Наил Шәймәрдәнов
| Наил Шәймәрдәнов | |
|---|---|
| Туган | 2 декабрь 1958 (66 яшь) Шафран, Әлшәй районы, БАССР, РСФСР, СССР |
| Ватандашлыгы | |
| Һөнәре | композитор, җырчы |
Шәймәрдәнов Наил Әхмәт улы (2 декабрь 1958 ел) — җырчы һәм композитор. Башкортстан Республикасының халык артисты (2019), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале лауреаты (2018). Әлшәй районының Мактаулы гражданы. «Уфа балалар филармониясе» муниципаль бюджет учреждениесенең «Хыял» үрнәк вокал студиясе җитәкчесе. 300 дән артык җырның авторы һәм башкаручысы[1] [2].
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Наил Әхмәт улы Шәймәрдәнов 1958 елның 2 декабрендә Башкорт АССРның Әлшәй районы Шафран бистәсендә[3] туган.
Шафран тимер юл станциясендәге 43-нче урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Стәрлетамак каласындагы Башкортстан республика мәдәният-агарту училищесына укырга керә.
1983 елда Стәрлетамак шәһәрендә Башкортстан республика мәдәният-агарту училищесының (БРКПУ) оркестр бүлеген, 1991 елда Казан дәүләт мәдәният институтының читтән торып уку бүлеген тәмамлаган[2]
2003 елдан ― Башкорт дәүләт филармониясе солисты[2].
2019 елның 8 октябрендә Республика көне алдыннан Наил Шәймәрдәнов «Башкортстан Республикасының халык артисты» дигән мактаулы исемгә лаек булган[4].
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 1980―1990 елларда яшь башкаручыларның Г. Әлмөхәммәтов исемендәге һәм «Дуслык моңы» республика фестивальләре лауреаты[2].
- «Ике малай», «Исән чакта курешик», «Балакаем- балам», «Яшь чаклар» җырлары «Алтын барс» телевизион фестивале премиясенә лаек булган[2].
- 2004 елда «Кошлар китә» җыры «Бәллүр сандугач» телевизион фестивалендә «Ел җыры» булган[2].
- Башкортстан Республикасының халык артисты (2019)[5].
- Башкортстан Республикасының атказанган артисты.
- «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале (2018).
- 2025 ― «Мәдәният һәм сәнгатьтәге хезмәтләре өчен» медале[d][6]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Уважаемый Наиль Ахметович! Уфимская детская филармония
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Шаймарданов Наиль Ахметович. Отдел Культуры Администрации Альшеевский район РБ
- ↑ Хәзер Башкортстанның Әлшәй районы Шафран авылы
- ↑ Өфөлә Радий Хәбиров яҡынлашып килгән Республика көнө уңайынан наградалар тапшырҙы. «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 2019 йыл, 9 октябрь(Тикшерелгән 9 октябрь 2019)
- ↑ Список награжденных государственными наградами Российской Федерации и Республики Башкортостан. 21. ШАЙМАРДАНОВ Наиль Ахметович – руководитель народного ансамбля башкирской песни муниципального бюджетного учреждения «Уфимская детская филармония» городского округа город Уфа Республики Башкортостан 2021 елның 23 июль көнендә архивланган(рус.)(Тикшерелгән 8 октябрь 2019)
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 10.03.2025 № 126. Официальное опубликование правовых актов
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Официальный сайт Муниципального казенного учреждения Отдел Культуры администрации муниципального района Альшеевский район Республики Башкортстан. ШАЙМАРДАНОВ НАИЛЬ АХМЕТОВИЧ 2018 елның 9 декабрь көнендә архивланган
- Instagram @nail_shaimardanov_official Наиль Шаймарданов(үле сылтама)
- Наиль Шаймарданов приглашает на свой первый творческий вечер. Сайт «Tatpressa.ru» Новости Татарстана и новости Казани. 13.09.2013 Шоу-бизнес
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 2 декабрь көнне туганнар
- 1958 елда туганнар
- Әлшәй районында туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале лауреатлары
- Башкортстан композиторлары
- Башкортстанның халык артистлары
- Татар җырчылары
- Башкортстан җырчылары
- Татар композиторлары
- Стәрлетамак мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлаучылар
- Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар
- «Мәдәнияттә һәм сәнгатьтә хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнүчеләр