Халикъ Садрый

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Халикъ Садрый latin yazuında])
(Садриев Габделхаликъ Гариф улы битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Халикъ Садрый
Халик Садрый.jpg
Туган телдә исем Габделхаликъ Гариф улы Садриев
Туган 4 август 1890(1890-08-04)
хәзерге Самар өлкәсе, Иске Ярмәк авылы
Үлгән 8 март 1955(1955-03-08) (64 яшь)
Милләт татар
Һөнәре язучы, шагыйрь, драматург
Бүләк һәм мөкәфәтләре Ватан сугышы ордены, 2нче дәрәҗә Кызыл Йолдыз ордены

Габделхаликъ Гариф улы Садриев 1890 елның 4 августында хәзерге Самар өлкәсенең Камышлы районы Иске Ярмәк авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Кечкенәдән ятим калып, Октябрь революциясенә кадәрге чорда Ырынбур, Өфә, Баку, Самар шәһәрләрендә завод һәм нефть промыселларында эшләп, “тормыш университетлары”н уза. Бик яшьли революцион көрәш юлына баса. 1919-1922 елларда партиянең Самар губерна комитетында татар-башкорт сиксәсе рәисе булып эшли. 1920 елда Мәскәүдә ТАССР оешу турындагы тарихи закон проектына кул куйган татар халкы вәкилләреннән берсе икәнлеге дә мәгълүм.

Х.Садри Казанда «Спартак» комбинатында директор һәм башка сәнәгать оешмаларында җитәкче булып эшли, актив җәмәгать эше алып бара. Бу чорда ул уйлап табу һәм хезмәтне рациональләштерү юнәлешендә фәнни-популяр хезмәтләр дә яза (“Электромонтер”, 1926; “Электрик серләре”, 1928 һ.б.)

Бөек Ватан сугышында, батальон командиры буларак, фронтның алгы сызыгында сугыша. Фронттагы батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә.

Х.Садри, әдәби иҗатка Октябрь революциясенә кадәр үк тартылып, шул чорда байтак кына хикәяләр яза. Революциядән соң ул прозада эшләү белән бергә үзен драматургиядә, поэзиядә һәм очеркларда сынап карый. Х.Садриның драматург Әнәс Камал белән берлектә “Юллар” (1950) исемле пьесасы бар. Шулай ук ул “Идел буенда сугышлар”, “Партизаннар” һәм курчак театрлары өчен “Камал бабай әкияте” (1951) исемле сәхнә әсәрләре иҗат итә. Әлеге пьесалар үз вакытында республикабыз сәхнәләрендә зур уңыш белән бара.

Х.Садриның “Ил батырлары”(1934), “Тимерче малае” (1935), “Безнең таң” (1937) исемле повестьлары һәм “Йөзмә госпитальдә”(1950) дигән мемуар очеркы мәгълүм.

Аның барлыгы сигез китабы дөнья күрә.

1939 елда СССР Язучылар берлегенә кергән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]