Эчтәлеккә күчү

Радик Сәлахов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Радик Сәлахов latin yazuında])
Радик Сәлахов
Туган телендәге исеме Радик Сирен улы Сәлахов
Туган 11 декабрь 1993(1993-12-11) (32 яшь)
РФ, ТР, Зәй районы, Сармашбаш
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия байрагы РФ
Һөнәре көрәшче
Ата-ана
  • Сирен Сәлахов (әти)
Бүләк һәм премияләре РФ чемпионы
ТР чемпионы
дөнья чемпионы
РФ халыкара класслы спорт мастеры
Сайт Радик Салахов

Радик Сәлахов, Радик Сирен (Сурен[1]) улы Сәлахов (1993 елның 11 декабре, РФ, ТР, Зәй районы, Сармашбаш) ― авыр үлчәм (130 кг) категориясендә көрәшче, төрле ярышларда берничә тапкыр җиңүче. Татарстан чемпионы (2014, 2017, 2018, 2020, 2022, 2023), Россия чемпионы (2015, 2022, 2023), билбау көрәше буенча дөнья чемпионы (2022, 2023, 2025).[2] ХXIII (2023) һәм XXV (2025) Федераль Сабан туйлары батыры[3], III Халыкара шахтерлар Сабан туе батыры (2023), [4] билбау көрәше буенча спорт мастеры. Авырлыгы 128 кг[1]. Көрәш буенча РФ халыкара класслы спорт мастеры (2025).

1993 елның 11 декабрендә[5] Татарстанның Зәй районы Сармашбаш авылында туган. Әтисе ― татар көрәшенә ике батыр егет үстереп биргән көрәшче Сирен (Сурен[1]) Хәмит улы Сәлахов (2020 елда вафат). Әнисе Ләйсән. Энесе Рөстәм, Әлмәт командасы көрәшчесе, ТР чемпионатының көмеш медале иясе[1][6]

Алты яшеннән келәмдә. Туган авылында унбер еллык мәктәпне тәмамлап, аннары Түбән Камада нефтехимия көллиятендә (Н. В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте) белем алгач, Зәйгә кайта. Ике еллап Зәйдә яши, эшли һәм Әлмәт якларыннан яхшы тәкъдим килгәч, Әлмәт командасы өчен чыгыш ясый башлый.

Зәй, Түбән Кама, Әлмәт, Лаеш районы спорт командалары өчен чыгыш ясый. Тренерлары: әтисе Сирен Сәлахов,[7] Ильяс Билалов, Рүзил Ганиев.

Яр Чаллыда металл җыю компаниясендә демонтаж буенча мастер булып эшли. Атнага 4-5 тапкыр «Витязь» спорт клубында Илнур Хәйбуллин җитәкчелегендә шөгыльләнә[1].

