Википедия:Сәләт ВикиМәктәбе
- Шулай ук карагыз: wmru:Вики-школа Сәләт.
Проект башбите |
Сәләт викимәктәбе | Вики-клублар | Татарча язучы викимедистлар төркеме |
«Мәгариф өчен Википедия» методик үзәге |
Белем бирү оешмалары проектлары |
Галерея, китапханә архив һәм музейлар проектлары үзәге |
«Википедия һәм фән» проекты |
Тәҗрибә уртаклашу чаралары |
Бу битнең кыскача аңлатмасы / Bu bitneñ qısqaça añlatması: Бу бит «Сәләт» чикләрендә оештырылган викимәктәп проектына багышлана. |
Бәйле сорау-тәкъдимнәрне зинһар аның аралашу битендә калдырыгыз. |
2017-2018 уку елыннан башлап, проект Тимерхан Шәйхетдинов җитәкчелеге астында Татарстан Республикасы "Сәләт" яшьләр иҗтимагый фонды һәм Викимедиа җәмгыятенең татар телле катаншучылары төркеме эшчәнлеге чикләрендә үсә.
“ | ...Җилкендереп йөрәкләрне, Ашкын дустым бөеклеккә, Еллар үтеп, кешелекне Өйрәт син изгелеккә... |
” |
“ | Күз алдыгызга һәрбер кеше барлык булган гыйлемгә ирекле рәвештә ирешә алган бер дөньяны китерегез. Гамәлләребез нәкъ шуңа юнәлгән. |
” |
— Викимедиа фонды карамагындагы барлык проектлар өчен иң югары идеал тасвирланмасы |
Оффлайн очрашулар
[вики-текстны үзгәртү]Бу проект чикләрендәге төп оффлайн викиочрашулар Сәләт Йортында (Казанның Вахитов районы, Островский ур., 23 нче йорт) шимбә көннәре, гадәттә, сәгать 14:30-15:30 арасында уза.
Уку-укыту программасы
[вики-текстны үзгәртү]“ | Әнә килә автомабиль,төягәннәр сарымсак Үзебез дә гырамотный — укып чыгарбыз, теләсәк... |
” |
Сәлкешләргә файдалы булган кораллар белән таныштыру, аларны куллану сәләтләрен үстерү:
- Дөньяның бар белемен тәртипле килеш тасвирлаган Викимәгълүмат ирекле мәгълүмат базасы мөмкинлекләре
- Википедиянең иң югары стандартларына туры килүче энциклопедик мәкаләләр язарга өйрәтү
- белем бирү өчен файдалы булган ирекле мультимедиа файлларын Викиҗыентыкка йөкләү
- аерым темалар буенча ирекле дәреслек һәм белешмәлекләр язуга багышланган Татар Викикитабы мохите белән танышу
- журналистика белән кызыксынганнарга Татар Викихәбәрләре мохитендә тәҗрибә туплап, чын хәбәрче таныклыгын алу мөмкинлегеннән файдалану
- һәм башкалар
Программа ахырына якынлашканда, катнашучылар өчен «Иң яхшы мәкалә» конкурсы үткәрелергә мөмкин.
Викисәфәрләр
[вики-текстны үзгәртү]- Шулай ук карагыз: wikivoyage:ru:Wikivoyage:Википроект:Альтернативные викиэкспедиции.
Викисәфәр — билгеле бер истәлекле урын турында Википедиядә язу максатыннан аңа сәяхәт. Википедиячеләрдән кала сәфәрдә барлык теләк белдергән кешеләр катнаша ала. Сәфәргә баручы төркемгә шулай ук истәлекле урын хакында мәгълүмат иясе булган белгеч чакырыла.
Викисәфәрләр планы:
- 6/02/2019 – Биләр музей-тыюлыгы;
- 22/02/2019 – Иске Казан музей-тыюлыгы;
- 28/03/2019 – Арча районы истәлекле урыннары.
- 18-19/04/2019 – Шиһабетдин Мәрҗани истәлегенә багышланган викисәфәр.
