Динис Бүләков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Динис Бүләков latin yazuında])
(Dinis Büläkov битеннән юнәлтелде)
Динис Бүләков

Динис Бүләков
Тугач бирелгән исеме: Динис Мөдәрис улы Бүләков
Туу датасы: 18 май 1944(1944-05-18)
Туу урыны: Мәләвез районы, Арслан авылы, БАССР
Үлем датасы: 14.03. 1995
Үлем урыны: Уфа
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Русия Русия
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1971-1995
Юнәлеш: проза
Жанр: роман, повесть, хикәя
Иҗат итү теле: башкорт теле
Дебют: «Кояш ярчыгы» (1971)
Премияләр: Салават Юлаев премиясе (1993)
Г. Сәләм премиясе (1980)

Динис Бүләков (Динис Мөдәрис улы Бүләков, баш. Динис Мөҙәрис улы Бүләков) – язучы. Г. Сәләм премиясе (1980), Салават Юлаев премиясе (1993) лауреаты. БР язучылар берлеге рәисе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1944 елның 18 маенда БАССР Мәләвез районы Арслан авылында туган. Воскресенский урта мәктәбен , Бәләбәй авыл хуҗалыгы техникумын (1964), Мәскәүдә әдәбият институтын (1974) тәмамлый. 1964-1965 елларда Бәләбәй районы «Җиңү байрагы» газетасында эшли. 1965-1968 елларда хәрби хезмәттә. «Совет Башкортстаны» газетасында, «Агыйдел» журналында әдәби хезмәткәр, «Пионер» урналының баш мөхәррире була.

  • 1986 елдан радио һәм телевидение комитеты рәисе.
  • 1986-1990 – БР журналистлар берлеге рәисе.
  • 1988-1995 – БАССР (БР) язучылар берлеге рәисе.[1]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Д.Бүләков китабы (рус.)

Урта мәктәптә, техникумда укыганда ук әдәбият белән кызыксына, шигырьләрен республика матбугатында бастыра. Беренче хикәяләр җыентыгы «Кояш ярчыгы» 1971 елда нәшер ителә. «Авылымның ак өйләре» (1973), «Сары сандугач баласы» (1975), «Акбүз алышка чыга» (1977), «Кыңгырау чәчәк» (1979) повестьларында мавыктыргыч образлар тудыра. «Упкын читендә бию» (1981), «Кыерчык ай» (1983), «Чаган яфрак яңарта» (1985), «Шарлавык» (1987), «Килмешәк» (1988) повесть-романнары белән сәләтле прозаик икәнен раслый. «Гомер бер генә» (1994), «Туздырылган тәмуг» (1996) романнары рухи дөнья проблемасын калку күтәрә. «Төнге оҗмах» (1994) пьесасын язды. Балалар өчен әсәрләре бар.[2]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1973)

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәләвездә, Сибайда урамнар язучының исеме белән аталган.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Д. Бүләков. Әсәрләр. 2 томда. Уфа, 2001-2004..(башк.)

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә
башка чыганаклар

БР әдәби картасы (рус.)

башкорт белешмәлеге(үле сылтама) .(башк.)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]