Йосыф Дәүләтшин
Йосыф Дәүләтшин | |
---|---|
Туган телдә исем | Йосыф Ирек улы Дәүләтшин |
Туган | 21 гыйнвар 1980 (44 яшь) Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, ТАССР, Сарман районы , Сарман |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе→ РФ |
Һөнәре | дин әһеле |
Балалар | дүрт малай, ике кыз |
Ата-ана |
|
Йосыф Дәүләтшин, Йосыф (Әлмар) Ирек улы Дәүләтшин (21.01.1980, ТАССР, Сарман районы, Сарман) — дин әһеле, 2005 елга кадәр Сарман районы имам-мөхтәсибе, 2005 - 2017 елларда Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе, 2017 елның августыннан Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары имам-мөхтәсибе.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1980 елның 21 гыйнварында Татарстан АССР Сарман районы Сарман авылында эшче гаиләсендә туган. Әтисе Ирек Йосыф улы — эретеп ябыштыручы булып эшли, әнисе Бриллиант Вәли кызы, фотограф булып хезмәт итә, Татарстанның атказанган көнкүреш хезмәткәре. Сеңлесе Алсу.
1986 — 1995 елларда Сарман гимназиясендә белем ала. 1995 — 1996 елларда Яр Чаллы шәһәренең «Нуретдин» мәдрәсәсендә укый. Читтән торып Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен (2000), Яр Чаллының «Йолдыз» мәдрәсәсен (2000), читтән торып Түбән Кама муниципаль институтының филология бүлеген (2011), Россия ислам институтының ислам теологиясе фәне буенча магистратурасын тәмамлаган.
1996 елдан Сарманның «Тәүфыйк» мәчете имамы, 2005 елга кадәр Сарман районы имам-мөхтәсибе. Мөфти Госман Исхакый тәкъдиме белән, 2005- 2017 елларда Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе. Мөфти Камил Сәмигуллин чакыруы буенча, 2017 елның августыннан Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары имам-мөхтәсибе.
2000 — 2003 елларда Әлмәт шәһәренең «Луч» телеканалында «Ислам нуры» тапшыруларын алып бара.
Гарәп телен яхшы белә, берничә дини китап авторы.
Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Хатыны Ландыш белән дүрт ул, ике кыз үстерәләр: Ясир, Рәсүл, Хәлил, Юныс, Ясминә, Хәнсә.
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Илһамлы Сарман. Төзүчесе һәм мөхәррире Дамир Гарифуллин. К.: «Яз», 2017, 348нче бит. ISBN 978-5-9500696-1-1
- Сарман районы энциклопедиясе. Төзүче - мөхәррире Дамир Гарифуллин. 1 нче китап. Яр Чаллы: «Идел-йорт» нәшрияты, 2000, 71нче бит.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Нәзирә Дәүләтшина. Бездә толерантлык юк. «Мәдәни җомга», 31.05.2018
- ДУМ РТ. Мухтасибаты. Вахитовский и Приволжский районы г. Казани