OneDrive
Microsoft OneDrive (кыскача — OneDrive; элеккеге исеме Windows Live SkyDrive; башта Windows Live Folders) 2007 елның август аенда болытта мәгълүмат саклау өчен ясалган интернет-сервис. Ул Microsoft компаниясе тарафыннан идарә ителә[1][2][3]. Windows операцион системасының онлайн өлеше булып тора. SkyDrive сервисы 7 ГБ'ка кадәр мәгълүмат сакларга ярдәм итә[4] (яисә 25 ГБ, бу бушлай яңарту мөмкинлекләренә ия булган кулланучылар[4]) в упорядоченном с помощью стандартных папок виде[5]. Рәсемнәрне карау эскизлар һәм слайд-шоу формасында карарга мөмкин[5].
Бөтен файллар һәм папкалар өчен керү мөмкинлекләрен сайларга мөмкин — монда тулы мөмкинлекләрдән алып, тулысынча ябыкларга (шәхсигә) кадәр [5].
Android, iOS, Windows Phone, Windows (шулай ук Windows 8) һәм Mac OS X әчен кулланучы кушымталары чыгарылган.
Үзенчәлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Office Web Apps Microsoft OneDrive'ка Office Web Apps исемле онлайн үзгәртү үзәген дә өсти. Аның ярдәмендә кулланучы веб-браузер тәрәзәсеендә үк Microsoft Office файлларын яңарта, үзгәртә ала. Шулай ук кулланучылар Word, Excel, PowerPoint һәм OneNote файлларын браузерда ук ясый ала.
Форматларны тәэмин итү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
OneDrive PDF форматын карый ала, шулай ук монда ODF стандарты да керә. SkyDrive эзләве ярдәмендә PDF форматындагы файлларда эзләп юк, әмма анда Microsoft Office пакетындагы файлларда эзләү мөмкинлеге бар, боларга: DOC., DOCX., PPT., PPTX., XLS һәм XLSX керә.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Microsoft запустила бесплатный веб-офис. CNews (2010-06-08). әлеге чыганактан 2012-05-25 архивланды. 2012-05-25 тикшерелгән.
- ↑ Еще один подарок от Microsoft // Комсомольская правда.
- ↑ Бесплатное ТВ и другие полезные программы // Газета.ру.
- ↑ 4,0 4,1 Microsoft внесла ряд улучшений в сервис SkyDrive. ITC.ua (24 апреля 2012). әлеге чыганактан 2012-07-06 архивланды. 2012-05-05 тикшерелгән.
- ↑ 5,0 5,1 5,2 Центр справки службы Windows Live SkyDrive.
Калып:Microsoft Калып:Microsoft Office Калып:Болытта мәгълүмат саклау үзәкләре