Тюльпан (ансамбль)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тюльпан (ансамбль) latin yazuında])
Калмык дәүләт «Тюльпан» җыр һәм бию ансамбле
рәсем
Төп мәгълүмат
Жанр

фольклор

Барлыкка килгән

1937

Таркалган

1943-1957

Илләр

Русия Русия
(Калмыкия)

Шәһәр

Элиста

Бүтән исем

Калмык АССР җыр, бию һәм музыка ансамбле (1937-1943)

Тел

калмык, рус

Состав

16 биюче, оркестрда 8, хорда 4 артист

http://tulpan-elista.ru/

«Тюльпан», Калмык дәүләт «Тюльпан» җыр һәм бию ансамбле — Калмыкияның башкаласы Элиста шәһәрендә иҗат итүче, дәүләт карамагындагы сәнгать коллективы. Калмык АССРның О.И. Городовиков исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.

Сәнгать җитәкчесе (2013 елдан) — Валерий Эрдниев, РФ атказанган артисты, РФ хөкүмәте премиясе лауреаты (2013).
Директор — Тюрбя Босхомджиев , КР атказанган мәдәният хезмәткәре.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Далай-лама XIV белән. Һиндстан, 2014
Афиша
  • Калмык дәүләт җыр һәм бию ансамбле 1937 елның октябренда оештырылган[1].
  • Калмык драма театры каршында 44 кешелек калмык милли хоры һәм халык уен кораллары оркестры оештырыла. Ансамбль үз үсешендә республиканың һөнәри сәнгате үсеше баскычларын кабатлый. Оештыручылары — коллективның беренче сәнгать җитәкчесе Николай Рябченко («Бәхет» исемле беренче калмык операсы авторы), үзешчән композитор О.С-Г. Дорджин, хормейстер Надежда Кухаренко, балетмейстер Арзо Ованесян.
  • 1938 Сталинград һәм Әстерхан өлкәләрендә беренче чыгышлары уза.
  • 1939 ел, март Мәскәүдә «Калмык әдәбияты һәм сәнгате көннәре»ндә катнаша.
  • 1943 елда, калмык халкын Ерак Көнчыгышка һәм Себергә сөрү нәтиҗәсендә[2], ансамбль эшчәнлеген туктата.
  • 1957 елда Элиста шәһәрендә эшчәнлеген торгыза[3].
  • 1957 елның 4 ноябренда яңартылган төркемнең беренче концерты уза.
  • 1958 елда балетмейстер итеп Зыя Закир улы Фәттахов (Фәктахов) билгеләнә.
  • 1959 Төньяк Кавказ курортларында зур чыгышлары оештырыла.
  • 1967 II БөтенРоссия хореография коллективларының бәйгесендә (Мәскәү) «Табунчылар ялы» күмәк ирләр биюе (Григорий Чудак куйган) белән катнашып, диплом ала.
  • 1970 елда чит илдә (Монголия) беренче гастрольләре уза.
  • 1970 Ленинградта «Калмык АССР әдәбияты һәм сәнгате ункөнлеге»ндә катнаша.
  • 1972 елда ятхи уен коралында уйнаучылар төркеме оеша.

Чит илдә чыгышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Монголия (1970), Чехословакия (1976), Кытай, Лаос, Польша, Һиндстан, Италия, Швейцария, Америка, Франция, Испаниядә колоритлы калмык биюенә сокланалар.

Ансамбль составы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Биючеләр төркемендә 16, оркестрда 8, хорда 4 артист эшли.
  • Фестивальләргә, чит илгә гастрольләргә 45 кешелек төркем бара.

