р. Кәримова. К вопросу о реализации суверенных прав ТАССР (20-е годы ХХ века). Казан, Ученые записки КФУ, том 153, кн.3, 2011.