Таллинн

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Таллинн latin yazuında])
(Tallinn битеннән юнәлтелде)
Таллинн
Карта
Ил Эстония
Өяз Харьюмаа
Координатлар 59°26'14"тн, 24°44'42"кнч
Башлык Михаил Кылварт[d]
Беренче телгә алу 1154
Элеккеге исемнәр Колывань, Рөвел
Мәйдан 159 км²
Халык саны 392 331 кеше
Сәгать кушагы UTC+2
Телефон коды +372
Рәсми сайт tallinn.ee
Кардәш шәһәрләр Вилнүс[1][2][3][…]

Таллинн (эст. Tallinn) — Эстониянең иң зур шәһәре һәм башкаласы.

Халык саны — 392 331 кеше (2011).[4]

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Таллинн Фин култыгының көньяк ярында, Һелсинкидан 80 километр көньяктарак урнашкан.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Уртача еллык температура — +5,9 °C
  • Уртача еллык җил тизлеге — 4,1 м/с
  • Уртача еллык һава дымлылыгы — 80%
Таллинн климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 9,3 10,1 15,9 27,2 29,7 31,2 34,3 33,9 28,5 22,0 12,8 10,6 34,3
Уртача максимум, °C −1,2 −1,6 2,3 9,2 15,2 18,8 21,8 20,4 15,2 9,4 3,4 0,3 9,4
Уртача температура, °C −3,4 −4,3 −1 4,5 10,1 14,1 17,2 16,0 11,3 6,5 1,3 −1,9 5,9
Уртача минимум, °C −5,8 −7 −4,2 0,6 5,2 9,6 12,7 12,0 7,8 3,8 −0,8 −4,2 2,5
Абсолют минимум, °C −31,1 −31 −25,5 −17,2 −5 0,0 4,0 2,1 −5 −10,5 −21,3 −31 −31,1
Явым-төшем нормасы, мм 49 32 31 30 36 57 74 73 60 65 61 49 618
Су температурасы, °C 1,0 0,5 0,6 2,3 6,5 11,8 16,2 16,7 13,0 9,5 6,0 2,8 7,3
Чыганак: Погода и климат ЕСИМО

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рус елъязмаларында беренче тапкыр 1154 елда Колывань буларак телгә алына. 1219 елда датчаннар тарафыннан басып алына, алар шәһәргә Рөвел исемне кушканнар.

1349 елда датчаннар шәһәрне Тевтон орденына саталар, соңрак Ливония ордены составына күчкән. Ливония ордены таркалгач соң, Швеция составына күчкән.

1558—83, 1570 — 71 һәм 1577 елларда шәһәр руслар тарафыннан уңышсыз камап алынган.

Төньяк сугышы барышында Рөвел Пётр I гаскәре алдында капитуляцияләнгән.

1904 елның 15 октябрендә — Россия-Япония сугышы барышында Балтыйк флоты Рөвелдән чыга.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1840[5] 1897[6] 1959[7] 1970[8] 1979[9] 1989[10] 2000[11] 2011[12]
23 259 64 572 281 714 362 706 429 727 482 037 400 378 392 331

Милли состав (2000): эстоннар — 53,7%, руслар — 36,5%, украиннар — 3,7%, белоруслар — 2,0%.[11]

Эчке бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

8 өлеш:

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Европа башкалалары