Ярминкә мәчете (Түбән Новгород)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ярминкә мәчете (Түбән Новгород) latin yazuında])


Мәчет
Ярминкә мәчете, Базар мәчете
рус. Ярмарочная мечеть
Ил Россия
шәһәр Түбән Новгород , Канавино районы, Марат ур.
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Нигезләнгән 1822
Төзелеш еллары 20232027 еллар
Төп даталар:
1822 (төзелеш башлану)
1827 (төзелеш тәмамлану)
1930 (мәчет җимерелү)
2023 (төзелеш башлану)
Халәте төзелә

Ярминкә мәчете (рус. Ярмарочная мечеть) ― тарихи мәчет, Түбән Новгород шәһәренең Канавино районында төзелүче ислам гыйбадәтханәсе. Яңа бинага 2023 елның 9 июлендә нигез ташы салынган. Бинаны 2027 елга, тарихи Ярминкә мәчете ачылуның 200 еллыгына төзеп бетерү планлаштырыла.[1] Яңа мәчет меңгә кадәр кешене сыйдырачак. Территориядә административ бина булдыру планлаштырыла, анда дога кылучыларны укыту өчен өстәмә биналар, балалар мәдрәсәсе урнаштырылачак, шулай ук ислам музее булачак, ярминкә мәчете музее җиһазландырылачак. Марат урамы һәм Ока яр буе төзекләндереләчәк.[2]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тарихи Ярминкә мәчете Окада су ташу вакытында

1817 елда, беренче сәүдә сезонында ук Түбән Новгород ярминкәсендә мөселман сәүдәгәрләре агач мәчет төзегәннәр. Берникадәр вакыт ярминкәдә мәчетнең вакытлыча агач бинасы яки гыйбадәт йорты эшләгән.[3]

1820 елда Ырынбур мөселман диния нәзарәте мөфтие Мөхәммәтҗан Хөсәенов Түбән Новгород губернаторы А. С. Крюковтан ярминкә территориясендә мәчет төзү мәсьәләсен карауны сорый, Казан губернасы Спас өязе Иске Үргәагар мәчете имамы Габделсаттар Шәфиевны ярминкә чорына биш вакыт һәм җомга намазларын башкару өчен җибәрүен хәбәр итә. Губернатор ярминкә территориясендә мәчет өчен урын бүлеп бирергә боера. [3]

Язучы һәм рәссам, «Отечественные записки» журналын нигезләүче һәм аның 1818–1830 еллардагы баш мөхәррире Павел Свиньин[d] (1787–1839) 1820 елгы ярминкәне сурәтләгәндә, анда мәчет булуын да хәбәр итә. Ш. Мәрҗани 1822 елда Ярминкә мәчете төзелүе (яки төзелә башлавы) турында язган.[3]

Агач мәчет бинасы 1827 елда казна хисабына таштан төзелгән яңа Ярминкә мәчете районында урнашкан булган. Таш мәчет архитектор А. Л. Леер проекты буенча төзелгән. [3]

1857 елгы янгын Ислам гыйбадәтханәсе бинасына зур зыян китермәгән. Әмма 1859 елдагы уттан нык зыян күргән мәчеткә капиталь ремонт дәүләт акчалары яки ярминкә комитеты хисабына башкарыла.

1913 елда яңа Ярминкә мәчете урынына нигез ташы салына, әмма мәчет төзелми кала.

Большевиклар хакимияткә килгәч, мәчет бинасын заманча ихтыяҗларга яраклаштырырга тырышалар, бинаның беренче эчке кыяфәтен күп санлы үзгәртеп корулар белән бозалар.[3]

Мәчет бинасын капиталь ремонтлау проекты тормышка ашырылмаган, 1930 елда мөселман җәмгыяте таратылгач, Ярминкә мәчете бинасы да юкка чыккан.[4]

Яңа бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Түбән Новгород ярминкә мәчетен торгызу идеясен 2000-еллар башында җирле мөселманнар күтәреп чыга һәм Түбән Новгород өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте шәһәр хакимияте белән эшли башлый.

