Фәрит Гыйльми

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәрит Гыйльми latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Фәрит Гыйльметдинов
Ф.Г.Гыйльметдинов.jpg
Тугач бирелгән исеме: Фәрит Гыйльметдин улы Гыйльметдинов
Псевдонимнар: Фәрит Гыйльми
Туу датасы: 14 апрель 1947(1947-04-14)
Туу урыны: ТАССР, Мөслим районы, Үрәзмәт авылы
Үлем датасы: 12.10. 1993
Үлем урыны: ТАССР,Әлмәт
Милләт: татар
Ватандашлык: ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: укытучы, язучы
Иҗат итү еллары: 1967-1993
Юнәлеш: проза
Жанр: повесть, хикәя
Иҗат итү теле: татар теле
Дебют: «Салават күпере» (1967)

Фәрит Гыйльми (псевдоним, тулы исеме Фәрит Гыйльметдин улы Гыйльметдинов, 1947 елның 14 апреле, ТАССР, Мөслим районы, Үрәзмәт1993 елның 12 октябре, Әлмәт) — татар язучысы, прозаик. 1982 елдан ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1947 елның 14 апрелендә Татарстан АССР Мөслим районы Үрәзмәт авылында туган. Үрәзмәт урта мәктәбен (1965), Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1970) тәмамлаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1970-1972 елларда Тарих һәм мәдәният истәлекләрен саклау җәмгыятенең Әлмәт бүлегендә җаваплы сәркатип.

1972-1974 елларда Ырынбур өлкәсенең Тук районында хәрби хезмәттә.

1974-1978 елларда 1нче номерлы Әлмәт татар урта мәктәбендә тарих һәм әдәбият укыта.

1978-1983 елларда Әлмәт батырма электр насослары заводында хезмәтне фәнни оештыру бюросы башлыгы.

1983-1985 елларда «Оргтехстрой» трестында инженер.

1985-1987 елларда Мәскәүдә ССРБ Язучылар берлегенең Югары әдәби курслары тыңлаучысы.

1988-1993 елларда Әлмәт язучылар оешмасы каршындагы яшь һәм башлап язучылар консультанты.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шагыйрь Рәдиф Гаташның Үрәзмәт мәктәбенә практика үтәргә килүе әдәби иҗат белән мәктәп елларында ук кызыксына башлауга этәрә[1]. 1967 елда «Салават күпере» исемле беренче хикәясе «Кызыл таң» газетасында (Уфа) дөнья күрә. «Ялкын» журналында, «Яшь ленинчы» газетасында (хәзерге «Сабантуй» журналы) һәм яшь язучыларның «Инешләр Иделгә коя» исемле күмәк җыентыгында (ТКН, 1971) унлап хикәясе урнаштырыла. «Урсай тау итәгендә» повесте (1977 елда «Казан утлары» журналында басылган) һәм «Елганың борылган төшендә» повесте (1980) белән 1982 елда ССРБ (Татарстан АССР) Язучылар берлегенә кабул ителә. 1984 елда 12 хикәяне эченә алган «Су өстендә чәчәкләр» хикәяләр җыентыгы чыга.

1993 елның 12 октябрендә вафат. Зәй районының Бигеш авылы зиратында җирләнгән.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Рәсимә, ике кызы.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2005 елда Әлмәт районы Урсала авылындагы (2008 елдан Әлмәт шәһәренең микрорайоны) урамга язучының исеме бирелгән[2].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: Татар энциклопедиясе институты. 1997.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда (төзүчеләре Р.Н. Даутов һәм Р.Ф. Рахмани). Казан: ТКН, 2009.
  2. Флүр Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. К.: «Идел-пресс», 2006. ISBN 5-85247-005-4
  3. Әхмәдулла Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе» ДУП , 2003.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]