Эчтәлеккә күчү

Портал:Әдәбият/Шәп шәхес/Архив

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әдәбият/Шәп шәхес/Архив latin yazuında])
Д.К.Роулинг

Джоан Джо Мюррей (ингл. Joanne Jo Murray, кияүгә чыгу алдыннан Rowling) яки Джоан Кэтлин Роулинг (ингл. J. K. Rowling, Joanne Katheline Rowling; 1965 елның 31 июлендә туган) — мәшһүр инглиз язучысы. Күбрәк Джоан К. Роулинг псевдонимы белән мәгълүм. 64 телгә тәрҗемә ителгән Гарри Поттер турында романнар сериясе авторы булып дөньякүләм танылган шәхес. 2001 елда Һьюго премиясенә лаек булган.


Гарри Поттер турында язылган китаплары өчен Джоан Роулингка күп әдәби премияләр бирелә. Ул өч тапкыр «Nestle Smarties Gold Award», ике тапкыр «British Book Awards», «The Bookseller Author of the Year Award» «Children’s Book Award» бүләкләренә ия. 2000 елда Роулинг Британ империясе ордены белән бүләкләнә.

2001 елда ул табиб Нил Скотт Мюррейга кияүгә чыга. 2003 елда аларның Дэвид исемле уллары, ә 2005 елда — Маккензи исемле кызлары дөньяга килә.

Хәзерге вакытта Джоан Роулинг актив рәвештә хәйриячелек белән шөгыльләнә.

Һенрик Ибсен
Һенрик Ибсен

Һенрик Иоһан Ибсен (норв. Henrik Johan Ibsen; 20 март 1828 ел, Шиен23 май, 1906 ел, Христиания) – атаклы норвег драматургы, Аурупа «яңа драма»сына нигез салучы. Шулай ук шигърият һәм публицистика белән дә шөгыльләнгән. Ул шул чорда Норвегиянең әдәби теле булган дания телендә (аның норвег диалектында) язган.

Һенрик Ибсен 1836 елда бөлгенлеккә төшкән бай коммерсант гаиләсендә 1828 елның 20 мартында туа.

1844 елдан башлап, Һенрик Ибсен аптекарь булып эшли. Ул вакытта ул беренче шигырьләрен һәм Борынгы Рим тарихы турында «Катилина» драмасын яза (Catilina, 1850). Драма тәхәллүс белән генә чыга һәм бик популяр булмый. 1850 елда Кристианиядә Ибсенның «Баһадир курганы» пьесасы куела. 1852-1857 елларда ул Бергенда беренче норвег милли театры белән җитәкчелек итә, 1857-1862 елларда исә Христианиядәге Норвег театры башлыгы була. Тормышының Берген периоды язучының сәяси миллләтчелек һәм Скандинавия фольклоры белән кызыксыну вакытына туры килә. Менә шулай «Эстроттан Фру Ингер», «Сульхаугта мәҗлес», «Ульф Лилиенкранс», «Хельгеландта сугышчылар» кебек «урта гасыр» пьесалары туа. 1862 елда Ибсен «Мәхәббәт комедиясе» әсәрен яза, анда ул чиновниклар-мещаннар Норвегиясен сурәтли. «Тәхет өчен көрәш» драмасында (1864) Ибсен прогрессив тарихи миссия башкаручы геройның җиңүен күрсәтә. Ләкин озакламый үзенең әдәби һәм әдәби булмаган сәбәпләр Ибсенны чит илләргә, яңа әдәби формалар эзләргә чыгып китәргә этәрә.

Зөлфәт Хәким

Зөлфәт Хәким, тулы исеме Зөлфәт Зөфәр улы Хәкимхановтатар халкының мәшһүр җырчысы, композитор, драматург, җәмәгать эшлеклесе.

1960 елның 11 августында Татарстанның Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туа. Үз авылындагы мәктәпне тәмамлагач, армиядә хезмәт итә, соңыннан Казан химия-технология институтында читтән торып укый.

1980 елларда сәнгатькә һәм әдәбиятка килә. Мәдәният өлкәсендә ул шагыйрь, композитор, драматург, проза остасы буларак мәгълүм.

Зөлфәт Хәкимнең “Агымсуда ни булмас”, “Курку” һ. б. повестьлары, “Мәгънәсез низаг” (1991), “Чын ярату” (1991), “Котлы булсын туегыз!” (1991), “Гонорар” (1994) һ.б. күпсанлы хикәяләре һәм монологлары дөнья күрде. Авторның 1995-1996 елларда иҗат ителгән “Гөнаһ” исемле романы тирән фәлсәфилеккә, психологизмга корылган булуы белән башка әсәрләрдән аерылып торды. Әлеге роман татар прозасының казанышы булды. Ул, автор тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителеп, “Трясина” исемендә нәшер ителде.

Зөлфәт Хәкимнең Идел буе Болгар дәүләте тарихына багышланган “Мәңгелеккә изге сәфәр” (1995-1996) пьеса-кыйссасы, тормышыбызның иҗтимагый-сәяси вакыйгаларга багышланган, тоталитар системаның асылын ачкан “Җүләрләр йорты” (1995) трагикомедиясе, халыкның тормыш-көнкүрешен тасвирлаган “Карак” (1994), “Зәхмәт”(1994), “Үтермә” (1996), “Килә ява, килә ява” (1997), “Мин төш күрдем” (2001), “Чапты атым Казанга” (2002) һ.б. пьесалары яңа форма, стиль, образлар системасы белән аерылалар.