2008 елда ул вакытта әле Түбән Новгород өлкәсе МДН рәисенең беренче урынбасары булган Дамир Мөхетдинов РФ Президентына төзелеш өчен урын бүлеп бирелүен сорап мөрәҗәгать иткән, соңыннан проектны мөфти шәех Равил Гайнетдин һәм Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин, Түбән Новгород һәм Арзамас митрополиты Георгий хуплаган. [5][6]

Ярминкә мәчетенә нигез ташы салу Идел буе Болгары халыкларының исламны рәсми кабул итүенә 1100 ел тулуга әзерлек этабында ук планлаштырылган булган. Түбән Новгород өлкәсе Хөкүмәте Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте белән берлектә Ока яр буендагы борынгы бинаны торгызу өстендә эш алып бара. Проект Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин патронаты астында гамәлгә ашырыла: ул шулай ук Идел буе Болгарының Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуны әзерләү һәм бәйрәм итү буенча оештыру комитеты рәисе булып тора. [7]

2023 елның 4 июлендә Ярминкә мәчетен торгызу өчен территория әзерләү буенча өмә уздырылган. Булачак мәчет территориясендә беренче Өйлә намазы (зухр) укылган.[8]

Нигез ташы салу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2023 елның 9 июлендә Ярминкә мәчете төзелеше нигезенә беренче таш салу тантанасы узган. Тантанада Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Сергеевич Никитин[d], Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы урынбасары Андрей Гнеушев, ТР Премьер-министры урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Васил Шәйхразиев, Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов, Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе урынбасары – нәзарәтнең эшләр идарәчесе Рафик Фәттахетдинов (Ярминкә мәчетен торгызу проекты кураторы) [9], Түбән Новгород өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Гаяз Закиров, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Түбән Новгород мэры Юрий Владимирович Шалабаев[d] һ. б. катнашкан.[10]

Мәчет төзү өчен дүрт ел кирәк булачак. 6187 квадрат метр мәйданлы участок Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәтенә бүлеп бирелгән. 2022 ел бәяләре буенча проектның бәясе 750 млн сум тәшкил иткән, аларны спонсорлардан ярдәм сыйфатында алу планлаштырыла.[11] Яңа мәчет үзенең элгәресенең тарихи кыяфәтен кабатлаячак. [2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Андрей Репин. Ярмарочную мечеть восстановят в Нижнем Новгороде. Коммерсантъ Нижний Новгород, 09.07.2023(рус.)
  2. 2,0 2,1 Марина Ревягина. Возрождение Ярмарочной мечети: Где она будет располагаться и сохранит ли свой прежний облик? ГТРК Нижний Новгород, 9.07.2023(рус.)
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 Ярмарочная мечеть, Нижний Новгород. ВКонтакте
  4. Сенюткина О. Н., Загидуллин И. К.. Нижегородская ярмарочная мечеть. idmedina.ru. 2020-01-10 тикшерелгән.
  5. В Нижнем Новгороде заложен первый камень в воссоздании Ярмарочной соборной мечети, утраченной в 1930-х годах. Нижегородская правда, 9.07.2023(рус.)
  6. В Нижнем Новгороде заложили камень Нижегородской ярмарочной мечети. muslim.ru, 9.07.2023
  7. Анастасия Малышева. Ярмарочную мечеть воссоздадут на Окской набережной в Нижнем Новгороде. gipernn.ru,13.09.2022(рус.)
  8. Прошёл субботник по подготовке территории для воссоздания Ярмарочной мечети.(үле сылтама) islamnn.ru, 4.07.2023
  9. Заместитель председателя ДУМ РФ Рафик Анварович Фаттахетдинов удостоен государственных наград. muslim.ru, 11.07.2023
  10. Салават Камалетдинов. В Нижнем Новгороде возродят Ярмарочную мечеть — прошла церемония закладки камня. Татар-информ, 9.07.2023
  11. Анна Синаревская. Камень под строительство Ярмарочной мечети заложили в Нижнем Новгороде. gipernn.ru, 10.07.2023

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]