23 яшендә өйләнгән[8]. Хатыны Алия, кызы Райан[1], улы (2025 елда туган)[9]

Спорттагы уңышлары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • 2011 ― билбау көрәше буенча Россия чемпионаты (Уфа) ― яшүсмерләр арасында алтын медальгә лаек (80 кг нан артык үлчәмдә) [10]
  • 2011, 2014, 2018 ― Зәй Сабан туенда абсолют батыр[11]
  • Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы призларына ярышлар җиңүчесе [12]
  • 2018 ― Р. Ш. Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча республика турниры ― җиңүче (130 кг; Зәй районы өчен чыгыш ясаган)
  • 2018 ― билбау көрәше буенча Россия чемпионаты (Зәй) – 3нче урын (100 кг нан авыррак үлчәмдә) [13]
  • 2019 ― келәмдә артык хисле булганы өчен бер елга ярышлардан читләштерелә [14]
  • 2014 (90 кг), 2017, 2018, 2020, 2022 ― Татарстан чемпионаты ― 130 кг үлчәүдә җиңүче [15]
  • 2021 ― Питрау Сабан туе (Мамадыш районы, Җөри) абсолют батыры [16]
  • 2021 ― «Манзара» турнирының абсолют җиңүчесе (Әлмәт районы өчен чыгыш ясаган) [17] [18]
  • 2015 (90 кг), 2022 (130 кг) ― «Ватаным Татарстан» республика газетасы оештырган герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш буенча республика ярышлары ― шәхси беренчелектә җиңүче [19]
  • 2022 ― Әлмәт Сабан туеның абсолют батыры [20]
  • 2023 ― Татарстанның атказанган спорт мастеры Данил Галиев истәлегенә багышланган корәш буенча республика ярышлары (Түбән Кама) ― җиңүче (130 кг; Лаеш районы өчен чыгыш ясаган) [21]
  • 2022, 2023 ― билбау көрәше буенча Россия чемпионаты – җиңүче (130 кг)[22][23]
  • 2022, 2023 ― билбау көрәше буенча дөнья чемпионы (130 кг), абсолют авырлык категориясендә чемпион [24][25]
  • 2023 ― ХXIII Федераль Сабан туе батыры[26]
  • 2023 ― Киров өлкәсе Сабан туе (Малмыж) батыры. Татарстан Рәисеннән бүләк итеп «Лада Гранта» автомобиле тапшырылган.[27]
  • 2022, 2023 ― Питрау Сабан туе (Мамадыш районының Җөри авылы) абсолют батыры. 2023 елның абсолют батырына 500 мең сум акча бирелгән. [28]
  • 2023 – Көрәш буенча Татарстан чемпионаты (Казан) җиңүчесе (130 кг үлчәү авырлыгында)[29]
  • 2024 – герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш бәйгесе җиңүчесе (130 кг үлчәү авырлыгында)[30]
  • 2024 ел — Көрәш буенча Татарстан чемпионаты (Казан, 6-7 март) — 130 кг авырлык категориясендә — 1нче урын (Зәй)[31].
  • 2024 ел — Зәй Сабан туеның абсолют батыры[32].
  • 2024 ел — Уфа администрациясе кубогына көрәш буенча ачык турнирның абсолют батыры[33].
  • 2024 ел — XIV Бөтенроссия авыл Сабантуеның абсолют батыры (Барда, Пермь крае)[34].
  • 2024 ел — «Изге Болгар җыены» кысаларында Билбаулы көрәш буенча халыкара ярышлар җиңүчесе. Хурал Азимовны (Азәрбайҗан) 7:3 исәбе белән җиңә. Приз ― Lada Granta машинасы.
  • 2024 ел — 5нче БРИКС илләре Спорт уеннарында[d] көрәш буенча ярыш (Казан, Россия, 2024 ел, 12 ― 23 июнь) — 130 кг авырлык категориясендә — 1нче урын (алтын медаль). Финалда Таҗикстан көрәшчесен баллар исәбе белән тиз арада отып чыккан. «Бу җиңү – әти өчен. Ул мине көрәшкә алып килде, бу җиңүне аңа багышлыйм[35].
  • 2024 ― Олимпия уеннарына кертелмәгән спорт төрендә (ир-егетләр арасында) Татарстан Республикасының иң яхшы спортчысы[36].
  • 2025 ― көрәш буенча Татарстан чемпионы (130 кг үлчәү авырлыгында, приз 100 мең сум)[37].
  • 2025 ― Казанның «Ак барс» көрәш сараенда үткән «Ватаным Татарстан» гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турнирының җиңүчесе (130 кг үлчәү авылыгында; приз 100 мең сум)[38].
  • 2025 ел — «Изге Болгар җыены» кысаларында Билбаулы көрәш буенча халыкара ярышлар җиңүчесе. Приз ― Lada Granta машинасы[39].
  • 2025 ― 10нчы мәртәбә Зәй район Сабан туе баш батыры (Баш батырга традицион бүләк – тәкә һәм автомобиль бүләк иткәннәр)[40].
