Ринат Вәлиев (1971)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ринат Вәлиев (1971) latin yazuında])
Ринат Вәлиев
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Ринат Сөләйман улы Вәлиев

Туу көне

9 март 1971(1971-03-09) (53 яшь)

Туу урыны

СССР, РСФСР, Горький өлкәсе, Сергач районы, Грибаново

Эшчәнлек еллары

1993 ― х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

баянчы, композитор, аранжировщик

Кораллар

баян, курай

Жанрлар

җыр

Хезмәттәшлек

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле

Бүләкләр

ТР атказанган артисты - 2013

Милләт

татар

Хоккейчы Ринат Вәлиев белән бутамагыз.

Ринат Вәлиев, Ринат Сөләйман улы Вәлиев (1971 елның 9 марты, СССР, РСФСР, Горький өлкәсе, Сергач районы, Грибаново) ― музыкант, баянчы, композитор, 2000―2005 елларда Татарстан Республикасының Халыклар дуслыгы орденлы дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты (2013).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1971 елның 9 мартында Горький (хәзерге Түбән Новгород) өлкәсе Сергач районы Грибаново авылында колхозчылар гаиләсендә 15нче төпчек бала булып туган. Фронтовик әтисе төпчек улына 5 ай булганда вафат булган. Сигез туган исән-имин үскәннәр. Өч абыйсы, ике апасы бар. Бер апасы — Мәскәүдә, икенчесе Түбән Новгородта яши.

Кечкенә вакыттан абыйларыннан калган гармунда, баянда уйный. Беренче баянын абыйсы Мөнир армиядән кайтышлый алган булган, әнисенең Сарыкылыч (1946―1995 елларда Арзамас-16) шәһәрендә гомер иткән энесе Чыңгыз аккордеон бүләк иткән.

Мәктәптән соң Түбән Новгород өлкәсе Бор шәһәрендә мәдәният-агарту училищесын тәмамлаган (баян укытучысы Абросимов).

1989 елда бер үк вакытта Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына һәм Казан дәүләт консерваториясенең музыка сәнгате факультетына укырга керә, аларны 1993 елда уңышлы тәмамлый.

1993 елдан ― Казан консерваториясе каршындагы халык уен кораллары оркестры җитәкчесе.

Беренче хезмәт урыны ― «Казан» милли-мәдәни үзәгендә (2021 елдан ТР Милли китапханәсе) ансамбль (хәзерге Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры) оештырып, 3 ел шуны җитәкли. М. Ш. Шәймиев ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе булырга тәкъдим итә, 2000―2005 елларда әлеге ансамбльне җитәкли, берничә ел ансамбль директоры булып та эшли. Ансамбль белән татарлар яшәгән Россия төбәкләренә һәм чит илләргә, ш.и., Япония, Словения, Венгрия, Болгария, Төркия, Үзбәкстан, Төрекмәнстанга бара. Сабан туе, дәүләт чаралары, Бөтендөнья татар конгрессы оештырган концертларда катнаша.

Ринат Вәлиев ― күп кенә музыкаль әсәрләр авторы, шул исәптән баян өчен эшкәртмәләр һәм гармун белән курай катнашында оркестр өчен пьесалар авторы. Ринат Вәлиев эшләгән музыкаль эшкәртмәләр бүгенге көндә музыкаль уку йортларында уку-укыту программаларына кертелгән. Яшь музыкантлар аның музыкаль эшкәртмәләрен башкарып, конкурсларда катнаша. Интернет киңлекләрендә (күпчелек YouTubeта) музыкант белән күп роликлар (композицияләр) тәкъдим ителә: «Бию көйләре» (2012), «Сине эзләдем» (2012), «Күн авылы көе» (2013), «Кичер мине, әнкәй, гафу ит» (курай, 2014), «Татар бию көе» (Азат Тимеркәев белән, 2014), «Халык көйләренә тезмә» (2016), «Ал, Зәйнәбем» (2016), «Рәйхан» (2016), «Татар халык көйләре» (2019), «Татар халык көйләренә тезмә» (2020, 2024 [1]), «Курай, тальян моңнары» (2020), «Әткәй, әнкәйне сагынып» (попурри, 2021) һ. б.[2]

«Татарстан Республикасының Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте иҗтимагый фонды» артист-музыканты буларак, төрле мәйданчыкларда баянчы һәм курайчы буларак актив чыгыш ясый, танылган татар җырчыларына аккомпаниаторлык итә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1993 ― Фәйзулла Туишев исемендәге республика конкурсы – Гран–при
  • 1995 ― Италиядә Халыкара оркестрлар конкурсы ― студентлар оркестры белән бергә лауреат һәм 1 урын
  • 1996 ― Франциядә Халыкара халык уен коралларында уйнау конкурсы ― лауреат
  • 2013 ― «Татар милләтенә күрсәткән олуг хезмәте өчен» медале (БТК)
  • 2013 ― Татарстан Республикасының атказанган артисты[3]

Шәхси тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Гөлнара. Балалары Рәсүл, Нурислам, Мөхәммәд, Габделгазиз, Исмәгыйль, Җәмилә, Ибраһим, Йосыф, Мәрьям (2018)[4].

Традицион булмаган медицина белән шөгыльләнә (гадәти булмаган сәләтләр Хәдичә әбисеннән тапшырылган, дип саный)[5]. 2013 елда Хаҗга барырга насыйп булган.

ТНВ телеканалының «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруына (02.03.2019) биргән интервьюсында никахлы икенче хатыны да барлыгын таный[6].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ринат Вәлиев / Рифат Фәттахов. Нижгар татарларының биографик энциклопедиясе.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]