Зөлфәт Хәким — тирән фәлсәфи эчтәлекле мәкаләләр һәм афоризмнар авторы да. 2003 елда татар драматургиясен һәм театр сәнгатен үстерү максаты белән Татарстан күләмендә үткәрелгән “Яңа татар пьесасы” бәйгесендә З. Хәкимнең “Телсез Күке” драмасы беренче урынны яулап алды. Шулай ук драматургның “Бит” пьесасы да махсус бүләккә лаек булды.

Андрей Платонов

Андрей Платонов (чын исеме Андрей Платон улы Климентов; 1899 елның 28 августы, Воронеж1951 елның 5 гыйнвары, Мәскәү) — урыс совет язучысы һәм прозаигы.

Андрей Платон улы 1899 елның яңа стиль буенча 28 августында Воронеж шәһәренең Ям бистәсендә туа.

Әтисе — Климентов Платон Фирс улы (1870-1952) паровоз машинисты һәм Воронеж тимер юл һөнәрханәләрендә слесарь булып эшли. Аңа ике тапкыр (1920 һәм 1922 елларда) Хезмәт Батыры исемен бирәләр, ә 1928 елда ул партиягә керә. Әнисе — Лобочихина Мария Василий кызы (1874/75-1928/29) — сәгать остасы кызы, унбер бала анасы. Андрей гаиләдә иң өлкән бала булган, ә Мария Васильевна һәр ел диярлек бала тапкан. Шуңа күрә Андрей энекәш һәм сеңелкәшләрен тәрияләүдә, соңрак аларны туендыру, өс-башын карауда катнаша. Климентов-Платоновның ата-аналары Воронежның Чугун зиратына күмеләләр.

1906 елда Андрей чиркәү-мәхәллә мәктәбенә укырга керә. 1909 елдан алып 1913 елга кадәр шәһәрнең 4-сыйныфлы мәктәбендә белем ала. 1913 елдан (төгәл билгеле түгел, 1914 елның язы булырга мөмкин) 1915 елгача ялчы, «Россия» саклау җәмгыяте конторасында «малай»; полковник Бек-Мармарчевның Усть имениесендә локомобиль машинисты ярдәмчесе булып хезмәт куя. 1915 елда трубка заводында литейщик булып эшләве мәгълүм. 1915 елның көзеннән алып 1918 елның язына кадәр исә ул Воронежның төрле һөнәрханәләрендә эшче була.


Бәйрәмова, Фәүзия Аухади кызы – Татар халкының күренекле сәясәтчесе, язучысы, җәмәгать эшлеклесе. Иттифак фиркасе башлыгы, Милли Мәҗлес рәисе. 1990 елларда бик актив сәясәтче, аны хәтта Татар фәрештәсе дип атыйлар һәм Сөембикә белән чагыштыралар.

Соңгы вакытта Фәүзия ханым Яр Чаллы шәһәрендә яши һәм язу эше белән шөгыльләнә. 1999 елда Хаҗ кыла.

Фәүзия Бәйрәмова 1950 елның 5 декабренда ТАССРның Саба районында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, ул белем алуны башта Казанның театраль училищесында, аннары Казан Дәүләт университетының филология факультетында дәвам итә (1983-1989).

Профессиональ эшчәнлекне Фәүзия Бәйрәмова Казан телестудиясендә башлый. Соңрак ул китап нәшриятында эшли. Журналист һәм мөхәррир буларак, ул күп газета-журналларда яза.

1986 елда ул СССР Язучылар Берлегенә керә.

1988 елда ул сәяси эшчәнлеген башлый.

Рабит Батулла

Рабит Батулла (чын исем Роберт Мөхлис улы Батуллин, 1938 елның 23 мартында туды) – күренекле татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе.

Роберт Батуллин 1938 елның 26 мартында Татарстанның Зәй районы Түбән Олоҗы авылында туа. 1956-1961 елларда Мәскәүдә М.С. Щепкин исемендәге театр училищесында укый, аны тәмамлагач, ике ел Г.Камал театрында актер булып эшли, шул ук вакытта режиссерлык эше белән дә шөгыльләнә.


Файл:Bulgak ov .jpg

Михаил Афанасий улы Булгаков (рус. Михаил Афанасьевич Булгаков; 1891 елның 15 мае1940 елның 10 марты) — мәшһүр совет язучысы һәм драматургы. «Мастер һәм Маргарита», «Ак гвардия» мәшһүр романнары авторы.

1891 елның 3 (15) маенда Киевта Киев дини академиясе профессоры Афанасий Иванович Булгаков (1859-1907) һәм Варвара Михаил кызы (кызлыкта Покровская) (1869-1922) гаиләсендә туа. Аларның гаиләсендә 7 бала була: Михаил (1891-1940), Вера (1892-1972), Надежда (1893-1971), Варвара (1895-1954), Николай (1898-1966), Иван (1900-1969) һәм Елена (1902-1954).