Притцкер премиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Притцкер премиясе latin yazuında])
1989 елда Притцкер премиясен алган Фрәңк Гери проекты

Притцкер премиясе (ингл. Pritzker Architecture Prize) — ел саен архитектура өлкәсендә казанышлар өчен бирелгән премия. Ул дөньяда киң танылган, һәм аны Нобель премиясе аналогы буларак кабул итәләр. Мәгълүм булганча, архитектура буенча Нобель премиясе юк, шуңа күрә, Притцкер гаиләсе (Hyatt мисафирханәләре хуҗасы) 1979 елда архитектура буенча премия оештырды. Премияне алу зур казаныш булып санала. Премиянең матди күләме — 100 мең АКШ доллары.

Бүләкнең халыкара жюрисы ел саен үзгәрә, һәм дөньяның иң абруйлы архитекторлары, архитектур тәнкыйтьчеләре һәм эшмәкәрләреннән тора. Җиңүче яшерен тавыш бирү нәтиҗәсендә билгеләнә. Тантананы үткәрү урыны шулай ук үзгәрә, ул Притцкер премиясе лауреатларының эшләрен күрсәтүче күргәзмә белән уза. Утыз ел эчендә премия Вашингтонның Милли галереясендә, Нью-Йоркның «Метрополитен» музеенда, Версаль сараенда, Праһа кирмәнендә, Вашингтонның Ак йортында, Румның Капитолий тавында тапшырылды. Шулай ук премия Иерусалим, Лос-Анджелес, Билбао, Берлин, Мехико, Мадрид, Петербург һәм башка шәһәрләрдә тапшырылган.

Премияне тапшыруның төп критерияләренең берсе — архитектур идеяләренең инновацион төсмере.

Притцкер премиясе лауреатлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче Притцкер премиясе лауреаты Филип Джонсон
1983 ел лауреаты Йо Минг Пей
2010 ел лауреаты Рюэ Нисидзава

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]