Урал аръягы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Урал аръягы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Викибирелмәләрнең буш элементы

Урал аръяғы - Русия Федерациясенең Урал тауларыннан көнчыгыштарак яткан тәбигый җирләре. Урал буеның бер өлеше.

Урал аръягы шәһәре Баймак күренеше

Бу регионга көнчыгыштан Уралга якын Төмән, Свердлау һәм Чиләбе өлкәләре, шул исәптән Башкортстанның Урал аръягы [1], Казакъстанның Куштанай өлкәсе [2] керә. Уралның көнчыгыш итәгенә турыдан-туры тоташкан, Тубыл һәм Обь елгалары бассейнындагы Көнбатыш Себер тигезлеге кырыйлары да аның составында [3].

Шартлы рәвештә Төньяк, Урта һәм Көньяк Урал аръягы бүлемнәренә аералар.

Башкортстанның Урал аръягы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортостанның Урал аръягы республиканың көнчыгыш чигеннән тар гына буй булып үтә. Тәбигый чикләре Уралтау сыртыннан алып (Белорет шәһәре географик киңлегенә кадәр), Кырктытау, Ирәндек, Сакмар үзәне буйлап бара. Мәйданы 17 мең км2 чамасы. Магнитогорск мегасинклинориенең көнбатыш кабыргасына туры килә[4].

Өске ягы көнчыгышка таба гомуми сөзәкләнә, бу Магнитогорск мегасинклинорийының вак җыерчыклар, өзек урыннар һәм интрузиялар белән катмарланган кабыргасының көнбатыштан көнчыгышка таба гомуми түбәнәюенә бәйле. Территорияя палеозойның ордовиктан карбонга тиклемге утырма‑вулканоген (диабаз, диабаз порфирит, риолит, комташ, аргиллит, яшма һ.б.) һәм интрузив (гранит, диорит, пироксенит, периодотит һ.б.) токымнарыннан тора. Рельефы денудацион, көнбатышта — уртача һәм тәбәнәк таулар, көнчыгышта — тигезлек һәм калкулыклар урнашкан.

Төбәк файдалы казылмаларга бай: бакыр колчеданы мәгъдәннәре (Октябрьск, Подольск, Сибай, Учалы, Юбилейный яткылыклары), марганец мәгъдәннәре (Күчем яткылыгы) һәм хром мәгъдәннәре (Красов яткылыгы), мәгъдәнле (Миндәк һәм Муртыкты яткылыгы) һәм сибелмә алтын, яшма (Наурыз яткылыгы) [5].

Климаты формалашуга территориянең Урал таулары ышыгында ятуы, Казакъстан һәм Урта Азиядән килгән себер континенталь һәм үзгәрүче тропик һава массаларының үтеп керүе йогынты ясый. Явым‑төшемнең уртача еллык микъдары төньяк өлешендә 350-400 мм, көньягында — 270-300 мм. Кыш салкын һәм аз карлы, гыйнварда уртача температура -16°С; җәй җылы һәм коры, июльдә уртача температура 18-21°С, корылык һәм куан җилләр еш була (елына 14-15 көн) [6].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Башкирское Зауралье
  2. Кустанайская область.

    Область расположена в Зауралье, преимущественно в степной зоне

    //Большая советская энциклопедия
  3. Зауралье // Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Юрий Осипов. — М., 2004—2017
  4. Башкирское Зауралье
  5. Башкирское Зауралье//Энциклопедия Башкортостана
  6. Галимова Р. Г. Климат // Башкирская энциклопедия / гл. ред. М. А. Ильгамов. — Уфа : ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кустанайская область// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 14-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • Пестерев В. В. Организация населения в колонизуемом пространстве: Очерки истории колонизации Зауралья конца XVI — середины XVIII вв.: Монография / науч. ред. В. В. Менщиков. — Курган: Изд-во Курганского гос. ун-та, 2005. — 237 с. — ISBN 5-86328-681-4.
  • Научно обоснованные системы земледелия по зонам Башкирской АССР. Уфа, 1990.
  • Почвы Башкортостана: в 2 т. / Ф.Х. Хазиев [и др.]. Уфа, 1995—1997.