Эчтәлеккә күчү

Теләүбиргән Җумаморатов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Теләүбиргән Җумаморатов latin yazuında])
Теләүбиргән Җумаморатов

Т.К. Җумаморатов (1915-1990)
Тугач бирелгән исеме: Теләүбиргән Күпбатулла улы Җумаморатов
Псевдонимнар: Җумателәү, Jumatleu
Туу датасы: 15 июнь 1915(1915-06-15)
Туу урыны: Муйнак районы Каракалпакстан Акдәрья
Үлем датасы: 2 апрель 1990(1990-04-02) (74 яшь)
Үлем урыны: Нүкис
Милләт: каракалпак
Ватандашлык: Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Эшчәнлек төре: язучы, публицист
Иҗат итү еллары: 1937-1990
Юнәлеш: проза, драматургия, поэзия, тәрҗемә
Жанр: роман, пьеса, шигырь
Иҗат итү теле: каракалпак теле
Дебют: 1937'
Премияләр: Бердах исемендәге премия (1970)
Бүләкләр: «Хөрмәт Билгесе» орденыХалыклар дуслыгы ордены
Имза:

Теләүбиргән Җумаморатов, Теләүбиргән Күпбатулла улы Җумаморатов, (каракалп. Тилеўберген Қуппатулла улы Жумамуратов, Tilewbergen Jumamuratov (1915 елның 15 июне, Каракалпакстан, Муйнак районы, Акдәрья — 1990 елның 2 апреле, Нүкис) — язучы, тәрҗемәче, 1957 елдан ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1965 елдан ССРБ әдәби фонды әгъзасы), Үзбәкстан ССР (1969) һәм Каракалпакстан АССР (1957) халык шагыйре, Каракалпакстан АССРның Бердах исемендәге дәүләт бүләге иясе (1971).

Теләүбиргән Җумаморатов
Теләүбиргән Җумаморатов (картина)

1915 елның 15 июнендә хәзерге Каракалпакстанның Муйнак районы Амудәрья авылында диһкән гаиләсендә туган. Бик яшьли әтисеннән ятим кала. Әнисенең тырышлыгы белән мәдрәсәдә белем ала, 1931-1932 елларда Арал шәһәрендә уку комбинатында, 1936-1937 елларда Түрткүл шәһәрендә укытучылар әзерләү курсларында укый, читтән торып Ташкәнт Урта Азия дәүләт университетының тарих факультетын (1947), югары фирка мәктәбен тәмамлаган.

1933-1937 елларда Муйнакта кибет мөдире.
1937-1942 елларда Муйнак районы Марат исемендәге урта мәктәп укытучысы.
1942-1944 елларда Муйнак районының «Кызыл балыкшы» (тат. Кызыл балыкчы) газетасы мөхәррире.
1945-1949 елларда ВКП(б) Муйнак райкомының пропаганда һәм үгетләү бүлеге мөдире.
1949-1951 елларда Каракалпакстан АССР матбугат идарәсе башлыгы урынбасары.
1951-1954 елларда республика радиокомитетында әдәби-нәфис тапшырулар бүлеге мөдире.
1957-1961 елларда «Совет Каракалпакстаны» газетасының матур әдәбият бүлеге мөхәррире.
1961-1963 елларда «Амудәрья» журналының һәм республика китап нәшриятының матур әдәбият бүлеге мөдире.
1963-1983 елларда Каракалпакстан АССР язучылар берлегендә өлкән әдәби киңәшче.
1983 елдан пенсиядә.

Т. Җумаморатов — шагыйрь, прозаик һәм драматург. Кечкенәдән әйтеш (айтыс) ярышларында катнашып, борынгыдан килгән импровизация серләренә өйрәнә. Беренче шигыре 1937 елда дөнья күрә.

Китаплары: «Йөрәк мәхәббәте» (1956), «Дуслык» (1959), «Сайланма әсәрләр» (1967), «Мәкәрҗә сылу» (1973), «Яшерен сөю» (1958) һ.б. Каракалпак дәүләт театрында «Кызлар шаяруы», «Күтәрелгән әләм» пьесалары куела.
А.С. Пушкин, М.Ю. Лермонтов, Гомәр Хәйям, Алишер Нәваи, Мәхтүмкули, Габдулла Тукай, Анна Ахматова, Сергей Щипачев, Муса Җәлил, В. Шефнер, С. Олейник әсәрләрен каракалпак теленә тәрҗемә иткән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Урынбаскан Хуҗабазарова (1922-1985). 1939 елда өйләнешкәннәр. Балалары:

  • уллары Байрон (1940), Морат (1959), кызлары Асия (1945), Зөһрә (1951), Замира (1953), Мәликә (1956), Диләрә (1962).
  • Нүкистә урамга исеме бирелгән.
  • Каракалпакстанда берничә мәктәп аталган[1].
  1. Рәсми сайтында, archived from the original on 2017-07-01, retrieved 2016-11-09 
  1. Арал дулкыннары (төзүче Лирон Хәмидуллин). Казан: ТКН, 1981.