Шамил Колбарисов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шамил Колбарисов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Җенес ир-ат
Ватандашлык Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Туу датасы 23 май 1923(1923-05-23)
Үлем датасы 2004
Һөнәр төре көйязар, җырчы
Музыкаль инструмент тавыш[d]
Бүләкләр

Колбарисов Шамил Зөфәр улы (23 май 1923 ел30 сентябрь 2004 ел) — башкорт композиторы, җырчы (баритон) һәм режиссер. 1978 елдан ССРБ Композиторлар берлеге әгъзасы. Бөек Ватан сугышында катнашучы. РСФСР-ның (1990) һәм Башкорт АССР-ының (1968) атказанган сәнгать эшлеклесе. II дәрәҗә Ватан сугышы (1985) һәм «Хөрмәт Билгесе» (1957) орденнары кавалеры.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шамил Зөфәр улы Колбарисов 1923 елның 23 маенда  Уфа губернасы Уфа кантонының Нөрле авылында (Башкортстан Республикасының Уфа районы) туа.  1945 елда Башкортстан музыка училищесына керә һәм Н. А. Караулова классы буенча 1948 елда тәмамлый.

1952 елда П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясендә вокал (педагоглар С. Н. Стрельцов, В. Ф. Карин), композиция (педагог Е. О. Месснер) белгечлеге буенча белем ала.

1952 елдан  Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрының  солисты һәм режиссеры булып эшли. Шамил Колбарисов 50-дән артык опера партиясен башкара.   1968 елдан — Башкорт дәүләт филармониясендә солист һәм режиссер, 1974 елдан сәнгать җитәкчесе булып эшли. Филармониянең 70 тән артык тамаша программасының режиссеры була. 1978—1989 елларда — Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының музыкаль бүлеге мөдире. 

1955 елда Мәскәүдә үткән Башкорт әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнаша.

Шамил Зөфәр улы — «Бер кабынса гыйшык уты» (Ш. Биккол  һәм Ш. Колбарисов либреттосы, 1965 елда куела), «Гөлсөярнең сөйгәне» (Н. Асанбаев либреттосы, 1983) дигән оперетталар, симфоник оркестр өчен «Бәйрәм увертюрасы» (1982), «Халыкка дан» кантатасы (1952), Ш. Биккол шигыренә «Урал» хор поэмасы (1953), башкорт шагыйрьләренең шигырьләренә 100-ләгән җыр һәм романс, Башкортстан театрларында куелган 40-тан артык тамаша музыкасы авторы. 

Партияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

җырлары:

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Хезмәт Билгесе» ордены (1957)
  • 2-се дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985)
  • БАССР-ның атказанган сәнгать эшлеклесе (1968)
  • РСФСР-ның атказанган сәнгать эшлеклесе (1990)
  • Бөек Җиңүнең 55 еллыгына багышланган Җөмһүрият музыкаль әсәрләр конкурсы лауреаты (2000).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]