  • 2025 ― XXV Федераль Сабан туеның (Якутск) баш батыры («Лада Гранта» машинасы һәм болан бүләк иткәннәр)[41].
  • 2025 ― абсолют дөнья чемпионы[42].
  • 2025 ― Көрәш буенча Россия Федерациясенең халыкара класслы спорт мастеры [43].
  • 2025 ― Көрәш буенча 2025 елгы Дөнья Кубогы (Мәскәү, «Коломенское»[d] музей-тыюлыгы) җиңүчесе (130 кг авырлыкта) һәм Абсолют дөнья чемпионы (Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән төп бүләк – автомобиль тапшырылган)[44].
  • 2025 ― II Бөтендөнья милли көрәш төрләре уеннарының абсолют җиңүчесе ― Яңа Чабаксарда узган Көрәш буенча турнирның гала-көрәшендә атказанган спорт мастеры, дөнья Кубогы җиңүчесе Мирлан Олу Бәхтиярны (Кыргызстан) җиңгән [45][46].
  • 2025 ― Көрәш буенча Россия Кубогы (Казанның «Ак Барс» спорт сараенда) 130 кг.га хәтле үлчәү авырлыгында I урын[47].
  • 2026 – көрәш буенча Татарстан чемпионаты (Алабуга) — 130 кг үлчәү авырлыгында чемпион[48]. 12нче тапкыр «Татарстан Республикасы чемпионы» титулы алуы бу ярышлар тарихында абсолют рекорд булып тора.
  • 2026 ― каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш турнирының (Чаллы шәһәренең Боз сараенда узган) баш батыры (400 мең сум акчалата бүләк)[49].
  • 2026 ― көрәш буенча Россия чемпионатының (Казанның «Ак Барс» көрәш сарае) 130 кг үлчәү авырлыгында җиңүчесе [50].
  • 2026 ― «Изге Болгар җыены» кысаларында узган көрәш ярышларының баш батыры (бүләк — «Lada Grantа» – Радик Сәлаховның 19нчы машинасы)[51].
  • 2026 ел ― Зәй районы Сабан туеның баш батыры (Баш батырга традицион бүләк – тәкә һәм автомобиль бүләк иткәннәр. Бу Радикның карьерасында 20нче машинасы[52].
  • 2026 ― Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсе Сабан туеның баш батыры (тәкә һәм «Lada Grantа» автомобиле бүләк ителгән)[53].
  • 2026 ― көрәш буенча Дөнья чемпионаты (Миңгәр, Саба районы, Татарстан, Россия) ― 130 кг үлчәү авырлыгында җиңүче[54].
  • 2026 ― көрәш буенча Дөнья чемпионаты (Миңгәр, Саба районы, Татарстан, Россия) ― абсолют дөнья чемпионы. Финалда ул Грузия көрәшчесе Уча Табатадзе белән бил алышкан. Аңа төп бүләк — автомобиль тапшырылган (бу — Радикның 2026 елда откан 4нче машинасы)[54].
  • 2026 — Омскида узган XXVI Федераль Сабан туеның көрәш турнирының абсолют батыры (батырга тәкә һәм Татарстан Республикасы Рәисе бүләге – машина ачкычы тапшырылган)[55].
  • 2026 ― Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарының (Кыргызстан) «көрәш» ярышларында абсолют үлчәү авырлыгында җиңүче[56].
  1. 1 2 3 4 5 6 Династия батыров Салаховых. «Татарстан», 2024 ел, № 6, 38-39нчы бит.
  2. Константин Кякинен. Абсолютным чемпионом мира по борьбе корэш стал Радик Салахов. АиФ Казань, 27.06.2022(рус.)