- 7/11/2019 - Иннополис
- 29/11/2019 - Яшел Үзән районы
Кораллар
[вики-текстны үзгәртү]Һәрбер катнашучының булырга тиешле кораллар:
- татар теле клавиатура раскладкасы (төймәсары) урнаштырылган ноутбук-санак булуы көтелә (Сәләт IT үзәге тәэмин итә), кимендә — татар раскладкалы планшет-санак яки смартфон
- Wi-Fi яки мобиль интернет (инструктор смартфоныннан hotspot оештыра ала)
- Теркәлгән Викимедиа хисап язмасы (теркәлү турында)
- Тышкы чараларда:
- Вики-экскурсия яки экспедицияләргә — сыйфатлы фотоаппарат, кимендә смартфон
- Вики-семинар яки конференцияләргә — тәҗрибәсе буенча әзерләнгән презентация (Русиядә русча, чит илләрдә инглизчә)
Сәлкешләргә моннан ни?
[вики-текстны үзгәртү]- Үз проектларыгызны популярлаштыру өчен иң нәтиҗәле платформалардан берсенең ничек эшләве белән танышу
- Тормыш буе белем алу көтелгән чорда белем дөньясында кайнауның иң кызыклы һәм җиңел юлын үз итү
- Виртуаль мохиттә күпкатнашучылы такым проектларында нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен кирәкле белем үзләштерү
- Русиякүләм, Үзәк һәм Көнчыгыш Аурупа регионы һәм бөтендөнья бәйгеләре, фәнни-гамәли конференцияләр, семинарлар һәм башка вакыйгаларда катнашу мөмкинлекләре
- Дөньякүләм гыйлем гаиләсенә кушылу, бөтен регионнарда һәм илләрдә ярдәмгә әзер булган ышанычлы контактлар челтәрендә катнашу, яңа дуслар табу
- Татар теле һәм дөньясы, яшәгән регион, илегез һәм бөтен кешелекнең киләчәген үз кулларына алырлык шәхесләр даирәсенә керү
- һәм башкалар
Проект турында
[вики-текстны үзгәртү]Проект Җәүдәт Сөләйманов өндәве һәм «Сәләт» Фондының кызыксынуы сәбәпле Викимедиа хәрәкәтенең Татарча язучы викимедистлар төркеме вәкилләре белән гамәли белем бирү мәсьәләсендә хезмәттәшлектә үсә.[1]
Максат һәм бурычлар
[вики-текстны үзгәртү]Проектның максаты:
- Сәләт хәрәкәтендә катнашучы сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне “Викимедиа” замана белем платформасы белән таныштыру һәм аның мөмкинлекләрен куллануны өйрәтү.
Проектның бурычлары:
- Сәләт хәрәкәте вәкилләрен үз проектларында Вики-мохит биргән мөмкинлекләрне куллана алуларына әзерләү;
- бүгенге җәмгыятьтә интеллект һәм мәгълүматны беренче урынга кую идеяләрен алга этәрү;
- Сәләт хәрәкәтендә катнашучы балаларда мәкаләләр язу һәм иҗтимагый активлык дәрәҗәсен арттыру;
- Татарстан Республикасы яшь лидерларында позитив иҗтимагый һәм профессиональ имидж булдыру.
Остазлар
[вики-текстны үзгәртү]Викимедиа проектларында катнашучыларның эшләрен күзәтеп тикшерү максатыннан Остазлар шурасы булдырыла. Аның составы «Сәләт» ТРЯИФ генераль директоры тарафыннан раслана. Остазлар шурасы составына филология фәне белгечләре, Викимедиа проектларының тәҗрибәле кулланучылары, мәгариф хезмәткәрләре керә. Остазлар шурасы өстәмә рәвештә проектның конкурсларында махсус бүләкләр һәм номинацияләр билгели ала.
Кулланма-белешмәлекләр
[вики-текстны үзгәртү]Ярдәмче материалларны Википедия:Ярдәм бүлегеннән табып була. Өстәмә ярдәм кирәк булганда, сораулар бирү алачыгыбызга рәхим итегез.
Шулай ук карагыз
[вики-текстны үзгәртү]- Сәләт ВикиМәктәбе @
- Сәләт рәсми сайтында (тат.)
- WMRU-Wiki'да (тат.)
- Meta-Wiki'да (ингл.)
- Русча Викихәбәрләрдә (рус.)
- Бу биткә мөрәҗәгатьләр статистикасы