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче елларда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Вальпургия төне» (Ш. Гуно «Фауст» операсыннан фрагмент)
  • «Конек-горбунок» балеты
  • «Корсар» балеты
  • «Бәхет» бер актлы калмык операсы (Николай Рябченко музыкасы)
  • «Калмык сюитасы» балеты (Николай Рябченко музыкасы )

1957 елларда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Бумба иле» (Бумбин орн) О.С-Г. Дорджин көе
  • «Комсомол, алга» (Комсомол, уралан) яшьләр гимны О.С-Г. Дорджин көе
  • «Җайдаклар маршы» О.С-Г. Дорджин көе
  • «Ока Городовиков» О.С-Г. Дорджин көе
  • «Гомерне кызганмыйча» О.С-Г. Дорджин көе
  • «Биек кызыл байрак» (Өндр улан туг) халык җыры
  • «Ялуха» ялгыз бию
  • «Җааҗа» ялгыз бию
  • «Ишкимдык» күмәк бию (Григорий Чудак куйган)
  • «Яшь хатыннар» (Берячуд) күмәк кызлар биюе (Григорий Чудак куйган)
  • «Табунчылар ялы» күмәк ирләр биюе (Григорий Чудак куйган)
  • «Шарка-Барка» күмәк бию
  • «Будля» күмәк бию
  • «Төгрәш» җыры
  • «Чыпчыклар» (Боһшурһас) җыры
  • «Тюльпан җыю» биюе (М. Ленский, В. Лаврентьев куйган)
  • «Мольджур»биюе (М. Ленский, В. Лаврентьев куйган)
  • «Чичирдык» биюе (М. Ленский, В. Лаврентьев куйган)
  • «Чыгып килүче кояш» (Өрүн һарсн нарн) җырлы-биюле күренеше


1967 елларда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Актүбә елгасы сулары» (Актүбин һолын усн) җыры
  • «Кичүдә ялгыз агач» (Һатлһна Һанц модн) җыры
  • «Чуар ситсы яулык» (Сартг эрәтә бүшмүд) җыры
  • «Кызыл калмыклар җыры» (Улан хальмгин дун) (халык көе, Валентина Джамбинова эшкәртүендә)
  • «Җааҗин ундг хоӊһр һалзн мөрн» җыры
  • «Деләш» халык җыры
  • «Сиңа, бердәнберем» (Иньг, чамдан) халык җыры
  • «Һалдма» халык җыры

Яңартылган репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Джангар» җырлы-биюле күренеше — дастан эчтәлеге буенча куелган.
  • «Оскэ цокдг» хореография күренеше — 1812 елгы Ватан сугышында катнашкан калмык сугышчыларын данлый.
  • «Чичирдык» биюе
  • «Ойрат кызлары» биюе
  • «Дербет товшуры» биюе
  • «Алтын көз» (Алтн тег) җыры
  • «Яңа ел» (Вулындун) җыры
  • «Йөрәк җыры» (Седклин дун) җыры
  • «Дустым минем» (Иньг мини) җыры

Сәнгать җитәкчеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Петр Надбитов, РФ, ЧР, КР атказанган сәнгать эшлеклесе.
  • Яков Абрамис , 1957 елдан сәнгать җитәкчесе.
  • А.О-Г. Цебеков, 1959 елдан сәнгать җитәкчесе , РФ атказанган сәнгать эшлеклесе.
  • Б.Н. Уджаев, РФ мәгариф отличнигы.
  • А.Н. Манджиев, КР атказанган сәнгать эшлеклесе.
  • А.Б. Манджиева, балетмейстер, КР атказанган артисты.

Катнашкан фестивальләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2014 елның 6 декабренда Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән Калмык дәүләт «Тюльпан» җыр һәм бию ансамбленың бердәм концерты оештырыла [4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Л. Цебиков. Государственный калмыцкий ансамбль песни и танца «Тюльпан». К 75 летию ансамбля. М., 2012.
  2. Петр Надбитов. Жизнь в вихре танца. Элиста: АПП «Джангар», 2005.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Решение Комитета по делам искусства при Совнаркоме Калмыцкой АССР от 1 октября 1937 года
  2. Указ Президиума Верховного Совета СССР от 28 декабря 1943 года о ликвидаии Калмыцкой АССР
  3. Постановление Совета Министров РСФСР от 22 февраля 1957 года
  4. Казан шәһәр порталында