  3. Рузилә Мөхәммәтова. Кемеровода узган Федераль Сабан туенда Татарстан егете Радик Сәлахов батыр калды. Татар-информ, 1.06.2023
  4. Радик Сәлахов – ХXIII Федераль Сабан туе батыры. БТК, 1.06.2023,
  5. Путь Радика Салахова к чемпионскому титулу. Манзара Вконтакте, 19.01.2021
  6. Батыр Радик Сәлахов: «Җиңүем дога булып барсын». Матбугат.ру, 29.12.2020
  7. Как воспитать настоящих чемпионов, рассказал известный заинский тренер. Новости Заинска, 4.02.2017(рус.)
  8. Энҗе Габдуллина. «Манзара» батыры Радик Сәлахов: «Көрәшүемә хатыным каршы иде». Интертат, 9.03.2021
  9. У батыра Сабантуя из Набережных Челнов Радика Салахова родился сын. «Челнинские известия», 01.08.2025
  10. Борцы Татарстана по «Корэш» – победители Чемпионата и Первенства России 2011.(үле сылтама) Министерство спорта Республики Татарстан(рус.)
  11. Традиционный национальный праздник «Сабантуй-2014» прошел в Заинском муниципальном районе.(үле сылтама) Министерство спорта Республики Татарстан
  12. радик салахов борец биография(үле сылтама)
  13. В Заинске завершился чемпионат России по борьбе на поясах.(үле сылтама) Министерство спорта Республики Татарстан
  14. Матбугат.ру
  15. Во Дворце единоборств «Ак Барс» завершился чемпионат Республики Татарстан по корэш.(үле сылтама) Министерство спорта Республики Татарстан
  16. На Питрау-2022 выбрали абсолютного батыра и кряшенскую красавицу. Бизнес-Онлан, 17.07.2022(рус.)
  17. Радик Салахов – абсолютный победитель Турнира по Корэш «Манзара-2021». Татарлар.Инфо, 2021(рус.)
  18. Радик Салахов – абсолютный победитель премии «Манзара-2021».(үле сылтама) Министерство спорта Республики Татарстан
  19. Результаты выступлений спортсменов на республиканских соревнованиях по корэш.(үле сылтама) Министерство спорта Республики Татарстан
  20. Катерина Машенцева. Батыром-2022 в Альметьевске стал Радик Салахов. ЮВТ-24, 11.06.2022(рус.)
  21. Определились победители республиканских соревнований по корэш.(үле сылтама) Министерство спорта Республики Татарстан
  22. Во Дворце единоборств «Ак Барс» прошел чемпионат России по корэш.(үле сылтама) Министерство спорта Республики Татарстан
  23. Определились победители и призеры чемпионата России по поясной борьбе корэш.(үле сылтама) Министерство спорта Республики Татарстан
  24. Борцы Республики Татарстан завоевали 14 медалей на чемпионате и первенстве мира по корэш.(үле сылтама) Министерство спорта Республики Татарстан
  25. В Богатых Сабах подвели итоги чемпионата и первенства мира по корэш.(үле сылтама) Министерство спорта Республики Татарстан
  26. Бүген җиңгән машинам ― тугызынчысы! Радик Сәлахов ― ХXIII Федераль Сабан туе батыры. БТК, 1.06.2023
  27. Зилә Мөбәрәкшина. Радик Сәләхов Киров өлкәсе Сабан туе батыры булды. Татар-информ, 2.-07.2023
  28. Фрида Вәлитова. “Питрау – 2023” туган җирне, күңел матурлыгын һәм батырларны данлады. «Туганайлар», 17.07.2023
  29. Энҗе Габдуллина. Көрәш буенча Татарстан чемпионнары билгеле. Татар-информ, 25.11.2023
  30. Энҗе Габдуллина. Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирының 2024 елгы җиңүчеләре билгеле. Татар-информ, 3.02.2024
  31. Энҗе Габдуллина. Көрәш буенча Татарстан беренчелегенең быелгы җиңүчеләре билгеле. Татар-информ, 7.03.2024
  32. Зәй Сабан туенда абсолют батыр Радик Сәләхов булды. Татар-информ, 8.06.2024
  33. Альфия Аглиуллина. Радик Салахов завоевал кубок Уфы на турнире по борьбе курэш. bashkortostan102.ru, 12.06.2024
  34. Бардада Бөтенроссия авыл Сабантуе абсолют батыры билгеле булды. Татар-информ, 15.06.2024
  35. Энҗе Габдуллина. «Бу җиңү – әтием өчен»: Татар көрәшчеләре – БРИКС чемпионнары. Интертат, 22.06.2024
  36. Якташыбызны дәрәҗәле бил алышлар көтсен. 2025 елның 21 апрель көнендә архивланган ТР Көрәш федерациясе, 28.12.2024
  37. Зөлфия Шәвәлиева. Көрәш буенча Татарстан чемпионнары билгеле булды - исемлек. Татар-информ, 18.01.2025
  38. Зөлфия Шәвәлиева. Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирының 2025 елгы җиңүчеләре билгеле. Татар-информ, 15.02.2025
  39. Юлай Низаев. Быелгы Изге Болгар җыенының милли көрәш келәмендә янәдән Радик Сәлахов батыр булып калды. Татар-информ, 18.05.2025
  40. Зөлфия Шәвәлиева. Сабан туе батырлары-2025 – кемнәр алар һәм ниләр отканнар. Интертат, 9.06.2025
  41. XXV Федераль Сабан туеның баш батыры Радик Сәлахов: «Болан бирәчәкләренә ышанмаган идем». Интертат, 14.06.2025
  42. В Республике Татарстан подвели итоги Чемпионата мира по корэш и кыргыз курош. Министерство спорта Республики Татарстан, 23.06.2025
  43. О присвоении спортивного звания
  44. Алсу медаль алды, Камилә Вәлиева чүлмәк ватты: Мәскәү Сабан туен зурлап билгеләп үттеләр. Татар-информ, 6.07.2025
  45. Триумф российский бойцов на II Всемирных играх. II всемирные игры национальных единоборств Вконтакте, 12.10.2025
  46. Радик Сәлахов II Бөтендөнья милли көрәш төрләре уеннарының абсолют җиңүчесе булды. Татар-информ, 13.10.2025
  47. Зөлфия Шәвәлиева. Татарстан көрәшчеләре Казанда узган Россия Кубогында 7 алтын медаль яулады. Татар-информ, 7.12.2025
  48. Два дня борьбы и триумфа: в Елабуге завершился чемпионат Татарстана по корэш. elabuga-rt.ru, 17.01.2026
  49. Зөлфия Шәвәлиева. Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турнирының баш батыры билгеле. Татар-информ, 14.02.2026
  50. Зөлфия Шәвәлиева. Россия чемпионатында тугыз Татарстан көрәшчесе чемпион исемен яулады. Интертат, 18.04.2026
  51. Зөлфия Шәвәлиева. «Изге Болгар җыены»ның баш батыры Радик Сәлахов: Татарстанны оятка калдырмаска тырышабыз. Татар-информ, 18.05.2026
  52. Зөлфия Шәвәлиева. Татарстан батырлары-2026 – район Сабан туйларында кемнәр батыр калды? Интертат, 8.06.2026
  53. Зөлфия Шәвәлиева. Өч мәйданчыкта - өч батыр: Казан Сабан туйларында кемнәр җиңде? Интертат, 21.06.2026
  54. 1 2 Зөлфия Шәвәлиева. Татарстан көрәшчеләре дөнья чемпионатында 7 алтын медаль яулады. Интертат, 28.06.2026
  55. Омскида үтүче XXVI Федераль Сабан туеның көрәш батыры билгеле. Татар-информ, 18.07.2026
  56. Зөлфия Шәвәлиева. Көрәшче Радик Сәлахов Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында алтын медаль яулады. Татар-информ, 5.09.2026